Украинаның "Ищи своих" проекты координаторы Владимир Золкин сугышта Украинага әсир төшкән Русия сугышчылары белән әңгәмәләрне видеога яздырып, үзенең YouTube-каналына чыгара. Ул каналда Путинның "урыс дөньясы" өчен сугышка җибәрелгән татарлар, башкортлар һәм башка милләт вәкилләре дә белән видеоәңгәмәләр дә бар. "Idel.Реалии" Золкин белән Русия хәрбиләренең сугышка мөнәсәбәте, аларның Русия пропагандасына ни кадәр бирелгән булуы турында сөйләште һәм бу сугышның кайчан бетәчәге турында аның фикерен дә сорады.
— Сез русияле әсирләр белән әңгәмәләр уздырасыз. Алар арасында Идел буе халыклары вәкилләре еш очрыймы?
— Марилар, удмуртлар, татарлар һәм башкортлар очрый.
— Ә мөселманнар күпме? Сүз Идел буендагылар гына түгел, мәсәлән Кавказ мөселманнары турында да.
— Күп дияр идем, әмма гомуми коэфиценты алай ук зур түгел. 10 процент тирәседер, якынча чамалап әйткәндә.
— Билгеле булганча, Русия хакимиятләре бәреп керүне янәсе Украинада урыс телен, урыс теллеләрне, "урыс дөньясын" яклаулары белән аңлата. Сез милли азчылыклар вәкилләре булган әсирләрдән аларның нигә ниндидер "урыс дөньясы" өчен сугышуы турында сорыйсызмы?
Аңлатуларынча, берсе дә монда килергә теләмәгән
— Бу сорауны барысына да бирәм: урысларга да, урыс булмаганнарга да. Аңа берсе дә җавап бирә алмый. Беренчедән бу бик ахмак формулировка — урыс теле өчен Украинаның күбрәк урыс телле төбәкләрен бомбалап сугышу. Моны ничек аңларга? Нәрсә, аларны шулай яклыйлармы? Харьков — урыс телле шәһәр. Алар аны сугыш башыннан бирле бомбалый. Шулай яклыйлармы? Аңлыйсызмы, моның инде бернинди мәгънәсе юк. Моны урыс булмаганнар да, урыслар да, башкортлар да, марилар да, бурятлар да, Русиядә яшәүче башка халыклар вәкилләре дә аңлата алмый. Алар ни өчен килүләрен монда җибәрелүләреннән башка бер нәрсә белән дә аңлата алмый. Шул гына. Аңлатуларынча, берсе дә монда килергә теләмәгән.
— Сездә нинди хис туды, алар пропагандага бирелгәнме яки ярлы булулары сәбәпле сугышырга киткәнме? Яки башка ниндидер сәбәпләр бармы?
— Тегесе дә, монсы да, өченчесе дә бар. Мин сезгә мобилизацияләнгәннәрнең шартлыча өч дулкынын сурәтләп бирә алам. Мәсәлән, беренче дулкын. Аларны чик буенда йөрткәннәр, ике йә өч ай буе күнегүләр уздырганнар. Алар инде лимон кебек сыгылган иде. Аларга соңгы маршка өч көнгә барулары турында белдергәндә кая баруларын да әйтмәгәннәр, кая бару алар өчен инде барыбер булган. Аларның бары өйләренә кайтасы гына килгән. Һәм менә Украинага киткәннәр. Аларны тар-мар итә башлаганнар. Танкларына, колонналарына "джавелиннар" (танкка каршы ату өчен АКШта ясалаган, кулда күтәреп йөрерлек корал - ред.) оча башлады. Аларны артиллерия утына тота башладылар. Алар иптәшләренең ничек ярылуын күргән һәм минем белән әңгәмәгә эләккәндә алар әлбәттә шок хәлендә иде. Бу — иң беренче дулкын. Алар шулай әйтте дә, кая баруларын беркем дә әйтмәгәнлеген.
Күбесе Украина Русиягә һәм Беларуска һөҗүм итәргә җыенган дип исәпли иде
Шул ук вакытта Русиядә эшләгән пропаганданың аларга ни дәрәҗәдә тәэсир итүе дә сизелә иде. Күбесе белән янәсе монда ниндидер НАТО базалары урнаштыру турында сүз булды. Аларны кайда һәм ни өчен урнаштырачакларын берсе дә аңлата алмады. Ни өчен урнаштырмаганнарын да. Русия пропагандасында сөйләнгән биологик корал барысының да башында иде. Әмма аның конкрет нәрсә булуын да, ни өчен аны әлегәчә беркем дә кулланмаганын да аңлата алмадылар. Күбесе Украина Русиягә һәм Беларуска һөҗүм итәргә җыенган дип исәпли иде. Әмма бездә һәм Русиядә нинди кораллар булуын чагыштырганда Русиянең корал ягыннан да, халык саны белән дә, җирнең мәйданы белән дә бездән күпкә зуррак булуы аңлашыла иде. Моннан тыш, Русиянең әле атом коралы да бар. Ничек инде Украина аларга һөҗүм итәргә җыена алсын ди? Алар зомбилаштырылу сәбәпле аңлый алмаган менә шундый ап-ачык нәрсәләр турында сөйләшергә туры килә һәм килде.
Әмма өченче нәрсә дә бар. Армиядә барсы да күбесенчә башка юл белән акча эшләү мөмкинлеге булмау сәбәпле хезмәт итә. Барсы да анда (финанс) тотрыклылык өчен киткән.
— Ә икенче дулкын?
— Аннан икенче дулкын килде. Икенче дулкын — мәсәлән, Итуруп утравыннан (Курил утрауларының берсе), бик ерак утрау, Ерак Көнчыгыштагы стратегик атом кораллары сакланган объектлардан монда китерелгән кешеләр. 20шәр ел килешү нигезендә хезмәт иткән кешеләрне дә кырып-себереп алганнар. Пенсиягә чыгарга берничә генә еллары калган кешеләр. Ә алар бит бик кырыс ипотека кармагында. Ягъни аларга ватир биргәннәр һәм фатир өчен 20 ел түләп килгәннәр икән, ул сугышка барудан баш тарткан очракта, ул үзенең фатиры өчен түләнгән барлык акчаны да, әле түләнмәгәнен дә түләргә тиеш булачак. Ягъни гаиләләре, өчәр баласы булган, монда килүдән башка чарасы булмаган кешеләрне тапканнар. Алар баш тарта алмаган.
Бу — Владимир Путинның "без әле җитди рәвештә башламадык та" дигән сүзләре уңаеннан
Бу икенче дулкын иде. Мин аларны шартлы рәвештә "ипотекачылар" дип атыйм, кредитлар кармагында булганнар, аларны ерак утраулардан алганнар, алар 8-9 мең чакрымнан җидешәр сәгать очкычта килгән. Болары да беткәч, сак ширкәтләре аша "зекларны", "вагнерчыларны" алып, алдау юлы белән монда китерә башладылар. Бу кешеләрнең барсы да ниндидер акча эшләргә теләгән. Болары да төрле төбәкләрдән килгән кешеләр иде. Болары да бетә башлагач, кешеләрне башка беркайдан да алып булмавы ачыклана башлады. Әйткәндәй, бу — Владимир Путинның "без әле җитди рәвештә башламадык та" дигән сүзләре уңаеннан. Әмма инде күптән башлаганнары аңлашыла. Иң нык әзерлеклеләре нәкъ менә беренче дулкын иде — десантчылар һәм башкалар.
— Ә хәзер мобилизацияләнгәннәр дулкыны башландымы?
— Әйе, алар өлешчә мобилизация игълан итте, бу әлбәттә берничек тә өлешчә түгел, ә тулы, яшерен мобилизация.
— Сез русияле әсирләр белән аралашасыз. Әсирлектә аларның сугышка карашы үзгәрәме? Пропаганда мифлары таркаламы?
— Беләсезме, нинди хикмәт. Алар бит монда килгәндә дә сугышны тоймый, аңламый. Барысы да кайдадыр блокпостларда торырбыз, ниндидер һуманитар ярдәм ташу белән шөгыльләнербез, нәрсәнедер төзекләндерербез дип уйлый, аларга шундый нәрсәләр сөйлиләр. Аларны алдыйлар. Сугышмаячаклары турында сөйлиләр. Әзерлекле хәрбиләр булганда сез кая барасыз инде?! Ә син болай, кайдадыр ярдәмче генә булачаксың. Барысы да үзләрен менә шундый өмет белән тынычландырып килә. Ә бу әле иртәрәк тә башлана. Бу аларны кубарып алып, военкоматка килергә кушудан ук башлана. Алар военкоматка килгәндә сәламәтлекләре бик начар булу булышыр дип ышана. Мин сөйләшкән кешеләрнең, менә хәзер мобилизацияләнгәннәрнең сәламәтлекләре чыннан да бик начар хәлдә. Алар сәламәтлекләре начар булу сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителербез, беркем дә сугышка җибәрмәс дип өметләнә. Әмма военкоматтан соң аларны автобуска утырталар, алар ниндидер медицина тикшерүенә, тагын каядыр алып барырга кирәк дип уйлый. Ә аларны бернинди әзерлексез туп-туры сугышка алып китәләр. Һәм баштан ук аларда сугыш хисе булмый. Кемдер сугышны ниндидер романтика буларак күз алдына китергән булса, бәлки күп фильмнар караудан яки башка сәбәп белән, алар монда килгәч туңган, ач хәлдә була, бернинди яшәү шартлары булмый, ашап булмаслык кечкенә, коры паек белән өч көн окопта утырганнан соң моның кинодагыча булмавын аңлый башлыйлар.
Нацилар булган җиргә кайткач үзләренә ни буласыннан курка
Алар моны окопта ук аңлый башлый. Әле каядыр артиллерия снаряды да төшсә яки утка тотудан иптәшләре һәлак булса, мондый хәлләр хәзер күп була, алар инде шунда, сугыш кырында ук аңлап ала. Ә минем белән әңгәмәгә эләккәндә, инде бер-ике атнадан, монда аларга кешечә мөнәсәбәт, барысы да нормал булуын аңлагач, әлбәттә без үз алдыбызда бер нәрсәдән генә куркучы кешене күрәбез — әсирлектән Русиягә кайткач үзенә ни буласыннан куркучы кешене. Аңлыйсызмы, безнең халыкны ниндидер мифик нацилардан "азат итәргә" килгән кешеләр өйләренә, чыннан да нацилар булган җиргә кайткач үзләренә ни буласыннан курка.
— Сезнең белән әңгәмәдә булган кешеләрнең әсирләр алмашу нәтиҗәсендә Русиягә кайту очраклары сезгә билгелеме?
— Әлбәттә! Күптән түгел бу турыда минем бер видео да чыкты. 55 кешене бугай, алмашкач аларның бишеме, алтысымы Русиянең басмасына интервью биргән. Һәм алар анда тулысынча капма-каршы нәрсәләр сөйли. Алар анда дөрес булмаган нәрсәләр сөйли дип әйтәсем килми, бары тик бөтенегезне дә ул видеоны карарга киңәш итәм, һәм үзегез нәтиҗә ясарсыз. Электр белән азаплауга дучар булган һәм ашатылмаган кеше ничек инде шулай әле генә шифаханәдән кайткан кебек булып күренә алсын ди. Кабарынкы, түгәрәк йөзле, тап-таза, медицина ярдәме күрсәтелгән, барысы да яхшы ашатылганннар янәсе Украинада шалтырату мөмкинлеге бирмәделәр, видеога төшерү өчен гегә бер тапкыр шалтырату мөмкинлеге бирделәр дип сөйлиләр. Ә бездә аларның туганнары белән бөтен язышулары, аудио язмалар аша аралашулары сакланган. Безгә боларның барысын да интернетка чыгарырга туры килде. Менә шуны чыгардым да. Бары бу ялганны фаш итү өчен генә, чөнки болай ялганларга ярамый бит инде. Аларның кайсының да булса сугышка кайту очрагы турында белмим.
— Бәлки алар Русиядә куркадыр һәм шуңа ялган сөйлидер…
— Әлбәттә, куркалар! Әйткәнемчә, алар анда үзләренә ни булыр дип, монда әсирлектә үк курка башлый. Барсы да минем белән әңгәмәдә "моны әйтә алмыйм, чөнки миңа әле Русиягә кайтырга кирәк булачак", ди. Мин монда сүз белән аңлатып утырмас өчен, видеоны карарга киңәш итәм. Карагыз да, минем белән әңгәмәдә көлүчеләр дә, елаучылар да, тыныч кына сөйләшүчеләр дә булуын күреп, аңларсыз. Болар барысы да сөйләшүнең контекстына бәйле, чөнки ул нәкъ менә гади, ирекле, басымсыз әңгәмә, сөйләшү. Ә Русиядә сөйләүләрендә бернинди тормыш сизелми, алар бер ноктага төбәлеп утыралар яки алдан ятлаган сүзләрне генә әйтәләр. Боларның бары да ачык күренә.
— Сугыш башлангач кайбер төбәкләр ихтыярилар батальоннары төзегән иде. Сезгә андый батальоннардан кешеләр эләккәне булмадымы?
— Ә мин ниндидер ихтыярилар батальоннары төзелүе турында беренче тапкыр ишетәм.
— Мәсәлән, Татарстанда "Алга" батальоны, Башкортстанда Шәйморатов исемендәге батальон төзелде.
— Юк. Кызаныч димме, бәхеткә димме, андый батальоннардан бер генә кеше белән дә сөйләшкәнем булмады, белмим.
— Гомумән алганда, Украинада сугышучы Русия хәрбиләренең рухый хәле нинди дип уйлыйсыз?
Бу җирләрнең аларга нигә кирәк булуын аңламыйлар
— Аларның бернинди мотивациясе юк. Сугышырга мотивацацияләре юк аларның. Бернинди дә! Алар нигә сугышуларын, ни өчен сугышуларын аңламый. Теләсә кайсын алып, бер ел элек сорасаң, Изюм шәһәре өчен сугышырга барыр идеңме дип, ул "Андый шәһәр дә бармы?" дип сораган булачагын аңлый. Һәм ул шәһәрнең кайда булуын. Харьков өлкәсендә. Ә ансы кайда? 99 проценты шундый җавап бирер иде, чөнки алар кая килгәннәрен аңламый. Бу җирләрнең аларга нигә кирәк булуын аңламыйлар. Русиянең үз җирләре дә күп. 30 ел буена анда чагыштырмача булса да, тәртип урнаштыра алмаганнар икән, нигә башка җирләрне дә басып алып, анда тәртип урнаштыра алырбыз дип уйлыйлар? Барын да аңлыйлар.
Урыс теллеләрне яклау әкият булуын да шунда ук аңлыйлар, Русия телевидениесеннән күргән башка нәрсәләрнең дә әкият булуын аңлыйлар, чөнки чынбарлыкта алар расланмый. Алар килгәч, аларны азат итүче буларак каршыларга тиешле җирле кешеләр "син монда нигә килдең?" диләр. Җирле кешеләр украин әләмнәре белән чыгып, "китегез!" диләр. Аларда инде бернинди дә романтика яки моны ни өчен эшләүләрен аңлау кала алмый. Алар бары фәрманны ахмакларча үтәү белән генә шөгыльләнә, ә алар аны төрмәгә утыртырлар яки атып үтерерләр дип курыкканга гына үти.
беркемне дә утыртмыйлар бит!Бу уңайдан, мобилизациядән баш тарткан өчен бер генә дә җинаять эше юк. Минемчә, андый җинаять эше ачудан Русия үзе дә курка, чөнки алар артык күп булачак. Һәм Русия алдау юлы белән эш итә. Аларга утыртабыз дип әйтәләр һәм тегеләр ышана. Ә беркемне дә утыртмыйлар бит! Кемне утыртканнар? Күрсәт әле. Ә баш тартучылар күп. Хәрби билетларда качарга мөмкин булуы яки башка шундый нәрсә турында яки "сатылырга" мөмкин булуы турында язулы мөһерләр дә күп. Андый мөһерләрне күп сугалар. Штрафлар да 3 мең сум бугай. Әмма кемне дә булса утыртканнары юк. Синең өчен нәрсә куркынычрак соң: чит җиргә барып, гомереңдә дә күрмәгән, бер гаепсез кешене үтерү, үзең үлүме яки хәрби билетка ниндидер мөһер суктыру һәм 3 мең сум штраф түләүме? Минемчә, штраф түләү җиңелрәк. Ә хәрби билеттагы мөһер вакыт узу белән каһарман булуга тиңләнәчәк, чөнки тарих боларның барсына да башкача караячак.
Беркемне дә утыртмыйлар бит!
— Киләчәккә фараз кору дөрес гамәл булмаса да, сугыш кайчан бетәр дип уйлыйсыз?
— Мин хәрби белгеч түгел, әмма Көнбатыш аналитикларына ышанам. Безнең күзләү хезмәте башлыгы да күптән түгел бу турыда чыгыш ясады, хәзер Русия оккупациясендәге җирләрне җәйгә кире кайтарырга тиешбез диде. Ә сугыш без үз җирләребезне кайтаргач бетәргә тиеш. Бетте. Русия ул җирләрдән китсә, сугыш иртәгә үк бетәргә мөмкин.
- Золкин сугышка кадәр үк танылган блогер иде. "Ищи своих" проекты аша ул кисәк популярлашып китте. Аның Русия әсирләре белән әңгәмәләрен миллионнарча кеше карый. Һәр әңгәмә башында әсир солдат камера алдында үзенең ул әңгәмәгә ирекле рәвештә ризалашуын белдерә һәм Золкин әңгәмә барышында аңа үз гаиләсенә шалтырату мөмкинлеге бирә.
Язманың оригиналы: Idel. Реалии
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум