Русия баскынлыгындагы Кырымнан "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә уналты ел ярымга хөкем ителгән тхэквондо тренеры Теймур Абдуллаевны кабат 15 тәүлеккә штраф изоляторына (ШИЗО) япканнар.
Бу хакта тоткынның хатыны Алиме Абдуллаевага сылтанып "Кырым теләктәшлеге" яза.
Хокук яклаучылар белдерүенчә, Башкортостанның Салават шәһәрендәге 2нче санлы төзәтү колониясенә этаплаганнан бирле Абдуллаевны даими рәвештә ШИЗОга җибәреп торалар. Узган елның октябрь аена алынган мәгълүматларга караганда, Абдуллаев штраф изоляторында 870 көннән артык утырган.
Хатыны сөйләвенчә, күп еллар дәвамында ШИЗО һәм СУСта (кырыс шартлы камера) утыру сәбәпле Абдуллаевның сәламәтлеге какшаган. Абдуллаев еш кына ашказаны, бавыры һәм тешләре авыртуга зарлана. Отиттан соң аның бер колагы ишетми башлый, ә гипертония аркасында күз күреме начарланган.
Украина президентының Кырым автоном республикасындагы вәкиллеге, Абдуллаевның әнисе Диляра Абдуллаева сүзләренә таянып, 2025 елның 4 гыйнварында Теймур Абдуллаевның тоткынлыкта аңын югалта башлавын, бөеренә һәм бәвел куыгына салкын тидерүен хәбәр итте. Тоткынның анасы моны улының ШИЗОның салкын һәм дымлы камераларында утыруы белән бәйли.
"Ул диварлары бозланган ике метрлы бүлмәдә утыра, анда нибары бер артсыз урындык кына. Ятак иртәнге биштән кичке унга кадәр диварга күтәреп куела һәм Теймур көне буена басып яки бетонлы идәндә утырып торырга тиеш, бу аның сәламәтлеген тагын да какшата", – диелә вәкиллекнең хәбәрендә.
Ана әйтүенчә, Теймурга тиешле медицина ярдәме күрсәтелми. Вәкиллек тоткынның буыннар авыртуын баса торган препаратлар һәм ашказаны даруларын соравын, әмма колония җитәкчелеге "боларны тапшыру өчен төрле ясалма киртәләр тудыра".
Тоткынның анасы колония хезмәткәрләре улын җәмгыятьтән читләштерү генә түгел, аның сәламәтлеген һәм ихтыярын да юк итәргә тели дип саный. Ул ИК-2 җитәкчелегеннән тупас җаваплар алганын әйтә, җавапларның берсендә "Үлсә — хәбәр итәрбез" диелгән.
Бертуган Узеир һәм Теймур Абдуллаевларны 2016 елның октябрендә тагын өч кырымтатар белән бергә кулга алалар. Аларны "Хизб ут-Тәхрир"нең Акмәчет эше нигезендә "террорчы оешма" эшчәнлегендә катнашуда гаепләп, 2019 елның 18 июнендә озак елларга ирекләреннән мәхрүм иттеләр, иң катгый хөкем карары Абдуллаевка чыгарылды – кырыс шартлы колониядә 16 ел да 6 ай бирелде. Абдуллаев – "террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия ҖК 205.5 маддәсе 1 өлеше), калган дүрт кеше – бу оешма эшчәнлегендә катнашуда (Русия ҖК 205.5 маддәсе 2 өлеше) гаепләнде.
Рустем Исмаилов 14 елга, Айдер Салединов белән Эмиль Джемаденов — 12 елга хөкем ителде. Теймур һәм Узеир Абдуллаевларга мәхкәмә 17 һәм 13 ел бирде. 2019 елның декабрендә Русия Югары мәхкәмәсе җәза вакытын яртышар елга кыскартты. Соңрак аларны Башкортостан Республикасындагы төзәтү колонияләренә этапладылар.
Теймур Абдуллаев Салават шәһәрендәге №2 изоляторда утыра. Аны колониягә килү белән штраф изоляторына җибәрәләр. Шуннан бирле ШИЗОга утыртулар тукталмый, штраф изоляторыннан тыш, СУС камерасына (кырыс шартлы камера) да ябалар.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләүләр даими күренешкә әйләнде. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
- Русиядә тыелган (2003 елдан бирле РФ Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип танылган), ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
- Кырымтатарларның күпчелеге, эзәрлекләнүләрдән качып, Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. 2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы сугыш ачканнан соң, алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум