Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыштан качып Төркиягә сыенган кырымтатар ханымы: "Русияне гафу итү мөмкин түгел"


Русиянең Украинага һөҗүме вакытында янган йорт янында хатын-кыз. Киев өлкәсенең Ирпень шәһәре, 2022 елның 4 марты
Русиянең Украинага һөҗүме вакытында янган йорт янында хатын-кыз. Киев өлкәсенең Ирпень шәһәре, 2022 елның 4 марты

"Русия башлаган сугыш өйләребезне генә түгел, тормышыбызны да җимерде". Сугыштан качып Украинаның Ирпень шәһәреннән Төркиягә киткән 38 яшьлек кырымтатар Айшә Русия ракеты җимергән өенең сурәтләрен күрсәткәндә шулай ди. Яңа туган игезәк кызлары, сеңлесе һәм аның балигъ булмаган өч баласы белән март башында алар җиде кеше машинада өч меңнән артык чакрым узган. Аңа кадәр шартлаулар, һөҗүмнән качып салкын идән асларында утыру, Русия хәрбиләре кылган вәхшилекләр турында ишетеп, куркудан пычак тотып йоклаулары – башыннан кичергәннәрен ул Азатлыкка сөйләде. Исемен үзгәртеп язуны сорады, әти-әнисе, туганнары аннексияләнгән Кырымда яши, Русия хакимиятләре аларны табып эзәрлекләмәсен дип борчыла.

Айшә тумышы белән Акмәчеттән (Симферополь). 2014 елда Кырым аннексияләнгәч, Русия байрагы астында яшисем килми дип, сеңлесе белән Украинаның Ирпень шәһәренә күченгәннәр. Әти-әниләре Акмәчеттә калган.

Кырымнан кырымтатарларның яртысы күчеп китте

— Кырымтатарлар депортацияләнгән чакта безнең әби дә Уралга сөрелгән булган. Еллар узгач кына кире Кырымга кайткан, балалар тудырып үстергән. Әни: "әбиең күпме газаплар күреп, кире әйләнеп кайткан, ә мин китимме?" дип, Кырымны калдыра алмады. Акмәчеттәге туганнар белән аерылышу авыр булды, әмма анда калу да куркыныч иде. Русия хакимиятләре кырымтатарларга, мөселманнарга басым башлады, гаепсез кешеләрне дә озын-озын мөддәтләр биреп, яла ягып төрмәгә утырттылар, кешеләр югалды. Без генә түгел, Кырымнан кырымтатарларның яртысы күчеп китте. Ә анда калган мөселманнар эндәшергә дә куркып яши, чөнки аларга туганнарын утыртып кую белән яныйлар, ди Айшә.

Ирпеньгә күченгәч тормышны яңабаштан корганнар: Айшә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, шул ук вакытта сеңлесе белән ризыклардан бәйләмнәр ясап сатканнар. Айшә сеңлесе һәм аның өч баласы белән җитеш тормышта яшәвен сөйли.

— Бөтен әйбер бар иде, эш тә, акча да, өй дә, машина да. 2021 елда озак көткән, авырдан бирелгән хыялым да тормышка ашты, балага уздым. Йөклелек катлаулы үтте, балаларымны югалту куркынычы зур иде. Балаларым быел гыйнвар аенда, җитлекмичә туды. Бер ай реанимация бүлегендә яттык, хастаханәдән 17 февральдә чыктык. Бу вакытта социаль челтәрләрдә сугыш башланырга мөмкин дигән имеш-мимешләр тарала башлаган иде, ләкин моңа игътибар итмәдем. 21нче гасырда нинди сугыш булсын инде, дип уйладым.

Кемнәрдер чемоданнарын тутырып куя башлады, ә мин әле генә реанимациядән чыккан кеше буларак, балалар мәшәкатенә бирелгән идем, берни аңламадым. Сеңлем дә берничә тапкыр әйтеп карады: кешеләр әйберләрен җыя икән, син дә җыеп куй, нәрсә булмас диде. Ә нәрсә җыярга соң? Күпмегә, кая китәчәкбез? Әйбер җыйганда бит шуларны исәпкә аласың, ә без берни белми идек. 23 февраль көнне балаларым белән хастаханәгә барып кайттым, шундый бәхетле идем, очып йөрдем. Бәби ялына чыгу турында күп хыялландым, менә тормышка ашты дим. Ул көнне балаларны юындырып-ашатып, аларга китап укып, йокларга яттым, начар әйбер буласын күңелем бер дә сизмәде, дип сөйли Айшә.

24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. Айшә бу көнне онытырга тырышуын, әмма бүгенгедәй хәтерләвен әйтә. Иртәнге сәгать бишләр тирәсендә сеңлесенең куркынган йөз белән бүлмәгә атылып керүен һәм үзен йокыдан уятуын, "аталар, җыен, шартлаулар ишетелә", дип кычкыруын сөйли.

Йокларга нинди кием белән ятканбыз, шул киемнәрдән урамга чыгып йөгердек.

— Салют аттыралардыр, дим. "Сәгать иртәнге биш, нинди салют, әйберләрне җый!", дип башка бүлмәгә чыгып китте. Йокыдан айнып та бетмәгән килеш, нәрсә эшләргә белмичә басып тордым. Балаларыма карагач кына айнып киткәндәй булдым һәм бер зур букчага әйберләр ата башладым. Сеңлемнең өч баласына да, иң кирәкле әйберләрегезне җыйнагыз дидек. Сабый – сабый шул инде, алар сумкаларына уенчыкларын гына тутырганнар. Йокларга нинди кием белән ятканбыз, шул киемнәрдән урамга чыгып йөгердек. Көн яктырып кына килә, тыз-быз кешеләр чабыша, машиналарына төялеп тиз генә кузгалып китәләр, һавада күкерт исе тора иде. Җидәүләшеп кечкенә Skoda Fabia-бызга төялдек һәм бу машиналар агымына без дә иярдек. Кая баруыбызны да белми идек, ди ул.

Шартлау тавышлары ишеткән хәлдә дә, кешеләр чын сугыш башлануына ышанмаган, бераз атышлар булыр да, әзрәк куркытырлар да, туктарлар дип өметләнгән.

— Мондый хәл була алмый, тиздән бар да бетәр дип тынычландырдым үземне. Безнең шәхси йортыбыз бар, кечкенә базыбыз – кирәк булса күпмедер шунда утырып торырбыз, дип уйладым һәм Ирпень үзәгендә машинаны кайту юлына таба бордым. Мин өлкән бала булгач, сеңлемнең каршы килә торган гадәте юк, ул бер сүз дә әйтмәде. Ә бу вакытта атыш тавышлары көчәйгәннән-көчәя барды, дип сөйли Айшә.

Өйләренә кайтып, балаларны ашатырга гына җитешкәннәр – йортлар өстеннән хәрби боралаклар очыша башлаган. Ирпеньгә терәлеп диярлек урнашкан Буча шәһәрендә шартлау-янгыннар аеруча көчәйгәч, шәһәргә Русия солдатларының керүе турында да хәбәр ителгәч, өйдә калу куркыныч булачагын аңлаганнар.

Ул кабат бөтен гаиләсен машинасына утыртып, Ирпеньнән чыгу юлына юнәлгән. Айшә ягулык салу урыннарында чакрымнарга сузылган чират тезелүен, бер машинага 10 литрдан да артык бензин бирмәүләрен, чират торучыларның бензин өчен сугышуын сөйли. Баш очыннан гына очып киткән боралакларның басу-кырларга, йортларга снарядлар ата башлавын, бөтен дөньяның кара төтенгә күмелүен искә ала.

Яңа гына без чыккан күперне шартлатканнар. Аллаһ могҗизасы белән генә исән калдык

— Социаль челтәрләр, аналитиклар халыкны "өч көн генә түзегез, бу мәхшәр өч көннән дә озакка бармаячак" дип тынычландырды. Сугыш башлануга бөтен кеше дә Украинадан китү ягын карамады, безнең кебек яхшыга өметләнгәннәр күп иде. Акчалары, барыр урыннары булганнар чит илгә китсә, безнең кебек гади халык булдыралганча вакыт сузарга тырышты. Без дә, өч көннән бар да җайланыр дип уйлап, ярар, Киевка барып, шунда яшәп торыйк, дидек. Киевтагы бер мәчеттә бомбалардан качу урыны бар дип әйттеләр, без мөселманнар буларак шул мәчеткә юл тоттык. Шәһәрдән чыгу җиңел түгел, машиналардан зур тыгыннар хасил булган иде. Без Ирпень күперен чыгып биш минут та үтмәде, көчле шартлау тавышы ишетелде. Сеңлем интернеттан яңалыклар укып бара. "Яңа гына беләсеңме нәрсәне шартлатканнар? Без чыккан күперне", ди. Аллаһ могҗизасы белән генә исән калдык, ә биш минутка соңарган булсак?

Ирпень янында җимерелгән күпер, 5 март 2022
Ирпень янында җимерелгән күпер, 5 март 2022

Айшә гаиләсе белән биш көн мәчет идән астында яшәгән. Башта хатын-кызлар һәм балалар бик күп иде, суларга һава җитмәде, ди һәм идән астында качып утырган мизгелләрне бик авыр булды дип искә ала. "Андагы балалар бер урында утырып тора алмый, елаша. Әниләре ничек тә тынычландырмакчы була. Җитмәсә сирена тавышлары яңгырый. Бик шомлы иде", ди ул.

Ризык, кайнар су табу да авыр булган.

Бала шешәләренә суык су тутырып, азмы-күпме җылыту өчен икешәр сәгать култык астында йөрттем

— Кайнар су игезәкләремә ясалма сөт болгатып бирү өчен кирәк иде. Бала шешәләренә суык су тутырып, азмы-күпме җылыту өчен икешәр сәгать култык астында йөрттем. Идән астындагы суыклыкны аңлатып булмый, мин игезәкләремнең үпкәсе кабармасын өчен, җылырак урын эзләп мәчетнең өченче катына – хатын-кызлар намаз кыла торган урынга мендем һәм тәрәзәләре булмаган бер дивар янына утырдым. Шунда балаларымны гәүдәм белән каплап йокладым. Тәрәзә янында калу куркыныч, шартлау булса пыялалары өстеңә очачак. Иртән һәм көндезләрен кабат идән астына төшә идек.

Көннәр узган саен идән астында кешеләр саны да кимегән, кешеләрне автобуслар белән Украинаның иминрәк шәһәрләренә чыгара башлаганнар. Айшәләргә дә тәкъдим иткәннәр, тик ул машинасын калдырып, яңа туган балалар белән салкында юлга чыгарга курыккан. Украинада калу да куркыныч була башлаган.

Киев халкы һөҗүмнән качу урынында сыена, 25 февраль 2022
Киев халкы һөҗүмнән качу урынында сыена, 25 февраль 2022

— Без идән астында яшәгәндә, социаль челтәрләр, Telegram-каналлар Русия гаскәрләре кылган вәхшилекләр турында гөж килеп торды. Бу хәбәрләрне фотолары белән чыгаралар иде: кайдадыр тулы бер гаиләне атып үтергәннәр, хатын-кызларны, хәтта балаларны көчләгәннәр, җитмәсә балаларга әти-әниләренең күз алдында шул гамәлләрне кылганнар. Хайваннарны җәзалаулары, этләрнең колакларын, аякларын кисеп хуҗалары яши торган фатирларда элеп куюлары турында хәбәрләр күп булды. Ирләрне үтерүләре, аларның җенес әгъзаларын кисүләре... Без мондый рәхимсезлекләрдән телсез калдык, дип сөйли Айшә.

Аның әйтүенчә, мәчет идән астында утырган хатын-кызлар Русия хәрбиләреннән куркып, яннарында пычак тота башлаган. Мәчетне тышкы яктан саклап торучы украин ирләреннән ау мылтыгы сорап та алганнар.

Бөтен Украинада хатын-кызлар шом эчендә иде

— Балаларыңны, үзеңне көчләсәләр нишләргә? Без моннан бик курыктык. Ә интернетта мондый очраклар турында гел язып тордылар. Без генә түгел, бөтен Украинада хатын-кызлар шом эчендә иде. Ирпеньдәге дус кызым, шәһәр оккупациядә калгач, чыга алмады. Ул тугызынчы катта яши. "Әгәр Русия хәрбиләре фатирыма килеп керсә, балаларымны алып тәрәзәдән сикерәм", ди иде. Мондый сүзләрне ишетеп һәм укып җан әрнеде, - ди Айшә.

Һөҗүмнәр Киевка да башланган, шәһәрдә калу куркыныч булгач, Айшә гаиләсе белән Украинадан китәргә була. Аңа Польша чигенә барырга тәкъдим итәләр.

— Польша белән чиктә бишәр тәүлек чират торырга кирәк иде, бөтен кеше шунда агылды бит. Әмма мәчеттә дә ризык бетте, балаларның памперсы, сөте калмады. Монда озак качып утырып булмаячагын аңладым, кабат машинага төялешеп, билгесезлеккә юл тоттык. Житомир ягына таба барганда яныбыздан алагаем олы танклар үтеп китә иде, баш очында боралаклар оча. Куркыныч төш кебек. Әмма без тукталмадык, мин машинаны кудым да кудым, урысларга әсир төшкәнче, машинада шартлап үлүең яхшырак, дидек, - дип сөйли Айшә.

Украина-Польша чигендә машина чираты
Украина-Польша чигендә машина чираты

Алар Украинадан Молдовага чыккан, кыз туңып һәм арып, юлсыз җирләрдән көч-хәл белән чикне узуларын аңлата.

— Украинадагы сугыштан соң тыныч Молдовага килеп керү сәер иде. Баштагы мәлләрдә машина сигнализациясе дә куркыта иде. Молдовада танышларым безнең өчен алдан ук бер гаиләне табып куйган иде. Алар яши торган йортны эзләп адашып йөргәндә безне полиция туктатты. Украина качаклары булуыбызны белгәч, ризыклар, сим-карта алып бирделәр, безне көтеп торган гаиләнең фатирына кадәр илтеп куйдылар, ул кешеләргә рәхмәтем зур. Безне каршы алган гаилә аш пешергән иде, ул ашны ашаганда сеңлем белән бер-беребезгә карап елый-елый ашадык. Чит илдә, чит кешеләрдә утырабыз, ник болай булды, без нишлибез монда дигән сораулар, җимерелгән хыялларыбыз елатты. Ул кешеләргә рәхмәт, алар теләгән кадәр калыгыз дигәннәр иде. Әмма без мөселман булгач, Төркияне үз иттек, анда юл тоттык.

Төркиягә килеп кергәндә минем инде җеп өзәр хәлем дә калмаган иде

Романия, Болгарстан кебек илләр аша үтеп Төркиягә килеп кергәндә минем инде җеп өзәр хәлем дә калмаган иде. Беркайчан да шәһәрдән читкә чыкмаган килеш берничә көндә өч меңнән артык километрны машинада үттем. Күзләрем йомылып, йокыга китә-китә йөрттем машинаны. Төркия чигеннән кергәч Истанбулга кадәр 200 чакрымнап барырга кирәк иде әле. Безне анда каршы алырга, кунакханәгә урнаштырырга тиешләр иде. Минем бик йокым килүен белгәч, юл читендә туктарга кушып, бу кешеләр безне үзләре килеп алды. Украинадагы сугыштан качып Төркиягә күченүебез әнә шундый авырлыклар белән булды, ди Айшә.

Кырымтатар кызлары Төркиягә март башында килеп урнашкан. Төгәл көнен Айшә әйтә алмый, 24 февральдән алып Украинадан киткәнгә кадәр барысы да тоташ бер озын көн кебек булды, ди. Төркиягә күчеп, берничә көн узгач Ирпеньдагы күршесе айшәгә йортларының фотосын җибәргән. Русия ракеты төшеп, аларның кайчандыр зур тырышлык белән җиткергән йортларыннан җимерек диварлар гына калган.

Айшәнең Ирпеньдәге йорты
Айшәнең Ирпеньдәге йорты

Украинага кире кайтачаксыңмы дигән сорауга Айшә төгәл җавап бирә алмый. "Хәзер кешеләр хәтта бер ай алдан план корырга да курка. Украина халкы Русияне беркайчан да гафу итә алмаячак. Чөнки артык күп балалар үлде, артык күп кеше ятим, йорт-җирсез калды, артык күп корбаннар китерде безгә Русия", ди ул.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын ул ачыкламады.
  • Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәч тә башкала Киевка һөҗүм итә башлады. Кайбер мәгълүмат чаралары Украина башкаласы берничә көн эчендә алынырга мөмкин дип язса да, Русия гаскәрләре бу юнәлештә зур уңышка ирешә алмады.
  • Ирпень - иң каты бәрелешләр барган шәһәрләрнең берсе булды. Русия гаскәрләре аны өлешчә басып алды, ләкин Украина хәрбиләре каты каршылык күрсәтте. Нәтиҗәдә 2022 елның 28 мартында Ирпень Русия оккупациясеннән азат ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG