Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда укучылар тарих укытучысын мобилизациядән азат итүне сорап Радий Хәбировка видео яздырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мөрәҗәгать авторлары Ишембайда укытучылар җитми ди, укытучылары Виктор Акимовны мобилизацияләсәләр, югары сыйныфта белем алучыларны тарих һәм җәмгыять белеменнән дәүләт имтиханнарына әзерләр кеше калмаячак дип борчыла.

Башкортстанның Ишембай шәһәрендәге 18нче мәктәпнең 11А сыйныфы укучылары төбәк башлыгы Радий Хәбировка һәм, Корылтай депутатларына атап видео яздырган. Алар тарих һәм җәмгыять белеме укытучысын мобилизациядән азат итүне сорый.

Балаларның видеомөрәҗәгатен ВКонтактеда "Ишимбай-инфо" төркеме чыгарды.

Мөрәҗәгать авторлары Ишембайда укытучылар җитми ди, укытучылары Виктор Акимовны мобилизацияләсәләр, югары сыйныфта белем алучыларны тарих һәм җәмгыять белеменнән дәүләт имтиханнарына әзерләр кеше калмаячак дип борчыла.

"Ул мәктәп һәм укучылар өчен күпне эшләде, белем алырга һәм үз дәүләтебезнең тарихын өйрәнергә теләк уятты", ди балалар.

Укучылар хакимиятләрдән бу проблемны хәл итүне сорый.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте.
  • Күптән түгел "Вёрстка" басмасы мобилизация игълан ителгәч, Русиядә укытучылар җитми башлаган, алар йә фронтка, йә илдән китә дип язды.
  • Хәзергә Башкортстаннан кимендә өч мәктәп укытучысының мобилизацияләнүе билгеле.
  • Уфаның 107нче лицеендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Мирас Ишдәүләтов "Башкортстан республикасының атказанган укытучысы" исемен алса да, Украинадагы сугышка алынган. Аның түләнмәгән ипотекасы, кредитлары һәм 23нче атнада йөкле хатыны калган.
  • Моңа охшаш тагын бер очрак Дүртөйле районы Өчбүлә авылында да булды. Анда тарих укытучысы Динар Сәрвәров алынды.
  • Башкортстаннан тагын бер очрак Уфа янындагы Дорогино авылы мәктәбе белән бәйле булды. Аннан 29 яшьлек биология укытучысы Урал Ишмөхәммәтов алынды. Мәктәп җитәкчелеге, ата-аналар, хәтта район хакимияте мөрәҗәгатьләре дә аны кире кайтара алмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG