Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов утырган төрмәдә дә Украинага сугышка китәргә өндиләр


Азат Мифтахов, архив фотосы
Азат Мифтахов, архив фотосы

Азат Мифтахов төрмәдән быелның 23 сентябрендә чыгарга тиеш. Әмма аның якыннары хакимият аны иреккә чыгармас өчен төрле хәйләләр уйлап чыгара ала дип шикләнә. Дүшәмбе көнне галим янында аның әнисе Гөлнур Хөсәенова һәм хатыны Елена Горбань булды.

Азат Мифтаховка туганнары белән очрашуга киртәләр куелмый. Һәр өч ай саен аның янына Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы колониясенә аның әнисе һәм хатыны озак очрашуга килә. Шалтыратулар да каралган. Туганнары белән элемтәне телефон аша да тота. Аерым көннәрдә төрмәдә утыручыларга шалтыратырга рөхсәт ителә.

Гөлнур Хөсәенова һәр очрашуны көтеп ала. Юл ерактан бигрәк, уңайсыз. Түбән Камадан Киров өлкәсендә урнашкан төрмәгә барып җитәр өчен машинада 7-8 сәгатьлек юл узарга кирәк. Юллар җимерек, сикәлтәле. "Машина әле дә чыдый, без дә түзәбез, Азатның иреккә чыгу көнен көтәбез, дога итәбез", дип сөйли Гөлнур Хөсәенова. Дүшәмбе көнне ул көн озын улы янында булды, хатыны тагын бер көнгә калган.

Елена Горбань һәм Гөлнур Хөсәенова
Елена Горбань һәм Гөлнур Хөсәенова

— Азатны начар хәлдә дип әйтә алмыйм, кәефе дә күтәренке, төшенкелеккә бирелми, яки безгә күрсәтмиме? Сәламәт. Матур гына күренә, чәчен үзенчәлекле итеп кистергән, төрмәдә бер камерада утыручы ир оста икән, бераз үзгәреп киткән, — дип сөйли әни кеше. — Азат үзе дә зарланмады. Миңа ихтирам белән карыйлар, какмыйлар-сукмыйлар диде. Төрмә хезмәткәрләре турында да берни әйтмәде. Телевизор карарга мөмкинлек юк дип сөйләде. Гаделсезлекләр күп, каршы әйтәсе, кешеләрне яклыйсы килә, түзү авыр, әмма тешне кысып яшим дип сөйләде. Мин дә балам, түз, дидем.

Гаделсезлекләр күп, каршы әйтәсе, кешеләрне яклыйсы килә, түзү авыр, әмма тешне кысып яшим

Ул тегү цехында эшли. Эштән дә канәгать, әмма фән эше белән шөгыльләнә алмый. Аның өчен Азаттан бигрәк мин борчылам. Әмма анда мөмкинлек юк, ни китаплары, ни вакыты юк дип аңлыйм. Азат үзе: "Әни, борчылма, барысы да минем башымда, иреккә чыккач, барысын да ясап, хәл итеп була, фәнни эшне дә язармын", ди. Шулай була күрсен.

Гөлнур Хөсәенова Азат Мифтаховка бик күп хатлар язулары турында сөйләде. Күп кеше яза, күпчелеге – Мәскәүдән һәм чит илдән. Төрмәдә утыручы галимнең Татарстаннан, Түбән Камадан хат алганы юк. Гөлнур Хөсәенова моны хат язарга куркалардыр дип үзенчә аңлата һәм туган шәһәреннән хат язучы булмаса да, Азат белем алган татар гимназиясеннән ике укытучы әнисе аша Азат Мифтаховның хәлен белешеп, сәлам әйтеп тора, ара-тирә матди ярдәм дә күрсәтүен сөйләде.

— Азатка хатлар күп килә, һәр язган кешегә рәхмәтлемен. Азат үзе дә аптырый, эштән, цехтан кайтсам, килгән бөтен хатлар миңа гына булып чыга дип сөйли. Камерада утыручылар аңа гел аптырый, ничек бер белмәгән кешегә хат язып була дип гаҗәпләнәләр дип сөйли Азат, — Әмма ул бик зур ярдәм. Азат җавап бирә алмый, өлгерми, әмма теләктәшлек булганда аңа да рәхәт.

Азат бөтен хәбәрләрне белеп тора. Кемне ничә елга утыртканнарны да, кемне тоткарлаганнарны да белә булып чыкты. Мәскәүдәге укытучысы Михаил Лобанов өчен дә борчылды. Украинадагы хәлләрне дә белә. Мобилизациядән кешеләр чит илгә качканын да белә.

Төрмәдәге ирләрне Украинага китәргә дип әле дә үгетлиләр

Украинага сугышка китәргә тәкъдим итү аларның төрмәсендә булган. Басым ясалмаган, куркытылмаган, әмма кыстау булган, амнистия вәгъдә ителгән, иреккә чыгачаксыз дип аңлату эшләре булган. Азатның үзенә басым булмаган. Азат әле дә төрмәдәге ирләрне Украинага китәргә үгетлиләр дип сөйләде. Башта Украинага китәм дип гаризалар язучылар күп булган, китүчеләр дә шактый булган. Хәзер дә бар, әмма бик аз диде ул. Украинадан начар хәбәрләр генә килә. Акчага кызыкмаска, төрмәдә утырып исән калу хәерлерәк дигән фикерләр күбрәк яңгырый. Төрмәдән китүчеләр исән калмый дип үзара сөйләшәләр диде Азат.

Азат быел көз иреккә чыгарга тиеш. Төгәл көне – 23 сентябрь. Бу көнне галим үзе дә, аның якыннары да – барысы да зур түземсезлек белән көтә. Шулай да әнисенең күңелендә шом бар. Хакимияткә Азат Мифтахов кебек принципиаль кешеләрне, оппозицион фикердә булучыларны иреккә чыгару кулай түгел. Аларның төрмәдә утырса да популярлыгы югары, ә чыксалар, алар кешеләргә тәэсир итә ала дип шүрлиләр. Бигрәк тә хәзерге вакытта ирекле фикерле кешеләрнең төрмәдә, контроль астында булуы хәерлерәк санала. Шуңа да Гөлнур Хөсәенова хакимият улының төрмәдә утыруын озайтыр өчен төрле хәйлә уйлап таба ала дип саный.

— Берничә ел элек "Сеть" җинаять эше тикшерелеп, андагы егетләрне хөкем итеп төрмәләргә тыктылар. Хөкем карарлары коточкыч. Менә шунда Игорь Шишкин исемле егет бар, ул җинаять эше ачылгач та башкалар өстеннән сөйләде, гаепләде. Азат турында да ул җыелышларга килә иде дип тикшерүчеләргә сөйләгән. Ул чит илгә китә алды. Хәзер исә хөкем ителеп төрмәдә утырган Дмитрий Пчелинцевны Мәскәүгә, Лефортово төрмәсенә алып киткәннәр, тагын сорау алалар дип аңладык. Ул да Киров өлкәсенең 27нче колониясендә утыра, — дип сөйли Гөлнур ханым. — Азатның хатыны Елена белән сөйләштек, ул да, мин дә Азатка карата яңа эш ачарга телиләр дип сиздек. Янә Азат хакында сорашалар дигән мәгълүмат бар. Дмитрийның әнисенә шалтыраттым, ул да аны Лефортовага китергәннәрен әйтте.

Улым иреккә чыгарылмаса, түзә алмаячакмын, сыначакмын бугай, бик арыдым

Азатка әйттек бу турыда, ул да борчылды. Аннары бераз вакыт узгач: "Әни, син өзгәләнмә, мин барысына да әзер һәм мине чыгармауларын, яңадан утыртырга мөмкин булуын аңлыйм", диде. Әгәр дә басым ясалса, миңа яла яга алалар, диде. Азат яңа хөкемгә әзер дип әйтә дә ул, әмма улым иреккә чыгарылмаса, түзә алмаячакмын, сыначакмын бугай. Бик арыдым, сабырлыгым калмады. Мине бу хәл үтерәчәк.

Мин яхшылыкка өметләнәм, Азатның хатыны Елена исә хакимият төрлесен башкара ала, әзер булырга кирәк дип әйтә. Ә мин улымны төрмәдән каршы алырмын, өйгә алып кайтырмын да тәмле ризыклар белән сыйлап үз янымнан беркая да җибәрмәү турында хыялланам. Аллаһ минем бу хыялымны тормышка ашырсын иде. Нахакка гаепләнеп төрмәгә утыртылган улымны иреккә чыгарыр, ул үзенең яраткан эше - математика белән шөгыльләнер, гаиләсе белән бәхетле итеп тыныч итеп яши башлар дип ышынам.

Белешәмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG