Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина татарлары: җиңүгә ышанган украиннарда паника юк


Киевта Русиянең ракет һөҗүме нәтиҗәсе, 10 октябрь 2022
Киевта Русиянең ракет һөҗүме нәтиҗәсе, 10 октябрь 2022

Бүген иртәдән Русия Украинаның дистәләгән шәһәрләрен ракет һәм дроннар белән утка тотты. Нәтиҗәдә ким дигәндә 11 кеше һәлак булган, берничә дистә кеше яраланган. Азатлык Украинада яшәүче татарлар белән бүгенге хәлләр турында сөйләште.

10 октябрьдә Русия Украинаның зур шәһәрләренә 100дән артык ракет һәм дрон белән һөҗүм итте. Украина хәрбиләре аларның яртысыннан артыгын бәреп төшерүләре турында белдерә. Һөҗүмнәр илнең барлык диярлек өлкә үзәкләрендә дә булган.

Русия инфраструктура корылмаларына һәм энергия системына каршы барлык һөҗүмнәрнең дә уңышлы булуын белдерде.

Украина бүгенге һөҗүмнәр нәтиҗәсендә кимендә 11 кешенең һәлак булуын әйтә. Дистәләрчә кеше яраланган. Бер ракет Киев үзәгендә балалар уйный торган мәйданчыкка төшеп шартлаган. Киевта Шевченко һәм Ханенко музейларына, филармония бинасына, торак йортларга да һөҗүмнәр булуын белдерә Украина ягы.

Украинада 10 октябрьдә Русия һөҗүменә дучар булган шәһәрләр
Украинада 10 октябрьдә Русия һөҗүменә дучар булган шәһәрләр

Күпләр бу һөҗүмнәрне Кырым күперендә 8 сентябрь иртәсендә булган шартлау өчен җавап дип бәяли. Мәскәү Кырымны аннексияләгәннән соң төзелгән, ярымутрауны Русия белән тоташтыручы һәм Русия хәрбиләренең төп тәэминат юлы булган бу күпер Русия президенты Владимир Путинның уңышларын гәүдәләндерүче бер символ буларак та карала.

10 октябрьдә Русия Иминлек шурасы утырышында Путин Кырым күперен телгә алмаса да, Украинаны Русия җирләрендә террор гамәлләре кылуда гаепләп, бүгенге һөҗүмнәрне "җавап" дип атады һәм, "террор гамәлләре омтылышлары дәвам итсә, җаваплар кырыс булачак", дип белдерде.

Украинада яшәүче татарлар украиннарның бу хәлләрдән курыкмавын һәм Украина җиңәчәгенә ышануларын әйтә.

Киевтагы татар активисты Әлфия Шевченко май уртасыннан бирле башкаладан 60лап чакрым көнбатыштагы җәйге йортында яши.

Әлфия Шевченко
Әлфия Шевченко

— Бүген иртәнге сәгать тугызынчыда минем баш өстендә Русиянең бер ракетынмы, дронынмы Украин көчләре бәреп төшерде. Башта өч тапкыр аткан тавыш ишеттем. Аннан күккә карагач, кисәк кенә бер кечкенә болыт пәйда булды. Күрәсең аны ракет атып бәреп төшергәннәрдер, — ди Әлфия Шевченко.

Украина хәрбиләре Киевтан көнбатыштагы бу төбәктә Русиянең алты ракеты бәреп төшерелүен белдерде. Аларның калдыклары урманга төшкән. Шулай да Киевта һәм Киев янында кайбер ракетлар инфраструктура корылмаларына эләккән.

— Бүгенге һөҗүмнән соң электр да, интернет та бетте. Телефонның батарее тутырылган иде, әлегә телефон элемтәсе бар, — ди чыгышы белән Татарстаннан булган татар хатыны.

Бомбалаулар, ракет һөҗүмнәре булса да, халыкта бернинди паника булмавын әйтә ул.

— Без инде барыбер җиңәчәгебезне беләбез. Бүгенге шартлатулардан соң бернинди паника сизелмәде. Бәлки 2023 елда Украинаның җиңүе белән сугыш тәмамланыр дип өметләнәбез, ди Әлфия Шевченко.

Ул бүгенге һөҗүмне Кырым күперендә узган шимбә булган шартлау өчен үч алу дип кабул итә.

Шул генерал хәзер Украинада да үзенең Алеппо тәҗрибәсен куллана, күрәсең

— Путин Алеппо шәһәрен юк иткән генералны (Сергей Суровикин - ред.) Украидагы Русия гаскәрләренең башлыгы итеп куйды. Шул генерал хәзер Украинада да үзенең Алеппо тәҗрибәсен куллана, күрәсең. Тырыша, — ди Әлфия ханым.

Аның сүзләренчә, Кырым күперен шартлатуны украиннар шатланып кабул иткән.

— Аны төзи башлаганда ук юк итү турында хыялланалар иде. Чөнки ул канунсыз төзелде һәм сугыш башлангач ул күпер Украинага каршы сугышучы Русия гаскәрләрен тәэмин итү өчен кулланылды, — ди ул.

Әлфия Шевченко яшәгән авыл Киев янында Русия март аенда оккупацияләгән төбәктә урнашкан. Русия гаскәрләре чигенгәч, майда җәйге йортына килеп ул үз өендәге веранда тәрәзәләре, әйберләр саклау келәтенең ишеге шартлаулар нәтиҗәсендә ватылган булуын күргән.

— Минем өйдән ерак түгел генә бик күп өйләр, кибетләр тулысынча, мәктәп өлешчә җимерелгән иде. Балалар бакчасына да эләккән. Кайбер күршеләремнең йортлары янган, — ди Шевченко.

Биредә зыян күргән, түбәләре җимерелгән күп кенә йортлар әле дә төзәтелмәгән хәлдә, кайберәүләр йортларының түбәләре җимерелгән урыннарны полиэтилен япма белән генә каплаган.


Шулай ук Татарстанда туган, инде күптәннән Киевта яшәүче Зөлфирә Бойко өч сәгать метрода утырырга мәҗбүр булган.

— Ял көннәрендә дачада идем. Иртән кайтырга дип юлга чыктым. Сәгать 9да дачага шәһәрдән маршрут такси килә. Ул бер юлчыларны алып килә, икенчеләрне кайтарып куя.

Шәһәрдән килүчеләр "Киевка кайтмагыз, анда атышлар, шартлаулар куркыныч" дип безне кайтудан кире күндерергә тырышты. Шуннан соң чиратта торучыларның берничәсе кире дачаларына китте. Мин икеләнеп тордым-тордым да Киевка кайтырга булдым.

9:30да автобус белән Житомир метросына килеп җиттем. Анда метро кешеләр белән тулган иде. Гадәттә билет алырга кирәк, бүген бөтенесе дә ачык.

Платформага үттем. Метроның поездлары инде йөрми иде, чөнки Днепр елгасы аркылы үткәндә ачык күпер үтәләр, шуңа шартлату куркынычы бар.

Бәдрәфкә бик күп кеше чират тора дип сөйләштеләр. Эшкә шалтыратып "метрода утырам" дип әйттем. Алар миңа кире дачага китәргә киңәш итте. Ләкин автобуслар иртән һәм кичен генә йөри. Шуңа мин сабыр итеп көтәргә булдым.

Өч сәгать утыргач, 12:30да һава һөҗүме кисәтүе бетүен игълан иттеләр. Бөтен халык "ура" дип сөенде. Аннары инде поезд килде, — диде Бойко.

Зөлфирә Бойко (уңда)
Зөлфирә Бойко (уңда)

Ул үзе шартлаулар булган урыннан ерак яшәвен әйтә. Шулай да танышлары көне буе борчылып шалтыраткан.

— Халык борчулы, Русиягә ачулы. Кичке 11дән иртәнге 5кә кадәр комендат сәгате. Киевка кергәндә автобусларда паспортларны тикшерәләр, бүген әле метрода көтеп утырганда да янымда утырган бер ир кешене тикшерделәр, — диде Бойко.

Киевта яшәүче, исемен язмауны сораган икенче бер татар бүген күпләрнең өйдән генә эшләвен әйтте.

— Шартлау булган районнан машинада мин яшәгән урынга 20 минутлык юл, шуңадыр һава һөҗүме турында кисәтү тавышын ишетмәдем. Өйдән генә эшләдем. Шәһәрнең кайбер районнарында электр энергиясе проблемнары булды. Һава һөҗүме турында кисәтү булганда кибетләр эшләми тора. Украин халкы борчулы, әмма Украина җиңәчәгенә ышанган халыкны моның белән генә куркытып булмый, — ди ул.

Чыгышы белән Татарстаннан булган Шамил Ихсанов дистәләрчә ел Херсон янындагы Николаев шәһәрендә яшәгән. Узган җәй башында анда үзе яшәгән йорттан 300ләп кенә метрда Русия ракеты бер йортны җимергәннән соң иминрәк урынга күченергә булганнар һәм хәзер ул илнең иң көнбатышында, Словакия чигенә терәлеп урнашкан Ужгород шәһәрендә яши.

Шамил Ихсанов
Шамил Ихсанов

— Бездә дә бүген һава һөҗүме турында кисәтү булды, ул өч-дүрт сәгать дәвам итте. Әмма бер ракет та төшмәде. Һәммә нәрсә эшли, — диде Шамил Ихсанов.

Аның сүзләренчә, шәһәрдә илнең көнчыгыш төбәкләреннән качып килгән кешеләр күп. Әмма Николаев шәһәреннән аермалы буларак, биредә сугыш бик сизелми, кибетләрдә дә һәммә нәрсә бар, бары бәяләре генә югары.

— Кырым күперендәге шартлаудан соң җавап булачагы көн кебек ачык иде. Әмма шәхсән мин Кырым күперенә һөҗүм Путин кушуы белән эшләнгән дип уйлыйм. Путин 1999 елда Мәскәүдә өйләр шартлатылу нәтиҗәсендә президент булды. Монда да ул үзе шартлатырга кушкан да, шуны Украина шәһәрләрен шушы көчле ракет утына тотарга нигез буларак куллана дип уйлыйм. Шуңа бик охшаган. Чөнки аңа бу шартлауны оештыру бик җиңел, ә Украинага бик кыен, — ди Ихсанов.

Ул бу кышны Ужгородта калырга булган. Әмма Николаевтагы дуслары һәм элекке хезмәттәшләре белән даими элемтәдә тора. Николаевта элек ул укыткан Кораблар төзү университеты бинасына бүгенге ракета һөҗүме нәтиҗәсендә зыян килгән. Русиянең һөҗүмнәреннән Николаевта инде барлыгы өч университетның биналары төрле дәрәҗәдә җимерелгән.

Николаевта август аенда Русиянең С-300 ракеты һөҗүменә дучар булган педагогия университеты тулай торагы
Николаевта август аенда Русиянең С-300 ракеты һөҗүменә дучар булган педагогия университеты тулай торагы

— Николаевка һөҗүмнәр даими булып тора. Күптән түгел мин торган урынга якында гына автобус тукталышына кичке сәгать бишләр тирәсендә ракета төшеп күп кенә кеше һәлак булды, — ди Ихсанов.

Николаев — Украинада урысча сөйләшә торган күп кенә шәһәрләрнең берсе. Шамил Ихсанов әйтүенчә, сугышка кадәр анда Русияне, Путинны яклаучы кешеләр дә шактый булган, әмма Мәскәүнең шәһәрне даими бомбалаулары нәтиҗәсендә аларның фикере үзгәргән. "Башыңа бомбалар яудырганда кем хупласын инде? Хәзерге Путин Русиясенең нәрсә икәнен бик тиз аңлыйлар", ди ул.

Ул да, Русиянең ракет һөҗүмнәренә карамастан, украиннарның кәефе начар булмавы, русияләрнең сугыш кырындагы җиңелүләрен шатланып күзәтеп барулары, җиңү өмете белән яшәве турында әйтә. Әмма сугыш кайчан бетә дигән сүзләр әле бик ишетелми, азагы күренми ди.

Путин хакимияттән китмичә, тынычлык булмаячак

— Путин хакимияттән китмичә, тынычлык булмаячак. Хакимияткә башка кеше килеп, режим үзгәрсә, дипломатик юллар белән чишү мөмкинлеге барлыкка килер иде. Путин белән сөйләшү мөмкин түгел, чөнки ул барыбер алдый, сөйләшүләрне үзенә көч туплау өчен генә файдаланачак. Путин сугышны барыбер туктатмаячак, чөнки ул сугышта җиңелсә, аны иң кимендә төрмә көтә, — ди Шамил Ихсанов.

  • Украинаның гадәттән тыш хәлләр хезмәте мәгълүматына күрә, ракет һөҗүмнәре нәтиҗәсендә кимендә 11 кеше һәлак булган, 64е яраланган.
  • Сигез өлкәдә һәм Киев шәһәрендә янгыннар чыккан, илнең энергетика инфраструктурасына зыян килгән.
  • Львов, Полтава, Сумы һәм Тернополь өлкәләрендә электр юк. Илнең калган территориясендә электр белән тәэмин итү өлешчә бозылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG