Төмәндә яулык бәйләгән укучыны мәктәпкә кертмәскә тырышу низагыннан соң төбәк рәсмиләре мәсьәләне уңай хәл иткән. Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев үзенең Телеграм каналында хәбәр итте.
Нәгыев язуынча, 5 сентябрьдә кызның әтисе һәм мәктәп мөдире Төмән өлкәсенең вице-губернаторы Алексей Райдер белән очрашкан.
"Низаг хәл ителде. Кызга мәктәптә яулыктан йөрергә комачау итмәячәкләр. Моннан тыш, вице-губернатор Төмән өлкәсенең барлык мәктәпләрендә дә укучыларга яулык бәйләп йөрү тыелмаган дип әйтте. Моның өчен ата-аналар алдан мәктәп җитәкчелегенә хәбәр итәргә тиеш", дип белдерде ул.
2 сентябрьдә Төмән шәһәренең 88нче мәктәбенә хиҗап киеп килгән укучыны кертмәскә теләгәннәр. Әлеге низагны кызның әнисе видеога төшереп барган. Мәктәп мөдире Елена Головчак кызның башыннан яулыгын салуын таләп иткән. Соңрак ул видеода "Мәктәптән чыгыгыз! Мин полиция чакырам", дип әйтә. Низагтан соң кызның ата-анасы юридик ярдәм сорап Руслан Нәгыевка мөрәҗәгать иткән иде. Бу хәлне ул "Русия Конституциясендәге белем алу, шәхси тормыш, дин тоту хокукын бозу", дип атады.
Русия уку йортларында яулык бәйләп йөрү проблемы һәрдаим туып тора:
- Ике ел элек хиҗап кигәне өчен Омски көллиятенә кертелмәгән укучы Алинә Нәүрүзова мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Ул көллияттә яулык бәйләп дәрескә йөрүне тыючы кагыйдәләрне гамәлдән чыгаруны сораган иде. Мәхкәмә аның шикаятен канәгатьләндермәде.
- 2020 елда Екатеринбур шәһәрендәге Свердловски өлкә медицина көллияте абитуриентына уку йортында хиҗап киюне тыйдылар.
- Биш ел элек Сарански шәһәрендәге уку йортларында кызларга яулыкларын салырга йә өйдә укырга кушылуы хакында сөйләгән иде юрист Марат Ашимов Азатлыкка.
- Аңа кадәр Мордовиянең Азюрка авылында ислам дине кушканча яулык ябынып йөрүче укучыларны эзәрлекләгәннәр иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!