Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Валдай" халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаган һәм мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемын күтәргән. Бу хакта "Исламская столица" Telegram-каналы хәбәр итә.
"Илебездә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренең уртак тамырлары бар, алар гыйффәтлелек, тыйнаклык, әдәплелеккә дан җырлый. Башка яулык ябу, икенче төрле әйткәндә хиҗаб кию – Исламдагы гадәт кенә түгел, ул христианлыкта да, иудаизмда да бар. Русиядә хатын-кызлар ябынып йөргән һәм шул рәвешле үзләрен начар күзләрдән һәм уйлардан саклаган", дигән мөфти.
Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алган.
"Мәктәп бусагасыннан ук балаларыбызга Аллаһ Тәгалә кануннарына буйсыну, Аңа ышану дөрес гамәл түгел дигәнне сеңдерәбез. Ни өчен? Көнбатышта шулай булганганмы?", дип сорау куйган ул.
- 1925 елда Төркия хатын-кызларга хиҗаб киюне рәсми тыйган беренче Ислам дәүләте булды. 2008 елда бу тыю гамәлдән чыкты.
- Бельгия, Австрия, Болгарстан, Франция, Германия, Италия, Испаниядә кайбер җәмәгать урыннарында битне кием белән каплауны тыя торган кануннар гамәлдә.
- Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Азәрбайҗан кебек дәүләтләрдә мәктәптә яулык ябу тыелган.
- Русия мәгариф министрлыгы да мәктәпләрдә бөркәнеп йөрүгә тискәре караш белдерде. Мордовиянең татарлар яши торган Азюрка (Белозерье) авылында да укытучыларга яулык киюне тыйганнар иде, әмма алар мәхкәмә аша үз хокукларын яклый алды.
- 2020 елда Омскида медицина көллияте студенты Алинә Нәүрүзова шикаяте каралды. Нәүрүзова көллияттә яулык бәйләп дәрескә йөрүне тыючы кагыйдәләрне гамәлдән чыгаруны мәхкәмә аша таләп иткән иде. Мәхкәмә берничә тапкыр утырышка җыелды, мөслимәдән аның динне ихлас тотуын, Коръәндә яулыкның фарызлыгы әйтелүен дәлилләүче белешмәләр китерүен таләп иттеләр, әмма кызның шикаяте канәгатьләндерелмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!