9 октябрьдә Казанның Тинчурин паркында активистлар Украинадагы сугышка каршы күмәк пикет оештырырга теләделәр. Әмма шәһәр мэриясе Русия гаскәрен "дискредитацияләр" дип шикләнеп, урам җыенын уздырырга рөхсәт бирмәде. Әлеге протест чарасын үз эшен туктаткан "Ачык Русия" хәрәкәтенең элекке әгъзасы, активист Ренат Сәлимов оештырырга теләгән.
Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Сәлимов илдә ачык төстә протест чараларын алып барып булмавы, Казанда халыкның кәефе үзгәрүе, Русиядә инкыйлаб булу ихтималы һәм Татарстанда милли күтәрелеш өчен нәрсә җитмәве турында сөйләде.
— Аңлавымча, сез үзегез Казандә яшәмисез. Ни өчен нәкъ Татарстан башкаласында күмәк пикет үткәрергә теләдегез?
— Бүген кешеләр пикетка чыкса, аларны кулга алалар, административ җаваплылыкка тарталар. Шуңа күрә мин Тинчурин паркында 10 кешедән дә артмаган кануни пикет уздырырга теләдем. Әгәр полиция килсә, без мэрия рөхсәт итте дип әйтер идек.
Конституция, кешенең сәяси карашларына карамастан, һәркем өчен дә бертөрле булырга тиеш. Путин сугышын яклаучыларга барлык чаралар уздырырга да рөхсәт ителгән. Хәтта коронавирус вакытында да стадионнарда җыелалар иде. Гәрчә, медицина таләпләре нигезендә мондый чараны оештырырга ярамаса да. Хәзер сугыш башланганнан соң каршы булучыларга җыелырга рөхсәт ителми. Казан мэриясе җавабында Путин Федерация шурасына мөрәҗәгать итте, "ЛНР" һәм "ДНР"ны якларга рөхсәт ителә дип әйтелә. Алайса Русия гаскәрләре Киевта, Харьковта нәрсә эшләп йөрде? Бу мәсьәләдә дә Путин үз кануннарын үтәми.
Мин мэриянең карарын шикаять итәргә теләгән идем. Юристлар моны эшләмәскә киңәш итте. Беренчедән, аннан бернинди файда юк, икенчедән, мөрәҗәгатьтә фейк язгансың диделәр.
— Бүген сезгә пикетка чыгарга рөхсәт итмиләр. Репрессив кануннар кабул ителде. Хәзер нинди юллар белән протест белдерергә була? Бүгенге шартларда нинди мөмкинлекләр бар?
Бер төн эчендә 100 листовка ябыштыру һәм почта тартмасына тарату күпкә нәтиҗәлерәк
— Минемчә, яшерен агитация алып барырга кирәк. Бу — листовкалар ябыштыру, почта тартмасына листовкалар тарату. Мин хәрби комиссариатларга ут төртүгә, радикал чаралар оештыруга каршы кеше. Яшьләргә моны эшләргә киңәш итмим. Күптән түгел Казанда бер кызны тоткарладылар. Ул нәрсәгә иреште? Аны террористик маддә нигезендә 10 елга утыртырга мөмкиннәр. Бер төн эчендә 100 листовка ябыштыру һәм почта тартмасына тарату күпкә нәтиҗәлерәк. Кешеләр иртән аны алып сугыш турында дөреслекне укый алачак. Син иректә калачаксың, кешеләр дә мәгълүмат алачак. Хәрби комиссариатны яндырсаң, барлык картотека электрон әсбапларда саклана бит.
Бүген кеше бер тапкыр протестка чыга ала. Ул административ кодексның 20.3.3 маддәсе нигезендә "армияне дискердитацияләү" өчен 30-50 мең сум штрафка тартылачак. Әгәр дә ел дәвамында канунны тагын бер кат бозса, җинаять эше ачылырга мөмкин. Шулай итеп кеше ике тапкыр урам чарасына чыга алмый дигән сүз. Сугыш башланганнан соң 5-6 мең кешене тоткарлаганнар иде. Һәрберсе административ җәзага тартылды. Мин моны зур штрафлар дип саныйм. Түбән хезмәт хакы алган кеше өчен 50 мең сум түләү авыр. Дәүләттә эшләсәң, эштән азат итәчәкләр. Дәүләт оешмалары, мәктәп, хастаханә – барысы да бюджеттан акча ала. Мәсәлән, Чаллыда укытучы Раушан Вәлиуллинны эшеннән алдылар, соңрак эш урынына кайтардылар. Ахыр чиктә ул Русиядән китте.
— Сез үзегез кайда яшисез?
— Мин Казан мэриясенә мөрәҗәгать язганда Петербурда идем. Петербур мэриясенә дә пикет оештыру турында хат юлладым, әмма бу мөрәҗәгатьне теркәмәделәр. Казанга исә заказлы хат җибәрдек. Мин 9 октябрьгә Татарстанга килергә җыенган идем. Ялгыз пикет уздырыргамы, юкмы – хәзер фикерләшәбез.
— Сез үзегез Русиядә, димәк.
— Әйе.
— Казан халкында протест кәефе күзәтеләме? Мәскәү белән чагыштырып нәрсә әйтергә була?
Һәркем үзенә повестка килү ихтималын аңлый. Халык нәрсә эшләргә дә белми
— Бүген кешеләр югалып калды, повесткалар килер дип уйламады. Бу өлешчә мобилизация түгел, тулы мобилизация булып чыкты. Фәрманда чакырылучы кешеләрнең яшь чикләве дә, кайсы җирлектән булачагы да һәм аларның саны да язылмаган. Һәркем үзенә повестка килү ихтималын аңлый. Халык нәрсә эшләргә дә белми. Һәр кеше илдән китә алмый. Баласы, ипотекасы, эше бар. Эш бирүчеләр үзләре үк хезмәткәрләренә повестка тапшыра. Алар эшсезлек булмасын өчен үз эшчеләрен фронтка җибәрәчәк.
— Ни өчен Дагыстанда халык мобилизациягә каршы күтәрелеп чыкты, ә Татарстанда кешеләр урамга чыкмый дип уйлыйсыз.
— Минемчә, Дагыстанга сугыштан "груз 200" бик күп кайткан. Авылларда халык моны белә. Аларның төп мотивы – туганнары, якыннары үлә. Элегрәк алар митингларга чыкмады. Дагыстан халкы курыкмый, административ һәм җинаять җаваплылыгы булуы турында хәбәрдар түгел. Ингушетиядә дә халык митингка чыкканнан соң җинаять эшләре ачылды. Кавказдан аермалы, Мәскәү, Петербур, Казанда эзәрлекләүнең нәрсә икәнен беләләр. Хәзер Дагыстанда да җинаять эшләре булачак. Киләсе митингка чыгарлармы, юкмы – карарбыз.
Бу нәрсә белән тәмамланыр, белмим. Путин Русиядән йә Төньяк Корея ясаячак, йә бу үзгәрешләр инкыйлабка әйләнергә мөмкин.
— Сез халыкта инкыйлаб кәефе бар дип саныйсызмы?
— Әлегә инкыйлаби вазгыять күзәтелми. Кешеләр югалып калган. Моңа өстәп лидерлар да юк. Русиядә Ленин кебек халыкны үз артыннан ияртә алган байрак күтәрүче кеше күренми. Аларны йә утырттылар, йә алар чит илгә киттеләр.
Алар сугышны милли республикалар белән җиңәргә теләде. Әмма барып чыкмады
Мин тарихчы буларак әйтәм, Октябрь инкыйлабына бер ел кала Ленинны беркем дә әллә ни белмәгән. Ул чит илдә яшәгән. Русия Беренче дөнья сугышында җиңелгәннән соң Ленин илгә кайта. Сугышның беренче аенда гына кешеләр эйфориядә йөри, аннан соң бер-берартлы җиңелә башлагач, халык хакимиятне күрәлми башлый. Бу дулкында Ленин күтәрелеп китә. Солдатлар арасында агитацион эш алып барыла, алар офицерларга каршы чыга. Русиядә инкыйлаб ясарга теләгән кеше Ленинны укырга тиеш. Моның өчен телеграф һәм тимер юл вокзалын түгел, ә провайдер, телевидениене яулап алырга, кирәкле кешеләрне кулга алырга кирәк. Кешеләр үзләре үк иярәчәк. Алар түрәләрне, депутатларны яратмый.
— Дагыстанга бик күп мәетләр кайта дип әйттегез. Русия Украинадагы сугышка иң элек урыс булмаган халыкларны җибәрә дигән мәгълүматны китерәләр. Сез килешәсезме?
— Әлбәттә, Бурятия, Калмыкстан, Татарстан, Башкортстан, Кавказ республикалары. Мәскәү белән Петербурдан егетләрне җибәрмәделәр бит. Алар сугышны милли республикалар белән җиңәргә теләде. Әмма барып чыкмады. Хәзер Мәскәүгә дә алындылар, ләкин монда болай да югары хезмәт хакы алып эшлиләр. Ни өчен алар акча эшлим дип сугышка барсын? Ә аз хезмәт хакы ала торган милли республикалардагы кешеләр өчен бу зур акча. Кемдер акча эшләргә дип, кемдер пропаганда йогынтысында сугышка китә. Русия хакимияте өчен милли республикалар жәл түгел. Инде телләрне дә тыйгач...
— Якыннарыгыз арасында повестка килгән кешеләр бармы?
— Туганнар, кардәшләргә килде. Алар җүләрлек белән хәрби комиссариатка китте. Медицина комиссиясендә тикшеренү узды. Кемгәдер икенче чиратта китәчәксең диделәр. Кайберләре чит илгә китү ягын карый. Әлегә якыннар арасында сугышка китүче юк. Мин аларга аңлатырга тырышам. Повестка бирсәләр дә, хәрби комиссариатка бармагыз дим. Аның өчен бары 300 сумнан 3 мең сумга кадәр штраф каралган.
— Сез басымнан, эзәрлекләнүдән курыкмыйсызмы?
— Мин үземнең исемгә теркәлгән сим-картаны кушмыйм. Экстремизмга каршы тору үзәге мобиль элемтә аша таба алмый. Мин теркәлгән урында да яшәмим. Әгәр дә минем рәсми яшәү урыным булган Чүпрәле районына килсәләр, мине таба алмаячаклар. 2019 елда "Ачык Русия" хәрәкәте әгъзасы булганда безне бик нык эзәрлекләделәр. Ул вакытта кем ничек кача алды, шулай эш итте. Менә шундый тәҗрибә бар.
— Үзегез Русиядән китәргә җыенмыйсызмы?
— Мин инде чит илдә яшәп алдым. Читтә яшәү ошамады, кире кайттым. Әгәр дә мине федераль эзләүгә игълан итсәләр, Казакъстан йә Беларус аша чит илгә китәчәкмен.
— Бу Украинадагы кризистан соң Татарстанда нинди үзгәрешләр булырга мөмкин? 90нчы еллардагы бәйсезлек дулкыны яңадан күтәрелә аламы?
— Әлегә әйтә алмыйм. Моның өчен Фәүзия Бәйрәмова кебек сәясәтчеләр, Миңтимер Шәймиев кебек федераль хакимият һәм җирле милли элита белән мөнәсәбәтләрне кора алучы кеше булырга тиеш. Бүген мондый кешеләр юк. Рөстәм Миңнеханов Путинга каршы бармаячак. Ул аны шундук вазифасыннан алачак. Халык кем артыннан иярергә тиеш? Мин әйтә алмыйм.
- 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
- Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
- Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум