Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: федераль куәт оешмалары Башкортстанда генерал Шәйморатов һәйкәле чыгымнарын тикшерә


Уфада генерал Шәйморатовка һәйкәл ачу тантанасы, 11 октябрь 2022
Уфада генерал Шәйморатовка һәйкәл ачу тантанасы, 11 октябрь 2022

Элегрәк республиканың кайбер медиа чаралары Миңлегали Шәйморатовка һәйкәл кую республика һәм шәһәр бюджетына бер миллиард сумнан артыкка төшкән дип хәбәр иткән иде.

Башкортстанда 11 октябрь – Республика көнендә генерал Шәйморатовка ачылган һәйкәлнең чыгымнары Мәскәүдәге куәт оешмаларын игътибарын җәлеп иткән. Бу хакта Башкортстан хөкүмәтендәге чыганагына сылтама белән "Пруфы" хәбәр итте.

Басмага әңгәмәдәше әйтүенчә, республика хөкүмәтенә тикшерү белән килгәннәр, ул әлеге тикшерү Уфаның Совет мәйданына куелган Шәйморатов һәйкәленә "зур суммалар тотылуы" белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлый.

Элегрәк "Пруфы" Миңлегали Шәйморатовка һәйкәл кую республика һәм шәһәр бюджетына бер миллиард сумнан артыкка төшкән дип исәпләп чыгарган иде. "Безгә билгеле булганча, бу факт Мәскәүдәге тәртип саклау оешмаларын да кызыксындырган", диелә хәбәрдә.

Бу уңайдан басма Башкортстан хөкүмәтенә шалтыраткан, әмма матбугат сәркатибе сорауларга җавап бирүдән баш тартып, телефонны ташлаган.

  • Башкортстанда Русия каһарманы Миңлегали Шәйморатовка һәйкәл кую тәкъдимен 2019 елда V Дөнья башкортлары корылтаенда республика башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән иде. Аны Совет мәйданына куярга булдылар.
  • Башта генерал Шәйморатовка һәйкәл генә куясылар иде. Сәнгать академиклары тәкъдиме белән, 24 колонна да урнаштырырга булдылар.
  • Совет мәйданындагы кайбер кишәрлекләрне төзекләндерүгә икешәр тапкыр акча бүлеп бирделәр.
  • Әйтик, быел июньдә Совет мәйданының һәйкәлгә һәм колонналар тезмәсенә тоташкан урынын төзекләндерүгә бәйге игълан иткәннәр иде. Заказ бирүче башкарыласы эшләр исемлегенә таш түшәлгән тротуарларны сүтү, куаклыклардан һәм вак агачлардан чистарту, утыргыч һәм чүп савытын сүтеп алу һәм башкаларны язган. "Тик төзекләндереләчәк урында куаклыклар да, утыргычлар да юк инде. Ә җәяүлеләр юлына түшәлгән таш сүтеп алынган", дип язды Mkset басмасы.
  • "Бәйгенең җиңүчесе инде бар, ул бу эшләрне 94,4 млн сумга башкарырга риза, ә шушы ук эшләрне 93,9 млн сумга үтәргә тәкъдим итүчене кабул итмәгәннәр" диелде.
  • Шул ук вакытта Уфаның Совет урамын һәм мәйданның үзен төзекләндерү өчен бер тапкыр 245,6 млн сум бүлеп бирелгән иде инде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG