Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның мобилизация планын үтәвен җиткерде


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

"Безнекеләр – алгы сафта", ди ул.

Татарстан дәүләт шурсы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәк "беренче мобилизация" кысаларында куйган бурычны республика үтәде дип белдерде.

Бу хакта ул Татарстан ветераннары һәм пенсионерларының иҗтимагый оешмалары төзелүгә 35 ел уңаеннан үткән чарада әйткән.

"Ил иминлеген тәэмин итүгә татарстаннар да актив кушылды. Без беренче мобилизацияне сан ягыннан федераль үзәктән билгеләнгәнчә үтәдек. Безнең кешеләр алгы сафта", дигән ул. Бу хакта Татарстан медиалары яза.

Кичә, 13 октябрьдә Татарстан хәрби комиссариатында дәүләт югары уку йортлары каршындагы хәрби кафедраларда укып чыккан запастагы офицерларны, сержант, старшина, солдат, диңгезчеләрне "өлешчә мобилизация" кысаларында хәрби комиссариатларга чакырачаклар, дип хәбәр иткәннәр иде.

Элегрәк үз чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" илдә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, 21 сентябрьдә Татарстан алдында 10 мең кеше тупларга дигән бурыч куелган булган дип язды. Шулай да соңрак планны 3 мең кешегә калдырганнар диелде.

Шулай ук басма чыганаклары Казанда 950дән артык кеше мобилизацияләнүен әйтте, башта ике меңләп кеше җибәрергә тиеш булганнар диелә.

Башкорт журналисты Айгөл Гыймарнова-Лион Русиядә "милли азчылыкларга карата геноцид бара" дип саный. "Русия бүген ике куянны бергә үтерә – милләтләр кулы белән Украинада сугыш алып бара. Мин халыкка гаҗәпләнәм, ничек аларның башына "ватанны яклыйбыз", "азат итәбез" һәм "Украина җирләрендә" дигән сүзләр сыя?", дип язды ул Facebook-та.

  • 24 февральдә Русия гаскәре Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый.
  • 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан ителде һәм шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырулар да килә башлады. Русия саклану министры Сергей Шойгу резервтагы 300 мең хәрбинең чакырылачагын әйтте. Беренче көннәрдә үк активистлар, блогерлар һәм хәтта хакимият кешеләре башка төбәкләр белән чагыштырганда, милли республикалардан ирләр күбрәк алына дип чаң суга башлады.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эше ачылудан курка. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан куркуын белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG