2023 елда Русиянең 59 төбәгендә һәм 37 чит илдә 388 Сабантуй уздыру ниятләнә.
Бөтенрусия авыл Сабантуе 27 майда Әстерхан өлкәсендә, федераль һәм халыкара Сабантуй 1 июльдә Кемеровода үтәчәк. 8 июльдә Түбән Новгордта беренче Идел буе Сабантуе оештырыла. Шулай ук бәйрәмне Төркиянең Искешәһәрендә дә уздырмакчылар. Бу хакта Татарстан хөкүмәте йортында Татарстан милли мәдәният һәм традицияләр елы уңаеннан узган брифингта әйтелде.
Быел сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк, ягъни ярышлар алга чыгачак.
"Сабантуйлар оештырудагы үзгәрешләрне ребрендинг дип әйтеп булмый, һәрбер чарага үзгәрешләр кирәк, дөнья үзгәрешләрдә яши. Тик ул үзгәрешләр чараның мәгънәсен бетерергә тиеш түгел. Сабантуй элек концерт булмаган, ярышлар форматында булган", - диде республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова.
Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров исә Сабантуйда милли ярышлар булырга тиеш дигән фикердә. "Квадроцикллар һәм башка шундый ярышлар сабантуйга хас түгел", диде ул.
Шул ук вакытта Сабантуйның 14 милли уены буенча методик басма әзерләнгән. Сабантуйның тәртибен, эчтәлеген үзгәртү буенча киңәшмәләр узган диелә.
- Былтыр Сабантуйлар Русиянең татарлар яши торган 58 төбәгендә һәм 35 илдә үтте.
- 2021 елның елның августында Татарстан хөкүмәте республикада һәм чит төбәкләрдә сабантуйлар уздыруның төп кагыйдәләре китерелгән документ кабул итте. Әлеге кагыйдәләр Татарстанда, бигрәк тә чит төбәкләрдә һәм башка илләрдә татар халкының милли бәйрәме ничек узарга тиешлеген раслый.
- Аерым алганда, һәр Сабантуй бәйрәме рәсми кабул ителгән график нигезендә узарга тиеш, аның сценарие һәм режиссеры булырга, тавыш һәм ут куелышы оештырылырга тиеш диелә. Сабантуйда милли уеннарның 12 төрен кертү мәҗбүри. Алар арасында капчык сугышы, йомыркалы кашык кабып, сулы чиләкләр куелган көянтә белән йөгереш, капчык киеп йөгереш, чүлмәк вату, катыктан авыз белән тәңкә эзләү, аркан тарту, баганага менү, ат чабышы һәм татарча көрәш тә булу зарур.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум