Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Украинадагы сугышка 1,5 миллиард долларлык һуманитар ярдәм күрсәткән


Украинаның оккупациядәге Лисичански шәһәре. Архив фотосы
Украинаның оккупациядәге Лисичански шәһәре. Архив фотосы

Аерым алганда Украинадан басып алынган Лисичанскига һәм сугышта катнашучы татарстаннарга ярдәмнәр турында сүз бара.

Татарстан районнары һәм шәһәрләре сугыш барган урыннарга 1,5 миллиард долларлык һуманитар йөк җибәргән. Бу хакта республика хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип яза "Коммерсантъ".

"Махсус хәрби операция" барган урынга һуманитар ярдәм китерәбез, Лисичанскига ярдәм эшләре дә алып барыла", дигән ул.

Миңнеханов Татарстан ир-егетләре кергән хәрби бүлекчәләргә дә ярдәм итәбез дип әйткән.

Шул рәвешле Татарстан керемнәрен хәзер Украинадан оккупацияләнгән шәһәрләр дә "йота". Югыйсә 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.

Татарстан 2022 елда республика үзендә җыелган керемнең 65 процентын Мәскәүгә күчергән иде. Мәскәүгә юлланган акчалар узган ел 5 процентка арткан.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.
  • 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның мэр вазифаларын вакытлыча үтәүчесе Андрей Скорый Татарстан шәһәрне үз карамагына шефлыкка алачак дигән иде. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
  • Быел гыйнвар башында Татарстан үз карамагына алган Лисичанскида Русия һөҗүмендә зарарланган су һәм газ торбаларын алмаштыруын хәбәр итте. Газ белән тәэмин итү 95 процентка торгызылган. "Хәзерге вакытта Татарстан белгечләре Русия башлаган сугышта зарарланган су үткәргечләрне алыштыра, бу – су белән тәэмин итүне 30 процентка торгызырга булышачак", диелде.
  • Татарстан белгечләре зарарланган объектларның исемлеген дә төзегән. Беренче чиратта күп фатирлы йортларны һәм социаль тармак объектларын торгызырга ниятләнә, диелә хәбәрдә. Бу – сигез мәктәп, 11 балалар бакчасы, 13 хастаханә һәм амбулаторияләр.
  • Шул ук вакытта Чаллының Украинадан басып алынган Лисичански халкын ашату өчен һәр ай кимендә биш миллион сум тотуы билгеле булды.
  • Май аенда Чаллыдагы КАМАЗ эшчеләре дә фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларына" һәм бу төбәкләрдән күчеп килүчеләр өчен сигез миллион сумнан артык һуманитар ярдәм туплаган иде.
  • Сугыш елында Татарстанда яшьләр оешмалары да эшен милитаризм рухына күчерделәр. Русия басып алган төбәкләрдә һуманитар ярдәм күрсәтүдә 6 мең волонтер катнашкан диде Садыйков. Моңа кадәр Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы мобилизациянүчеләр өчен 37 млн сумга кирәк-яраклар (итек, эчке термокием, букча, баш киеме һәм башкалар) сатып алуы билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG