Accessibility links

Кайнар хәбәр

Силуанов Татарстан турында: "Быелгы керемнәр киләсе елда булмаска мөмкин"


Антон Силуанов
Антон Силуанов

Республикада оешмаларның зыянга эшләве 33,7 процентка арткан.

2022 елда Татарстан 1 трлн 257 млрд сум керем туплаган. Бу узган елга караганда 12,5 процентка күбрәк. Шул ук вакытта республиканың керемнәре киләсе елда кимергә мөмкин. Бу хакта 16 декабрьдә Русия финанс министры Антон Силуанов Татарстан хөкүмәтенең бюджет үтәлешенә багышланган киңәшмәсендә белдерде.

"Быелгы кебек керемнәр киләсе елда булмаска да мөмкин. Моңа әзер булырга кирәк. Бу гадәти хәл. Шуңа күрә федерация һәм республиканың булган керемнәрне киләсе елда сакчыл кулланырга кирәк. Өстәмә керемнәр, профицит бар", диде ул.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе мәгълүматларына караганда, республика үзендә җыелган керемнең 65 процентын федераль үзәккә күчергән. Татарстан 1,25 трлн сум күләмендә туплаган салымнарның 813 млрд сумын Русия бюджетына, 443 млрд – Татарстанның берләштерелгән бюджетында җибәргән. Мәскәүгә юлланган акчалар быел 5 процентка арткан.

Шул ук вакытта Татарстан оешмаларының зыянга эшләве 33,7 процентка үскән. Салым бурычы – 13,4 млрд сумга җиткән. Тикшерү комитеты 2 млрд сум күләмендә салым түләмәгән өчен 20 җинаять эше ачкан. Шуның нәтиҗәсендә 1,8 млрд сум акчаны бюджетка кайтара алган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 ел бюджеты 27 млрд сумлык дефицит белән киеренке хәлдә кабул ителде дип белдерде. Ул әлеге кытлыкны каплар өчен бүгеннән үк керемне тупларга һәм "катгый финанс дисциплина" алып барырга кушты.

2023 елда Татарстан бюджетының кереме 343,7 млрд сум, чыгымы – 370,9 млрд сумны тәшкил итәчәк. Депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.

Федераль кануннарга үзгәрешләр керү сәбәпле, республика бюджеты 70 млрд сум күләмендә керемен югалта.

5 декабрьдә Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия Русия нефтенә бәя чикләве кертте. Февраль аенда нефть продукцияләренә дә эмбарго гамәлгә керә. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.

Әлеге үзгәрешләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый.

Моңа кадәр Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич Татарстанның нефть һәм нефть химиясе тармагы авырлыкларга юлыгырга мөмкин дип кисәтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG