Кем ул Иршат Хәби? Татар милли эшләрендә кайчан һәм ничек катнаша башлаган? Азатлык радиосы бу хакта аның үзе белән сөйләште.
— Миңа 53 яшь. Әби-бабаларым Татарстанның Кукмара якларыннан. Бабайларым хәтта Казан ханлыгын яклап сугышкан дип беләм. Үзем Үзбәкстанда Ташкент өлкәсендәге Солдатскийда тудым.
Мәктәпне тәмамлагач, 17 яшемдә Мәскәү энергетика институтына укырга кердем. Аны тәмамламадым, өченче курсны бетергәч ташладым. Ул 90нчы еллар иде. Авыр еллар.
Мин кечкенәдән үк бик яхшы футбол уйныйм. Әти бик ишле гаиләдә 11нче бала булып туганга һәм Икенче дөнья сугышы вакытында ачлы-туклы яшәгәнгә, барлык спорт төрләрен, ярышларын, гомумән, футбол кебек уеннарны буш куыклар эше дип саный иде. Өйдә калмыйча, Мәскәүгә китүемнең сәбәбе дә шул булды.
Мәскәүдә уку йортын ташлагач, Башкорстанда Уфада пединститутына укырга кердем. Башкортстанга китүемә Кырмыскалы районыннан бер дустым сәбәпче булды. Уфада укыдым, өйләндем, балам туды. Хәзер инде мин дүрт бала әтисе, тиздән тагын бер бала туарга тиеш. Инде олы улларым зур, кызыма 11 яшь.
Уфада бизнес ачтым. Үзәк базарда азык-төлекне ваклап һәм күпләп сату бизнесын җәелдердем. Миндә барлыгы ун кеше эшләде. Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов базар буйлап йөргәндә гел минем тауарлар янына туктала иде, чөнки минем сату нокталары иң яхшы үзәк урында урнашкан иде. Ләкин соңрак мин бу бизнесымны югалттым, дөресрәге, миңа "ярдәм иттеләр" дип саныйм.
— Кемнәр?
Базарда минем урынга кызыгучылар күп иде, шуңа аяк чалдылар дип саныйм
— Эшем гөрләп барды. Уфада фатир сатып алдым, сәүдә өчен дүрт машина юнәттем. Казакъстаннан балык ташу белән шөгыльләнә башладым. Бер мәлне ике фура балыкка заказ бирдем. Машинадагы рефрижераторлар сүнгән һәм минем балыкларым бозылып юкка чыкты. Базардагы минем урынга кызыгучылар күп иде, шуңа аяк чалдылар дип саныйм. Ул урынны миннән сорап йөргән кешеләр ахыр чиктә шунда килеп төпләнде.
Бу хәлләрдән соң эшем артка китте. Зур кредитлар алган идем, аларны банкка кайтару мәсьәләсе килеп басты. Шуннан каядыр читкә китеп торырга киңәш иттеләр. Мин Көньяк Кореяга киттем. Бер ел эшләгәч банкка бөтен бурычларымны кайтардым. Анда дүрт ел эшләдем, аннары Башкортстанга кире кайтым.
Шуннан Петербурга күчтек. Анда төзелеш ширкәтен ачтым. Дүрт елда биш миллион долларлык акча әйләнешем булды. Хосусый йортлар төзедем, күбрәк реконструкция белән шөгыльләндем. Бик кыйммәтле лицензия сатып алдым. Түрәләрнең йортларын төзекләндердем. Берничә машинам, офис, участокларым бар иде.
2017 елны миңа Русия думасының бер депутаты мөрәҗәгать итте. Ул минем ширкәтне сатып алырга теләде. Мин һәрвакыт "чиста" эшләдем, ягъни салымнар түләдем, эш рөхсәте булмаганнарны якын китермәдем. 100-300 мең долларлык корылмалар төзедем, реконструкцияләдем. Алар мине җитәкче итеп калдырып, ширкәтнең бер өлешен сатып алырга тәкъдим итте.
Шуннан алар Васильевский утравына бер храмны реставрацияләүне сорады. Совет берлеге вакытында аны ниндидер тәрбия комплексына биргән булганнар. Шул храмны торгызу 3-4 миллиард сум тора иде. Аның проект планы гына 100 миллионга төште. Шул эш белән шөгыльләнә башладык.
Шуннан бер көнне банкның акча күчерер вакыты җитте. Банкка шалтыратам, ә алар "сез ширкәт җитәкчесе түгел", ди. Миннән башка гына мөдирне, ягъни мине алмаштырып куйганнар булып чыкты. Шуннан соң мин депутатка шалтыратып очрашырга сорый башладым. Мәхкәмәләргә бирдем. Оттым.
"Барлык документларны Алексей Навальныйга җибәрәм", дип яздым. Шулай бер тапкыр машинамда барганда, аның кешеләре ике машина белән китереп кысты да яный башлады. Шуннан соң мин инде артык язмадым.
Аннары Петербурда миңа гел урыс түгеллегемне, ягъни икенче сортлы икәнне әйтеп килделәр. Гел аяк чалалар иде.
— Ничек аяк чалалар иде?
Ычкындыңмы, син монда беркайчан да балалар бакчасы ача алмаячаксың, син фашист дәүләтендә яшисең, диде
— Татар балалар бакчасын ачмакчы идем. Петербур шәһәре һәм өлкәсендә яшәүче 150 меңгә якын татарга бер балалар бакчасы юк иде. Губернатор урынбасарына язылдым. Ниһаять, 7-8 айдан соң эләгә алдым. Кәгазьләр арасыннан минем исемне эзләп тапты да: "Ычкындыңмы (сүгенү сүзе белән), син монда беркайчан да балалар бакчасы ача алмаячаксың, беләсеңме син кайда яшисең, син фашист дәүләтендә яшисең", диде. Менә бу губернатор урынбасары сүзләре. Ул үзе дә урыс түгел иде кебек. Шуннан төзи алмаячагымны аңладым. Гәрчә бакча салырга дип ике җир урыны сатып алган идем – 150 мең һәм 120 мең долларга. Соңрак берсендә йорт сала башладым, әмма салып бетерә алмадым, чөнки илдән киттем. Икенчесен саттым. 40 мең долларга гына сата алдым. Андагы төзелеш әйберләрен гел урладылар. Күршеләргә "балалар үзәге төзим" дип әйтә идем, әмма исемемне белгәч үк инде нәфрәтләре кабара иде, гәрчә мин нәкъ татар балалар бакчасы төзим дип әйтмәдем.
"Русиягә килгәнсез, исемегезне алмаштырыгыз, авыр", дип гел әйттеләр. "Мин бит Русия ватандашы, беркайдан да килмәдем", дим. Алар хәтта Татарстан Русия икәнне дә белми. Син гел икенче сорт.
Бер хәрби завод җитәкчесе урынбасары белән заказ турында сөйләштек-сөйләштек тә: "мине барысы да канәгатьләндерә, урыска әйләнгәч, килерсең" диде. Мин югалып калдым, ни әйтергә дә белмәдем. Болай карап торышка мин урыстан бер җирем белән дә аерылмыйм. Бары исемемне белгәч, шундый караш башлана. Бу бит әле түрәләр, ә көнкүрештә шундый мыскыллаулар санап бетергесез.
Мин Петербурда гына үземнең татар икәнемне сизә башладым. Моны гел искә төшереп тордылар. Петербурда читтән килүчеләргә генә түгел, ә бөтен урыс булмаган халыкка карата нәфрәт сизелә. Күп тапкыр эш белән ширкәтләргә шалтыратырга туры килде. Алар, исемем Иршат икәнне белгәч, телефонны ташлыйлар иде.
— Русиядә татарлар арасында дәүләт эшлеклеләре, җитәкчеләр дә күп бит...
— Без, татарларны Русиядә икенче халык диләр. Татарстандагы халык та шулай дип әйтә. Ә марилар, башкалар үз җирендә ничәнче халык алайса? Ничек татарларга үз җирләрендә икенче тамгасы бирәләр бит. Бу дөрес түгел. Без Татарстанда беренче халык. 2019 елдан бу хакта күп итеп социаль челтәрләрдә яза башладым.
Татар булганым өчен килешүләрне имзаламау, мыскыллы карашлар татарлык турында тирәнрәк уйларга этәрде
Татар булганым өчен килешүләрне имзаламаулар, мыскыллы карашлар татарлык турында тирәнрәк уйларга этәрде. Футболны яхшы уйнаганга миңа Петербурда татар яшьләр оешмасын җитәкләргә тәкъдим иткәннәр иде. Аннары, минем милләтче икәнне белгәннән соң, чакырмадылыр. Анда да татарлар бер-берсе белән уртак тел таба алмый. Алар барысы да Русия яклы, татарларның бәйсезлеге турында сөйләшү мәгънәсез.
АКШтагы татарларның да кайберләре: "Без урыслар белән кардәшләр", диләр. Мин аларга үпкәләмим. Алар шулай үскән, әмма аларны үзгәртергә кирәк. Минем кебек уйлаучы кешеләр 10%. Шул җитә. Бертуган Кашаповлар, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова һәм тагын шундый кешеләр бар. Яһүдләр дәүләтен дә берничә кеше булдырган, чөнки башка беркем дә ышанмаган. Без алардан күбрәк. Әмма безгә ике тараф белән көрәшү кирәк. Берсе урыслар хакында "алар бит безнең кардәшләр" диючеләр, икенчесе — "урыс дөньясы". Ул вакытта без тулысынча бәйсез булачакбыз.
— Сез гел Татарстан бәйсезлеге мәсьәләсен күтәреп чыгасыз, петиция дә имзалаган идегез. Бәйсезлек алуны ничек күзаллыйсыз?
— Татарлар бәйсезлекне көрәшсез яулый алмаячак. Украиннарны да бит "пешмәгән" дип уйладылар. Безгә дә беркем дә бушка гына бәйсезлекне китереп бирмәячәк. Ни өчен татарлар шулкадәр урыслашты, чөнки Мәскәү безне бүлде. Әстерхан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр. Гомумән, диндәге аермаларга әле игътибар итәсе түгел. Бәйсезлек алгач, боларны үз татарларыбыз гына хәл итәрбез. Без бит Пермь урыслары, Мәскәү урыслары дип сөйләмибез. Ник Әстерхан татарлары дип сөйләргә. Балалар бакчасыннан ук "урыс булмасаң, син пешмәгән" дигәнрәк мәгънә сала башлыйлар. Бу — идеология.
— Шуңа АКШка күчәргә булдыгызмы?
— Петербурда бер оешманың фасадын ясау тендерында җиңгән идем. Зур акчалы эш иде. Ул бәйгедә җиңгәннән соң мине каядыр чакырдылар да өстәл артына утыртып: "син Гарри Каспаров петициясен имзалагансың. Бу (тендерга куелган бина) Русия милке, кире баш тарт, диделәр. "Русия Путинга каршы" дигән петиция имзалаган идем. Шулай итеп миңа ул төзелештән баш тартырга туры килде. Русия – бандитлар иле.
Без, татарлар, бәйсезлеге өчен нәрсәдер эшләргә тиеш
АКШка 2019 елның 9 мартында ял итәргә дип кенә килдем, ә 10сы минем өемдә, офисларымда тентүләр башланды. Шуннан инде кайтмаска булдым. АКШта Нью-Йоркта яшим. 2017 елда Нью-Йорк һәм Чикагода бер булып киттем. Америка – ирекле ил. Шуңа куркып яшәгән татарларга аптырыйм, ирекле илдә ирексез булып булмыйдыр. Ачык эшләргә кирәк. Шуңа пикетларга чыгам. Әлбәттә, минем бизнесыма да бу эш комачаулый. Ләкин без татарлар бәйсезлеге өчен нәрсәдер эшләргә тиеш.
Чараларны оештыру кыен. Русия консуллыгы каршындагы чарага да татарлардан өч кеше килде. Ә Нью-Йоркта, мөгаен, 10 мең татар бардыр. АКШта да күбесе чараларга чыгарга шүрли, илдә калган туганнары өчен курка, ә Русия җитәкчеләренә шул гына кирәк. Гел халыкны кол итеп тоталар. Элек Совет берлеге шулай иде. Мин Үзбәкстанда мәктәптә укыганда безне гел мамык җыярга йөрттеләр. Шуңа кол итеп эшләтүләре өчен мәхкәмәгә бирергә булдым. Аңа 2000 елдан бирле әзерләндем. Ике елга якын адвокат таба алмадым.
Шунда мине биш сәгать кыйнадылар. ФСБ булгандыр дип уйлыйм
Мин бит Русия хөкүмәтен дә мәхкәмәгә бирдем. Шуннан Страсбургта бер адвокат ярдәмчесен таптым. Бу шикаятьне миннән беркайда да кабул итмәделәр, шуңа аны мәхкәмәгә тапшыру өчен адвокатка Русиягә килергә туры килде. Шуннан соң миңа бер кеше шалтыратты: "Без сезнең бу эшегезне беләбез һәм сезнең эшне алырга әзер", диделәр. Килгәч, мине подвалга керттеләр. Петербурда бу гадәти инде, чөнки анда подваллар күп. Шунда мине биш сәгать кыйнадылар. ФСБ булгандыр дип уйлыйм. Алар әйтмәде кем икәнен, әмма коралланган, бер-берләре белән хәрбиләр кебек сөйләште. Башыма пистолет куеп куркыттылар. Ташны шакмаклы одеялга төреп кыйнадылар. Мин үземнең татар, чурбан икәнне белдем. "Ни өчен татарларны яклап язасыз?" диделәр. Үтерәселәре килсә, одеялга төрелгән таш белән кыйнамаслар иде. Шуңа үтермәячәкләрен белдем. Шунда калдырып бикләп чыгып киттеләр. Алар киткәч җыештыручы килде, ул арада мин чыгып качтым. Шуннан Русия хакимиятенә каршы биргән шикаятьтәге сумманы 10 мең сумнан бер миллиард сумга үзгәрттем. Ләкин хәзер адвокатлар элемтәгә чыкмый. Минем идеяләр күп. Гаиләне ашатасы булмаса, сәясәт белән генә шөгыльләнер идем.
Ләкин бер зур чара уздырырга ниятлим. Аны әле әйтми торам. Татарларның лидеры юк. Лидер кирәк. Миңа холкыма ишарә итеп "дипломатлар синең белән сөйләшмәячәк", диләр. Артымда халык булса, миңа бернинди дипломатлар кирәкми.
Татарстан беренче булып бәйсезлек игълан итәргә тиеш, чөнки бу — форпост. Әгәр Башкортстан, Чуашстан, Мордовия бәйсезлек турында игълан итсә, берни җимерелмәячәк. Татарстан игълан итсә, Русия таркалачак. Шуңа Мәскәү татарларны күзәтеп кенә тора. Аннары Татарстанда бары татар теле генә дәүләт теле булырга тиеш. Мин үзем дә татар телендә начар сөйләшәм, әмма өйрәнәм. Бөтен кеше татарча белергә тиеш.
Әсир милләтләр атналыгы
АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) кысаларында чаралар ел саен уза. Бу атналык АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. Канун нигезендә, АКШ президенты ел саен "Әсир милләтләр атналыгы"н игълан итәргә, ул барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырылырга тиеш.
"Әсир милләтләр атналыгы" резолюциясендә түбәндәге төбәкләр һәм илләр атала: Идел-Урал, континенталь Кытай, Төркестан, Төньяк Корея, Тибет, Төньяк Вьетнам, Беларус һәм башкалар.
2008 елда АКШ президенты Джордж Буш чираттагы атналыкны игълан иткәндә, тәнкыйтьләнгән режимнар арасында Русияне дә атаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум