Accessibility links

Кайнар хәбәр

Банкрот — Галиәсгар Камал


Фрагмент из постановки спектакля "Банкрот" театром им. Г. Камала в Казани (официальный сайт, фото Р.Якупова)
Фрагмент из постановки спектакля "Банкрот" театром им. Г. Камала в Казани (официальный сайт, фото Р.Якупова)

Читаем татарскую классику! Сегодня у нас известная комедия драматурга начала XX века Галиаскара Камала – "Банкрот". Для удобства наших читателей, мы адаптировали пьесу в формат прозы. Аудио, перевод ключевых фраз и тест прилагается.

Банкрот (Галиәсгар Камал)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:14:54 0:00

Сираҗетдин Туктагаев – хәлле генә бер сәүдәгәр – бай бер йортта гомер сөрә иде. Аны балачагыннан белгән авыл карчыгы сөйләвенчә, кышкы суыкта бер кат юка бишмәт белән калтырап туңып йөри торган бер кибетче малай булган ул. Аннан тиз арада баеп киткән. Хәзер инде Сираҗи зур хуҗалыклы бай.

Иртәләрнең берсендә шул Сираҗетдин бай шатлыклы бер хәбәр алды. Кулына яңа гәҗит тотып керде. Анда түбәндәге хәбәр язылган икән:

"Әстраханнан килгән "Кавказ–Меркурий" пароходының беренче классында булган юлчы – Тарабаров исемле бер бай – бик яхшы киенгән бер кеше белән танышкан. Аның белән берничә мәртәбә чәй эчкән, ашаган. Кич чәй эчкән вакытта, теге кеше Тарабаровның стаканына йоклата торган дару салып эчерткән. Тарабаров һушы китеп егылган. Теге кеше янындагы унбиш мең сум акчасын алып, өстеннән каютын бикләп, үзе бер пристаньда чыккан".

– Шәп иткән бит, ә, – дип уйлаган Сираҗетдин.– Тарабаров бигрәк аңгыра икән. Хәзерге заманда шулкадәр күп акчаны үзең белән алырга ярыймы соң! Аны сандыкка салырга кирәк иде. Җүләр икән шул, җүләр. Ну, ярый, бик шәп булды әле. Гәзитәләр чыкмаса, миңа ул фикер килер идемени? Алар биргән гакылны шайтан үзе дә эзләп таба алмас.

Шундый уйлар белән Сираҗетдин гәҗитне башкалары янына шкафка яшерде. Монда алар гаҗәеп күп. Сираҗетдин гәҗитләрнең талаулар турында һәм талаучылар тотылмаганлыгы турында гына язылган саннарын саклый икән. Ул болар белән маташканда, ишектән хатыны Гөлҗиһан керде. Ире аңа банкка акчага барачагын әйтте һәм үзен юлга әзерләргә кушты. Бүген Сираҗетдин Мәскәүгә барырга тиеш икән.

– Мин әллә ниләр әзерләмим инде,– диде аңа Гөлҗиһан,– юлга чәй, шикәр, ике алма бәлеше, бер табак сумса, бер тавык гөбәдиясе, ике чебеш хәзерләдем. Менә хәзер кәтлит пешерәм. Шулар җитәр бит?

– Ярар, җитәр.

– Ә, кара әле, анда сиңа ничә пар күлмәк кирәк булыр?

– Мин анда бик озак тормыйм, куй шунда бер-икене.

– Мин өч пар күлмәк, ике сөлге, бер пар эскәтер, ике пар аяк чолгавы, өч тастымал куйдым. Шулар җитәр бит?

– Ярар, җитәр, – дип җавап бирде Сираҗетдин һәм банкка чыгып китте.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
сәүдәгәр – купец
гомер сөрә – (фразеолог.) живёт
бер кат юка бишмәт белән калтырап туңып йөри торган – мёрзший в однослойном тонком бишмете
берничә мәртәбә – первый раз
һушы китеп егылган – упал в обморок
эзләп таба алмас не сможет отыскать
талаулар турында һәм талаучылар тотылмаганлыгы турында – о грабежах и ненайденных грабителях
маташканда – пока маялся
ике алма бәлеше, бер табак сумса, бер тавык гөбәдиясе, ике чебеш два яблочных пирога, кастрюлю сумсы, одну куриную губадию, два цыплёнка
ике сөлге, бер пар эскәтер, ике пар аяк чолгавы, өч тастымал куйдым – два полотенца, пару скатертей, две пары портянок, три салфетки

***

Сираҗетдин кызуланып кайтып кергәндә хатыны өйдә юк иде. Ул өстен чишенеп ташлады һәм үз-үзенә сөйләнә башалады.

Һәммәсе дә мин теләгәнчә булды. Бишәр йөз сумлык акчалар алдым. "Андый акчалар нигә кирәк соң?"– диләр. "Акчаны үзем белән алып барам, шуның өчен кирәк",– дим. Фидыр Иваныч әйтә: "Ай-Һай, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович, хата кыласың. Хәзерге заманда акчаны үзең белән йөртү апасны бит, пиреват белән генә җибәрергә кирәк иде", – ди.

– Ничава, Алла кушмаган эш булмас. Миңа нигә куркырга? Аны кладавайдагы тимер сандыктан кем килеп урлый ала?

Сираҗетдин өстәл тартмасыннан ачкыч алып, саквояжны шкафка куеп, кесәләрендәге акчаларны салып, яңадан тыгып куйды. Аннан хатынына аякчулар китерергә кушты. Үзе ниятен ничек чынга ашырасын уйлады.

– Эшне яхшылап башкарырга кирәк. Бер дә кеше шикләнерлек булмасын. Акчаларны яхшылап балтырларга чорнарга кирәк. Курку бар, әлбәттә, әмма сер бирергә ярамый.

Гөлҗиһан иренә бу аякчуларның нигә кирәклеген һич аңламады.

– Мин сиңа әйттем бит, соңыннан аңларсың. Менә бу кәгазьләр акча булыр. Боларда кырык тугыз мең тәңкә, аңладыңмы? Кырык тугыз мең, кырык тугыз мең тәңкә акча бар,– дип аңлатты аңа Сираҗетдин. Үзе "акчаларны" хатынына күрсәтмәде.

– Кирәкле нәрсәләрнең барысы да хәзерләнгәнме?

– Хәзерләнгән, хәзерләнгән. Бер мендәр, көрпә, адиял куйдым. Комганны менә бу капчыкка тыктым. Өч пар күлмәк, ике сөлге, өч тастымал, бер пар аякчу, намазлык, кичке күлмәк, һәммәсен дә куйдым...

Чәйнек, чынаяк?

– Куйдым, куйдым, аларын да куйдым. Бер пычак, чәй кашыгы, тоз – һәммәсен дә куйдым. Юлга ашарга унике кәтлит, ике алма бәлеше, бер табак сумса, бер тавык гөбәдиясе, ике чебеш хәзерләдем. Менә алары бу кәрзинкәдә булыр. Чәй-шикәрләр дә шунда. Бер савыт белән варинья дә куйдым.

– Ярар, җиткән. Инде утырып дога кылыйк та, юлга чыгам,– диде аңа Сираҗетдин. Үзе эченнән: "Бу мине чыннан да Мәскәүгә бара дип уйлый инде",– дип уйлап куйды.

***

Гөлҗиһан уйлавынча, аның ире бик саран кеше иде. Бер көнне Гөлҗиһан авылдашларында матур пәрдәләр күреп кайткан. "Матур итеп, елтыр-елтыр эленеп торалар. Әллә без дә шунлыйны алыйк микән, Сираҗетдин?" – дип, ул иреннән яңа пәрдә, яңа шкаф, күршенеке сыман эскәтер, тагын әллә ниләр алдырмакчы, өйне бизәтмәкче иде. Сираҗетдин исә аны: "Баегач алырбыз", – дип кенә туктатты.

Инде хәзер, ире Мәскәүгә китүдән файдаланып, Гөлҗиһан өйдә француз стилендә мәҗлес уздырырга булды. Европача киенгән асраулар белән өстәл әзерләгәндә, ишектән иренең абыйсы Җамали керде. Ул көчкә сулый иде.

– Килен! Менә тилиграм... Сираҗетдинның читек балтырыннан акчасын алганнар!

– Аһ!.. Кырык тугыз мең!

Читек балтырында кырык тугыз меңме? Булмас!

– Үзем, үзем күрдем... Ә үзе? Үз кайда?

– Үзе... килен, акылдан шашкан, ди!..

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Һәммәсе дә мин теләгәнчә булды. – Всё случилось так, как я хотел​
тимер сандыктан кем килеп урлый ала – кто украдёт из елезного сандука
ниятен ничек чынга ашырасын – как воплотить задуманное
мендәр, көрпә – подушка, матрац
чәйнек, чынаяк – чайник, чашку
пычак, чәй кашыгы, тоз – нож, чайную ложку, соль
авылдашларында – у односельчан
пәрдә – занавеска
елтыр-елтыр эленеп торалар – висят поблёскивая
өйне бизәтмәкче иде – хотела украсить дом
мәҗлес уздырырга булды – решила провести званый обед
европача киенгән асраулар белән – с по-европейски одетыми слугами

***

Икенче көнне Сираҗетдинны өйгә алып кайттылар. Инде әйтелгәнчә, ул акылыннан язган. Янәшәсенә берәрсе килсә: "Талыйлар! Талыйлар!" – дип кычкыра.

Бер көнне үзен абыйсы Җамали урамнан алып кергән. Трамвай дип белеп, утын төягән вагоннар өстенә менеп утырган, дип сөйләде.

Сираҗетдин исә спектаклен уйнавын дәвам итте. Читек балтырларын тотып карый да: "Таладылар. Таладылар!" – дип кычкыра.

Җамали белән Камалиның башларына кибет мәсьәләләре дә төште. Сираҗетдин кибет тота иде. Доверенныйлары да бар. Аларга акча түләргә вакыт җитә, ә Сираҗетдинның хәле билгеле.

– Иртәгә доверенныйлар килә. Шәһәрдән табибны да чакыралар икән. Әгәр табиб авыру дип әйтсә, бераз скитке ясарбыз, диләр. Кибеттәге малларны да бер кат карадылар. Малы бик аз калган икән, диләр,– дип сөйләде Җамали.

– Ә син ни дидең?

– Ни диим. Хәзер акчасы да, малы да юк шул инде, дидем.

Боларны ишеткән Сираҗетдин үзалдына:

"Бер дә хафаланмагыз, акча ерак түгел, кладавайда гына,– дип куйды"

***

Бер көнне Гөлҗиһан янына авыл карчыга Нәгыймә керде.

– Хәмди Мәфтухасының кызы Әсма урамда Сираҗетдинне күргән икән. "Сине яшь хатын итеп алам" дип әйткән, ди. Мәфтуха шул юләрнең сүзенә ышанып, кызына бирнәләр әзерли башлаган, ди.

– И, Нәгыймә әби! Иртәгә үк аерылып китәрмен. Тәмам туйдым. Беркөнне карап утырды, утырды да: "Әйдә, гармун алып уйна әле",– ди. Мин, җүләр, аның сүзенә ышанып, уйный башладым: "Әйдәле җырлап та җибәр",– ди. Мин җырламагач, тотынды биергә, тотынды биергә, мин, куркып, гармунны ташладым, ул һаман бии дә бии.

– Аерылып, кеше көлкесенә калмагыз инде, Гөлҗиһан.

– Мин гомеремдә аннан нинди рәхәт күрдем? Инде хәзер жалуние түләмәгәч, асраулар эшкә чыкмый башладылар. Беттем, харап булдым!

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
янәшәсенә берәрсе килсә – если кто подойдёт​
Талыйлар! – Грабят!
башларына кибет мәсьәләләре дә төште – на голову свалилась проблема магазина
малы бик аз калган товара осталось очень мало
хафаланмагыз – не переживайте
бирнәләр әзерли башлаган – начала готовить приданое
аерылып китәрмен –​ разведусь
Тәмам туйдым. – Совершенно устала.

***

Ниһаять, доверенныйлар килделәр. Василий Дмитриевич исемлесе Сираҗетдин янына килеп, аның белән:

– Здраствуйте, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович! – дип исәнләште.

Сираҗетдин алдына гына карап утырган урыныннан сискәнеп, сикереп торды да: "Каравыл! Талыйлар!" – дип кычкыра башлады.

Доверенныйлар эшнең начарлыгын аңладылар Җамалидан бу хәлнең ничек булганын сорадылар.

– Ул безгә: "Мин фәлән көнгә Мәскәүгә барам",– дип сөйләде. – "Кибеттә мал бик аз калды",– диде. Шуннан ул китте. Акчасын үзе белән алган икән, минем аннан да хәбәрем булмады.

Сираҗетдин тагын үзалдына: "Алган, алган, үзе белән алган! Үзем белән алырга мин дурак түгел!"– дип сукранды.

Аннан доверенныйлар Гөлҗиһанны сораштырдылар. Ул ирем акчаларны балтырлары астына төргәнен үзем күрдем, дип сөйләде. Гәрчә ул вакытта акчалар кладоваяда булсалар да.

Соңыннан Җамали доверенныйлар каршына Гарәфине дәште. Ул Сираҗетдин белән бергә поездда барган кеше икән. Гарәфи булган хәл турында түбәндәгечә сөйләде:

– Без Сираҗетдин әфәнде белән вакзалдан кузгалдык. Юлда бик яхшы бардык. Мәскәүгә җиткәндә мин тышка чыгып киттем. Төн караңгы иде...

Сираҗетдин борын төбенә аның сүзләрен раслап утырды.

Гарәфи дәвам итте:

– Пуез бер стансада туктады. Шул вакытта Сираҗетдинне кемдер бикләгән. Кандуктыр ишекләрне ачты. Ни күзебез белән күрик, Сираҗетдинның башыннан бүрекләре, кәләпүшләре төшкән...

Сираҗетдин тагын үзалдына: "Дөрес",– дип куйды.

– Аякларын салдырганнар...

"Анысын үзем салдым"

– Казакиларын, камзулларын чишкәннәр...

"Аларын да үзем чиштем"

– Бернәрсә белмичә һушы китеп ята...

"Әйе, белмәмешкә салындым"

Сираҗетдин кинәт тагын сикереп торды да: "Каравыл! Талыйлар!" – дип кычкырды. Аны карарга табибны дәштеләр.

Ул салкын суга манган чүпрәкне Сираҗетдинның маңгаена куйды.

– Менә инде хәзер тамырларын карыйк,– диде табиб һәм бер кулыннан тотты.

Шул арада Сираҗетдин бөкләнгән биш йөзлекне табибның кулына салды.

Табиб:

– Эше начар икән. Тамыры бик еш тибә. Акылына килмәс,– диде дә, сәгать караган булып, биш йөзлекне кесәсенә салды.– Тетрәндергеч берәр вакыйга булып, шуннан сискәнеп кенә акылына килүе ихтимал. Өмет бик әз, әфәнделәр. Шулай да белмәссең, бәлки, Ходадан рөхсәт булса, терелер дә. Дөньяда төрле вакыйгалар була. Менә бер кеше акылыннан шашкан. Бервакыт шуларның йортлары яна башлаган. Ул кешенең алты-җиде яшьлек кечкенә кызы ут эчендә калган. Аның кычкырганын ишеткән дә ут эченә кереп баланы коткарган. Шуннан соң зәгыйфь акылы элекке хәленә кайткан, ди. Өметләник...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
алдына гына карап утырган урыныннан сискәнеп – вспрыгнув с места, на котором сидел, глядя в одну точку​
сукранды – проворчал
борын төбенә аның сүзләрен раслап утырды – подверждал себе под нос его слова
ни күзебез белән күрик что мы видим…
чишкәннәр – развязали
белмәмешкә салындым – притворился, что не знал
суга манган чүпрәкне – намоченную в холодной воде тряпку
маңгаена куйды – положил на лоб
тамырларын карыйк – посмотрим вены
сәгать караган булып – притворившись, будто смотрит время
кесәсенә салды – положил в карман
зәгыйфь акылы элекке хәленә кайткан – повреждённый разум вернулся в прежнее состояние

***

Җамалины кибет мәсьәләләре бик борчый иде. Еллар буе алып барган эшнең ябылачагына ышанмады ул һәм доверенныйлардан ярдәм-киңәш сорады.

– Менә сезнең белән килешсәк, агай-эне икебездән беребезне апикун итеп куярбыз да, элеккечә сату итәрбез.

"Менә монысы яхшы сүз",– дип уйлады Сираҗетдин.

– Соң сез ничек итеп килешмәкче буласыз? Илле процент бирәсезме?

– Ул ни дигән сүз? Аның йорты залукта, кибетендә малы юк, акчасы урланган.

Соң күпме бирмәкче буласыз?

– Ун прасинт бирербез.

Моңа Камали да, доверенныйлар да ризалаштылар. Василий Дмитриевич акт төзеде. Үзләренең йөз егерме мең сум урынына унике мең алачаклары турында ризалык распискасы бирде.

Сираҗетдинның шатлыгы артты. "Ух, эш пеште! Бер көн эчендә йөз дә сигез мең тәңкә !" – дип куанды ул.

Ул арада табибның акылына да хәйләкәр уй килде.

- Әфәнделәр,- дип башлады ул сүзен,- әгәр дә минем сүзне тотсагыз, ике кешегә сез бик зур файда китерәсез. Бердән, сез авыруны терелтәсез, икенчедән, миңа бик зур шөһрәт була.

– Ничек? – дип сорады доверенныйлар.

– Менә ничек: бая мин сезгә, берәр тетрәндергеч хәл булса, авыруның акылга кайта алуы ихтимал, дип сөйләдем.

– Әйе.

– Сездә дүрт данә бишәр йөз сумлык акчалар бармы?

Доверенныйлар акча бирделәр.

– Хәзер калын итеп дүрткә төргән чуар кәгазьләр бирегез.

Доверенныйлар кушканны эшләделәр.

Табиб Сираҗетдин янына килде дә акчаларны сузып:

– Мә, ал акчаларыңны! Монда кырык тугыз мең тәңкә! Акчаң табылды! – дип әйтте.

Сираҗетдин акчаларны алды һәм кантор өстәленә йөгерде. Өстәл эченә бикләде.

Табиб аның янына абыйларын, доверенныйларны китерде. Сираҗетдин барысын да таныды. Аннан бүлмәгә Гөлҗиһанны чакырдылар.

– Менә монысы кем? – дип сорады табиб Сираҗетдиннән.

– Гөлҗиһанмы? – Сираҗетдин хатынын да таныды.

– Әйе, – диде табиб.– Инде тыңлап торыгыз, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович! Әнә сезнең кырык тугыз мең тәңкә акчагыз. Сез ул акчаны Мәскәү юлында югалттыгыз. Инде хәзер мин китим...

Табиб үзе белән доверенныйларны да алып китте.

Сираҗетдин хатынын күрше бүлмәгә җибәрде, бүреген алып килүне сорады. Үзе генә калгач, тагын шатланып үзалдына сөйләнде: "Эш пеште! Бер минут эчендә йөз дә сигез мең сум файда! Хатынны җибәрәм, яшь хатын алам, йорт салам, афтамабил алам!

Гөлҗиһан кергәндә Сирҗетдиннән җилләр искән иде.

– Ай Алла, чыгып та киткән, күрми дә калдым. – диде ул. – Үзе дә терелде! Байлыгыбыз да үзебезгә калды. Кунакка барам, кунак чакырам, мәҗлес уздырам! Янсын дошманнарның йөрәге!

1911 ел

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Соң күпме бирмәкче буласыз? –​ Так сколько же думаете дать?​
шөһрәт признание, известность
бая тетрәндергеч хәл булса, авыруның акылга кайта алуы ихтимал, дип сөйләдем –​ недавно рассказал, что если случится непредвиденное, есть вероятность возвращения разума больного
Хәзер калын итеп дүрткә төргән чуар кәгазьләр бирегез. –​ Теперь дайте на четверо толсто сложенные цветные бумаги
кушканны эшләделәр –​ сделали. что велено
Эш пеште! Бер минут эчендә йөз дә сигез мең сум файда! –​ Дело выгорело! За минуту сто восемь тысяч рублей выручки!
Сирҗетдиннән җилләр искән –​ Сиразетдина ветром сдуло
Янсын дошманнарның йөрәге! –​ Пусть горит душа врагов!

***

Как вам татарская комедия? Вам также могут понравится эти произведения:

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Банкрот

Тест: Банкрот

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG