Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр яңа уйлап табылган 300ләп чит ил даруыннан мәхрүм калырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дөнья фармакология ширкәтләре Русиядә үз даруларын клиник тикшерүне туктатып тора. Якындагы ун елда яңа эшләнеп килүче 300ләп дару сатуга чыкмаска мөмкин, алар арасында хәзер дәвалап булмый дип саналган авыруларга каршы дарулар да бар, диелә.

Халыкара фармакология ширкәтләре Русиядә яңа дарулар әзерләүне туктатып тора. Шул сәбәпле алдагы ун елда русияләр 300 иң яңа даруны ала алмаска мөмкин, дип яза "Коммерсантъ" Мәскәү дәүләт медицина университетының дарулар эшләп табуда математик модельләштерү үзәге тикшеренүенә таянып.

"Дөнья фармакология ширкәтләре Русиядә үз даруларын клиник тикшерүне туктатып тора, бу авыруларга яңа буын препаратлары алуны авырлаштырачак. Якындагы ун елда яңа эшләнеп килүче 300ләп дару сатуга чыкмаска мөмкин, алар арасында хәзер дәвалап булмый дип саналган авыруларга каршы дарулар да бар", диелә язмада.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Janssen, Novartis, Pfizer кебек дару җитештерүче дөнья ширкәтләре Русиядә яңа клиник тикшеренүләрен туктатып торырга булды. Шул ук вакытта илдә клиник тикшеренүләрне төгәлләү күпчелек даруларны теркәү өчен кирәкле этап булып тора.

Inbio Ventures фәнни экспертиза венчур фонды җитәкчесе Илья Ясный фикеренчә, Русия ширкәтләре русияләрне яңа чит ил даруларының аналоглары белән тәэмин итә алмаячак. Сатуга чыгарылган даруларны кабатлап ясау, гади матдәләрне генә ясау өчен дә 3-5 ел кирәк булачак, ә катлаулы биомолекулалар өчен – 10 ел, аның уңышлы төгәлләнәсенә гарантия дә юк, дигән белгеч.

  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә. Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lilly-ның шикәр чиренә каршы дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
  • Март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
  • Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
  • Июнь башында Русия фармацевтика ширкәтләренә дару сыйфатын тикшерү җиһазлары җитми башлады. Мондый җиһазларны аерым алганда Американың Agilent Technologies, Waters, Phenomenex ширкәтләре, шулай ук Merck һәм Macherey-Nagel алман ширкәтләре җитештерә. Аларның кайберләре Русия белән хезмәттәшлекне тулысынча өзгән, ә кайберләре туктатып тора.
  • Июнь уртасында Русиядә инсулинга бәя артачагы хәбәр ителде. Бу даруханәләрдә инсулин калмау куркынычы, тауар җитештерү чыгымнары һәм логистика проблемнары белән бәйле диелде.
  • Августта Русиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да умыртка баганасы имгәнгән яки анда шеш булган, сидек куыгы эшчәнлеге бозылган, энурез белән авыручы балаларга кирәкле Дриптан даруы бетүе билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG