Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне уңаеннан Казан Кирмәнендә корбаннар рухына дога кылдылар


Сөембикә манарасы янында 1552 елда Казанны яклап һәлак булганнарны дога белән искә алу
Сөембикә манарасы янында 1552 елда Казанны яклап һәлак булганнарны дога белән искә алу

Кайбер активистлар башка елларда катнашса да, быел килүдән баш тарткан. Алар моны Украинага каршы сугыш башлагач, Русиядә контрольнең көчәюе белән аңлата. "Юктан да бәйләнерләр, өебезгә тентү белән килерләр, быел дога кылырга Кирмәнгә бармыйк", дигәннәр. Дога кылуда тугыз кеше катнашкан.

12 октябрьдә Казан Кирмәнендәге Сөембикә һәйкәле янында Хәтер көне уңаеннан дога кылдылар. 1552 елда Явыз Иван Казанны басып алган вакытта һәлак булганнарны бер төркем татар активистлары шул рәвешчә искә алды. Чараны куәт оешмалары вәкилләре күзәтеп тормасын өчен, активистлар Кирмәнгә билетлар алып, рәсми экскурсия белән керде.

Чараны оештыручы татар активисты Раил Имамов Азатлыкка сөйләвенчә, алар 30 ел дәвамында бу көнне Кирмәнгә килеп дога кыла.

Соңгы елларда Татарстанда Хәтер көнен уздыручыларны эзәрлеклиләр, хакимияттән рөхсәт алмыйча, кечкенә чаралар да уздыру тыела. Татар иҗтимагый үзәге дә экстремист оешма дип игълан ителде. Шуңа алар Кирмәнгә туристлар рәвешендә, билет алып кергән, экскурсия уздыручы да яллаганнар.

— Берничә ел элек, безнең дога кылганны күреп, тәртип саклаучылар килеп бәйләнде. Андый хәл булмасын өчен, туристлар төркеме рәвешендә, экскурсия алып керергә дигән карар кабул иттек. Ни кызганыч, берничә көн алдан ук Казан Кирмәненә шалтыратып, татарча экскурсия алып баручы сорасам да, андыйны таба алмадылар. Йөзләрчә гид арасыннан, берничәсе генә татарча алып бара, алар да буш булып чыкмады. Шуңа экскурсияне урысча алып баручы белән йөрергә мәҗбүр калдык, — ди Имамов.

Элекке елларда бу чарада катнашкан активистларның берничәсе быел килүдән баш тарткан. Алар моны сугыш сәбәпле вазгыятьнең кырыслануы белән аңлаткан.

— Узган елларда килеп йөрүчеләрнең кайберләре быел килмәде. "Махсус операция" бара, бөтен җир катгый күзәтү астында. "Юктан да бәйләнерләр, өебезгә тентү белән килерләр, быел дога кылырга Кирмәнгә бармыйк", диделәр. Без бит җинаять эшләмибез, дидем, ләкин барыбер курыктылар, шуңа быел кеше дә азрак килде, — диде Имамов.

Шаһитләр рухына дога кылуда тугыз кеше катнашкан.

  • Казан ханлыгы юк ителүгә быел 470 ел тула. Тарихчы Фаяз Хуҗин Азатлыкка Казанның яулап алынуына өч төп сәбәп китергән, бу - тәхет өчен көрәш, татар элитасының бердәм булмавы, икътисади торгынлык, хәрби әзерлек булмау дип аңлаткан иде.
  • 33 ел дәвамында ел саен уздырылып килгән Хәтер көне быел кыл өстендә калды. Аның элекке форматта узуы икеле. Быел аны оештырырлык ни оешма юк, ни Казанның башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады. Матәм чарасы кыл өстендә эленеп калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG