Русия кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова Татарстаннан мобилизацияләнгән ирләрне бернинди коралсыз алгы сафка җибәрүләре турындагы мәгълүматны тикшерүне сорап, Русия кораллы көчләренең баш штабы җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
7 февраль көнне социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстаннан мобилизацияләнгән дип фаразланган бер төркем хәрбинең мөрәҗәгате таралды. Ирләр сүзләренчә, алар "ДНР" җитәкчелегенә күчерлгән, ә "ДНР" хәрби җитәкчелеге аларны бернинди әзерлексез, тиешле коралларсыз сугышка кертә.
Видеода "Татарстаннан чакырылганнар" дип язу тора. Ирләр алдан язылган сценарийдан укыган кебек сөйли.
Казан Кирмәнендә бу видеодагы ихтимал хәлләрне тикшерү булачак диделәр. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова Татарстан хөкүмәте "ДНР"дагы "хезмәттәшләре белән элемтәгә керәчәк", диде.
11 февральдә "ДНР" полкына кушуларына зарланган Татарстан хәрбиләрен үз полкларына күчерүләре хәбәр ителде. Шул ук вакытта хатыннары ирләрнең барысы да кайтарылмады дип әйтте.
Сугыш шартларына зарлану видеолары әледән-әле чыгып тора. Башкортстаннан мобилизацияләнгән бер төркем хәрби дә шундыйрак видео чыгарган иде. Аларның хатыннары интернетта да моны күтәреп чыкты, Башкортстан хакимиятенә җавап бирергә туры килде.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына тиздән бер ел тула, Путин фәрманы белән русияләр күрше дәүләткә былтыр 24 февральдә бәреп кергән иде.
ВВС-ның урыс хезмәте хәбәренчә, сугыш башланганнан алып, быел февраль башына кадәр Украинада кимендә 13 меңнән артык русияле һәлак булган. Шуларның 924е — мобилизациягә эләккәннәрдән.
Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 442 ә Татарстаннан ким дигәндә 260 кеше һәлак булган. Чынлыкта бу саннар күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият югалтулар турындагы мәгълүматны яшерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум