Соңгы берничә елда беренче тапкыр аннексияләнгән Кырымда күпләп кешеләрне урлау очраклары күзәтелә башлаган. Бу хакта Һорватиядәге "Кырым платформасы" җыенында ZMINA кеше хокуклары үзәге башлыгы Татьяна Печончик белдерде, дип яза Крым.Реалии.
"Аерым алганда оккупантлар Кырымдагы кешеләрне туганнарына хәбәр итмичә тота, адвокат алу мөмкинлеге бирми. Аларның бер өлешен оккупацияләнгән Херсоннан китерәләр. Хокук яклаучылар буларак, бездә мондый урлауларга Ярослав Жук, Ирина Горобцова, Сергей Цигипа, Иван Козлов, Николай Петровский, Мария Гарсия-Калатают, Руслан Абдурахманов, Абаз Куртамет кебек кешеләр дучар булуы турында мәгълүмат бар. Әмма ничә кешенең урлануы һәм оккупациядәге Кырымда иректән мәхрүм итү урыннарында тотылуы турында беркем төгәл әйтә алмый", дигән Печончик.
Шулай ук ул аннексияләнгән Кырымда бәйсез адвокатларга һәм журналистларга басым нык көчәюен искәрткән.
"Аерым алганда быел майда дүрт кырымтатар адвокат тоткарланды, административ сак астына алынды һәм штрафка тартылды. Бу: Эдем Семедляев, Назим Шейхмәмбәтов, Айдер Азаматов һәм Әминә Авамилева. Тагын өч Кырым адвокаты адвокатлык дәрәҗәсеннән, лицензиясеннән, адвокат эшчәнлеге алып барудан мәхрүм ителде: Лилия Гемеджи, Рөстәм Камилев һәм Назим Шейхмамбетов", ди хокук яклаучы.
Печончик сүзләренчә, хәзерге вакытта Кырымда кимендә сәяси тоткын булган 14 сивил журналист бар, алар сак астында. Украинаның "150дән артык ватандашы" да сәяси тоткын, алар яки оккупацияләнгән Кырымда, яки Русиягә чыгарылган, 30ы Украинага каршы сугыш башлангач төрмәгә утыртылган диелә.
Августта хокук яклаучылар Кырымда һәм Украинаның басып алынган җирләрендә урлаулар артырга мөмкин дип кисәткән иде.
- 2014-2020 ел дәвамында "КрымSOS" аннексияләнгән Кырымда кеше урлауның 44 очрагын теркәгән, 15 кеше турында әле дә берни билгеле түгел диелә.
- Элегрәк Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров 20 яшьлек кырымтатар егете Аппаз Куртаметны урлауларын хәбәр иткән иде. Егет Украина ягыннан аннексияләнгән Кырымдагы туганнарына киткән. Әмма Русия гаскәрләре контролендәге күзәтү пунктына килеп җиткәннән соң, аның белән элемтәләр өзелгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!