Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлай Шамилоглы: "Бу гомеремдә Казанга башка бара алмавым да ихтимал"


Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы

Русиянең Украинага каршы бер елдан артык дәвам итүче сугышы татарның бүгенге хәленә һәм киләчәгенә турыдан-туры йогынты ясады. Русиядә эчке сәяси вазгыять үзгәрмәсә, татар дөньясы ХХ гасырдагы сыман кабат тимер пәрдә вакытына кайтуы ихтимал, дип саный Висконсин университетының мәртәбәле профессоры, хәзерге вакытта Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге университеты профессоры, АКШ ватандашы һәм татар галиме Юлай Шамилоглы.

Азатлыкка биргән әңгәмәсендә ул Казанга барырга җыенмавы, Татарстанның мөстәкыйльлек юлында хәрәкәт итмәве, киресенчә, республика рәсмиләренең кол хәлендә идарә итүе турында сөйләде. Аның әйтүенчә, татарлар арасында юлбашчылар күренми. Шул сәбәпле, Русия таркалган очракта да, Татарстан илдән иң соңгы аерылачак.

Юлай әфәнденең җавапларында пессимистик фикерләр дә, шул ук вакытта мөстәкыйль дәүләт кебек идеягә өмет багълавы да сизелде.

"Мин еш аралашкан кайбер галимнәргә шалтыратырга куркам, бу аларга куркыныч тудыра"

— Сез электән Татарстан галимнәре белән тыгыз элемтәдә тордыгыз. Бу сугыш мөнәсәбәтләрне үзгәрттеме? Казан галимнәре белән аралашасызмы?

— Мин бүгенгә кадәр сугыш сәбәпле Татарстандагы галимнәр белән элемтәмне өзәм дип әйтмәдем, чөнки бу минем һәм аларның сугышы түгел. Мөмкин булган кадәр мин алар белән элемтәдә торам. Икенче мәсьәлә - мин еш аралашкан кайбер галимнәргә хәзер шалтыратырга куркам. Үзем турында уйламыйм, алар турында уйлыйм. Аларга куркыныч һәм төрле чикләр тудырмас өчен шалтыратмыйм. Бу минем өчен бик авыр хәл. Андагы мәсләктәшләр белән дуслыгым бар. Телефон һәм хәтта WhatsApp аркылы имин сөйләшеп булуына ышанычым юк. Ул шифраланган булса да, куәт оешмаларының аларны ачучы програмнары бар шикелле.

— Үзегез Казанга барырга җыенасызмы?

— Бу сугыш беткәнче һәм Русия белән Американың мөнәсәбәте яхшырганчы Казанга тагын бер кат аяк атларга уйламыйм. Мин баскетболчы да, журналист та түгел. Мин — галим. Татарстан фәннәр академиясенең әгъзасы булуыма карамастан, Казанга барырга, чыгыш ясарга чакырсалар да, моның имин булуына ышанычым юк. Анда ФСБ кулга алмасмы, әгәр сак астына алынсам, миңа, гаиләмә, эшемә нәрсә була? Мондый борчулар кирәкми. Иң яхшысы - һичкемнең дә башы авыртмасын.

Соңгы тапкыр Казанда пандемия вакытында булдым кебек. Мин Казакъстанга күчкәннән соң елга бер-ике тапкыр Татарстанга бара идем. Хәзер Казанда оештырылган конференцияләрдә Zoom аша катнашам, язмаларымны җибәрәм. Казандагы дуслар, мәсләктәшләр, Татар конгрессы минем дошманым түгел. Татарстан түрәләренең сәясәте турында берни әйтергә теләмим. Аларны да аңлыйм, ләкин күп нәрсәне кабул итә дә алмыйм.

— Бу сугыш, аның бәйле кризис озакка сузылса, дистә еллар дәвам итсә…

— Миңа 1989 елда Казанга беренче тапкыр барырга насыйп булды. Хәзер бу гомеремдә Казанга башка бара алмавым да ихтимал. Русиядәге сәяси вазгыять үзгәрмәсә, минем Татарстанга тагын бара алуым мөмкин түгел. Бәлки вазгыять үзгәрер дә. Мин моңа әзермен. Кытайны бик күрергә теләр идем, әмма уйгыр, татар һәм башка халыкларның репрессиясеннән соң анда бару минем өчен кызык түгел. Кытайга барсам, миңа куркыныч янар дип уйламыйм. Әгәр дә Русиягә китсәм, сак астына алулары ихтимал. Хөкүмәтләр арасында ниндидер низаг өчен сәбәп булу миңа нигә кирәк?

— Татарстан җире белән саубуллашуны рухи яктан ничек кабул иттегез?

Галим һәм татар кешесе буларак мин үземне Казан, Татарстан туфрагына бәйле кеше дип күрәм

— Мин Нью-Йоркта туып үскән бер татар кешесе. Әтием — Башкортстанның Чакмагыш районыннан, әнием Манҗуриядә үскән, аның гаиләсе — Пенза ягыннан. Галим һәм татар кешесе буларак мин үземне Казан, Татарстан туфрагына бәйле кеше дип күрәм, ул җирдәге халыкның, галимнәренең бер вәкиле дип тоям. Аларның кайгыларын уртаклашам. Татарстанга бара алмау минем өчен уңай карар түгел. Әмма берәрсе чемоданга нидер куйса, син шпион, син наркотик кулланасың дисә… Бу миңа кирәк түгел. Соңгы көннәрдә дә The Wall Street Journal медиасы журналистын тоткарладылар. Мин читтә калып тагы да файдалы эшләр эшли алам.

— Сугыштан соң Татарстан белән хезмәттәшлек кимедеме?

— Әле дә хезмәттәшлек итәм, конференцияләрдә катнашам, мәкаләләр җибәрәм. Хезмәттәшлек туктамады һәм туктамас та дип уйлыйм. Вакыт тыгыз булса да, уртак эшчәнлек алып барырга тырышам. Мин башкалар хакында әйтә алмыйм. Бер генә мисал, Финляндиядә яшәүче татар булмаган бер галим Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урданы өйрәнү үзәге белән хезмәттәшлеген өзде. Ул моны сугыш сәбәпле эшләде. Үзем хезмәттәшлекне акча өчен түгел, татар тарихына хезмәт итәр өчен алып барам. Мин элемтәмне өзмим, бәлки киләчәктә өзәргә мәҗбүр булырмын, әмма бу хәлне күз алдына китерә алмыйм.

— Татарстанда фән белән нәрсә булыр? Русиядә тарих дәреслекләре үзгәртелә, милитаризм, идеология өстәлә. Татар тарихына Мәскәүдән басым бара кебек. Медиада, публицистикада татарларның гасырлар дәвамында Русия дәүләтенә хезмәт итүе ассызыкланып тора.

— Мин боларның барысын да беренче тапкыр ишетәм. Әмма берсе дә минем өчен көтелмәгән хәл, шокка куйган яңалык түгел. Бүген Русиядә котычкыч хәлләр бара. Мин публицистика, дәреслекләр турында белмим. Минем ишетүемчә, хәзер фәнни журналларга сәяси, идеологик материаллар төшә. Бу бик кызганыч хәл. Мин моны җитди кабул итә алмыйм. Бу идеологик кампания күпме дәвам итәр - билгесез. Русия иртәгә сугышта җиңелсә һәм таркалса, бу кампания бетәр.

"Тимер пәрдә урнашуга таба бара"

— Сугыш вакытында Мәскәү Татарстанга басымны көчәйтте - президент атамасыннан баш тартырга һәм Конституциясен үзгәртергә мәҗбүр итте. Сез моны читтән карап ничек бәяләдегез?

— Боларның һәммәсе фаҗига. Бу хәлгә шаккатам. Әлеге сорауны ике яклап карарга була. Беренчесе - түзәргә. Татарлар инде ничәмә йөз ел түзеп килгән. Тарихчы буларак бәлки 20 елдан, яки 100 елдан соң башкача булыр дип әйтергә мөмкин. Өметсез шайтандыр.

Икенче яктан, Гаяз Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" дигән әсәрен истә тотсак, йөз ел үткәнен күрергә була. Тагын йөз елдан татар теле нинди хәлдә булыр, татар мәдәнияте, әдәбияты, гомумән, татарларның хәле нинди булыр — әйтеп булмый. Бүгенге көндә алып барылган басым шуны күрсәтә, Русия унитар бер дәүләтне һәм анда бары тик урысча гына белгән халыкны булдырырга тырыша. Мин моңа бик каршымын. Моны булдыра алырлармы — әйтә алмыйм, ләкин моның өчен зур адымнар ясала. Татарларның ана теле минем өчен бик кадерле. Бүгенге сәясәт дөньядагы прогрессив либераль идеологиягә каршы бер адым булып тора. Европада аз санлы халыкларның телләренә әһәмият бирелсә, Русиядә — капма-каршысы эшләнә һәм телләрне бетерергә тырышлык куела.

Татарга түзәргә һәм яхшыга өметләнергә генә каламы? Татарстан чыннан да көрәшә алмыймы?

— Безгә түзүдән башка чара бармы? Мин АКШ академигы буларак, тел өчен ядрә һәм аерым токым калганда аны яңадан көчләндерергә була дип беләм. Минем күз алдында аның мисаллары булды. XIX гасырда иврит теле үле тел иде. Аны Израил мәмләкәте яңадан җанландырды. Татар телен җанландырыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беренчедән, Казанда урыс телен куллану аланын тарайту, татар теленең аланын исә киңәйтү кирәк. Татар теленең абруен арттыру мөһим. Эшкә урнашканда татар телен белү мәҗбүри шарт итеп кую кирәк.

Болай дәвам итсә, бер-ике буыннан соң татар теле Русиядә соңгы телләрнең берсе булып калачак.

Бүген Русиянең сәясәте башка, шунлыктан татар теле дәресләре факультатив дәрәҗәгә төшерелде, ике сәгатькә калды. Бу фаҗига. Болай дәвам итсә, бер-ике буыннан соң татар теле Русиядә соңгы телләрнең берсе булып калачак. Түрәләр моны әйтә алмый. Минемчә, алар эчендәгесен әйтсә, эштән алыначак, төрмәгә утыртылачак.

Русиядән бик күп яшьләр, шул исәптән татарлар, милли активистлар читкә китәргә мәҗбүр булды. Бу мөһаҗирлек ХХ гасыр башын хәтерләтәме?

— Мондый мөһаҗирлек XIX гасырда да бик күп булды. Кырымтатарлар, чиркәсләр Госманлы империясенә китте. Калганнары кырылып калды. Икенче дөнья сугышы вакытында бик күп кеше Советлар берлегеннән качып китте. Алар арасында минем әтием дә булды. Бу хәл Русия һәм татар халкы өчен зур интеллектуаль капиталны югалту санала. Аны ничек кайтарырга була — белмим. Миндә бер генә уй бар.

Без Назарбаев университетында тюркология програмын ачабыз. Минем ниятем — татар фәненең яисә төрки филологиясенең бер ядрәсен саклап калу. Киләчәктә бездәге укытучылар Казанга кайтса, яңа програм ача алсыннар иде дип әйтәм. Шулай да Татарстанда татар укытучылары калмаса, мөстәкыйль дәүләт булмаса, ул вакытта аны җанландыру бик авыр булачак. Бу хәлләргә әзер булырга кирәк.

— Украинада Русия башлаган сугыш татар дөньясын икегә бүлде. Узган ел Татар конгрессы Корылтае сугышны хуплавы татарның дөньядагы абруена да, чит илдәге татарлар белән мөнәсәбәтенә дә йогынты ясады. Читтәге татарларның бер өлеше Казанга, Татарстанга барудан баш тарта. Бу вазгыять татар дөньясын тимер пәрдә чорындагы кебек хәлгә кайтармыймы? Ягъни Русиядәге татарлар үз тормышы белән яши, читтәге татарлары - үз хыяллары белән гомер итә.

— Әлеге юл шуңа таба бара. Финляндиядән, Төркиядән, АКШтан, Европадан татарлар Русиягә, Татарстанга 20-30 ел бармаса, бу тимер пәрдә вакытына кайткан кебек булачак. Мин ни өчен Казанга барырга куркам? Мине анда кулга алулалары ихтимал, чөнки безгә шпион буларак караячаклар. Тимер пәрдә булуы мөмкин. Хәзер аның йомшак ысулы бара.

"Татарлар юлбашчылык күрсәтми, алар империягә күнеккән"

— АКШ аналитигы Пол Гобл демократия булса, "Русиядән аерылып чыгу мәсьәләсе үзеннән-үзе төшеп калыр иде", дип саный. Сугыштан соң Русиянең киләчәгенә, аның таркалу ихтималына ничек карыйсыз?

— Мин Пол Гобл кебек уйлый алмыйм. Ул бик кызыклы фикерләр әйтә. Төп мәсьәлә — 5-10 елдан соң Русия унитар дәүләт булып калырмы, юкмы? Минем бу хакта фаразым юк. Русиянең гамәлләре, башлаган сугышлары илнең киләчәген билгесез хәлгә куя. Русия үз кулы белән илне бүлүгә юл ачты. Ерак Көнчыгыш, Урал аерылып чыгармы? Татарлар исә иң соңыннан моңа кушылыр.

— Ни өчен Татарстан иң соңгы аерылып чыгачак?

— Пол Гобл һәрвакыт Екатеринбур, Ерак Көнчыгыш беренче булып аерылып чыгар дип әйтә. Чыннан да, татарлар юлбашчылык күрсәтми. Алар империягә бик күнеккән, анда үз урыннары бар. Кәнәфиләрен һәм байлыкларын югалтмас өчен бу хәлдә калырга әзерләр.

Ачыктан-ачык әйтәм, Татарстандагы түрәләр исә үзләрен кол итеп тоя.

Әмма шуны әйтергә кирәк, Татарстанның түрәләре минем өчен мактарлык һәм хупларлык сәясәт күрсәтми. Мин — кол түгелмен. Һәрхәлдә, диаспорада яшәүче татарлар үзләрен кол итеп хис итми. Ачыктан-ачык әйтәм, Татарстандагы түрәләр исә үзләрен кол итеп тоя. Алар өчен Русиянең бер өлеше булып калу мөһим. Берәрсе без кол түгел, без аерылабыз дисә, ул кеше исән калмас, яисә экстремист дип кулга алыныр. Мин каһарманны, милләтче буларак татарның хокукын яклаган кешене күрмим. Әлбәттә, Фәүзия Бәйрәмовадан кала.

— Русия изоляциядә калган унитар дәүләт булып калса, киләчәктә көчәячәк репрессив сәясәт милләтләргә ничек йогынты ясар?

— Бу ачыктан-ачык милләтләрне юк итү һәм урыслаштыру сәясәте. Телләрен, мөстәкыйльлеген, уку йортларын бетерәләр. Һәм 35 яшьтә роман язарлык кешесе булмаган милләт нинди милләт соң? Мин татарлар турында гына әйтмим. Бу Русиянең урыслаштыру сәясәте. Мин моңа бик каршы һәм шушы сәясәтнең зур дошманымын. Әмма Астана, Төркия, Чикагода утырып нишли алам — берни эшли алмыйм.

— Путинны еш кына җинаятьчел тарихи персонажлар белән чагыштыралар. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сезнең өчен нинди тарихи персонажга охшаган?

— Путинның юлы Һитлерның юлына охшаш. Путинның киләчәге Һитлерның бункердагы тормышы кебек булырмы? Бу арттырып әйтүме, юкмы - әмма аның уңышка ирешәчәк юлдан баруын һич күз алдына китерә алмыйм. Ул сугышын югалтыр һәм ахырда бүгенге мәртәбәдә калмас дип уйлыйм.

Татарстан түрәләренә исем бирер өчен XVI гасырны искә төшерергә кирәк.

Ә безнең түрәләргә килгәндә, үз татарларыбызны хурлыйсым килми. Без бик мескеннәр, бичаралар. Аларга бер хөрмәтем калмады. Татарстан түрәләренә исем бирер өчен XVI гасырны искә төшерергә кирәк. Ул вакытта кулланылган сүзләрне хәзер яңгыратасым килми.

Мин Алтын Урда һәм аннан соңгы дәвер тарихчысы буларак әйтәм. Казан ханлыгында шириннәр һәм башка кабиләләр булсын, алар бит ханны сатты. Милли фаҗига бу. Андый сүзләрне кулланмыйм. Ул вакыттагы милли төшенчә хәзерге кебек кабул ителмәгән. Алар үз мәнфәгатьләре турында уйлаган, татар халкының миллиятчесе була алмаган, киләчәген уйламаган. Бүгенге түрәләр татар халкын саклап калыр өчен нәрсә эшләделәр? Бу сорауны куярга була. Кызганычка, җавап безне канәгатьләндерми.

— XVI гасыр дигәндә Шаһ Галиләр искә төшә.

— Ул сүзләрне кулланмаска тырышам. Мин милли тарихчы түгел. Ооо, аларның милли каһарманнары, милләткә хыянәт иткән кешеләре булган дигән кебек сөйләмим. Бу мин куллана торган ысул түгел.

Русия сугышта җиңсә, унитар дәүләт булып калса, татарларга өмет калмый. Русия унитар дәүләт булып саклана алмаса, аның урынына ничә дәүләт барлыкка килер? Икеме, өчме, бишме, унмы, егермеме? Ул вакытта гына татар теле сакланып кала алырга мөмкин. Икенче мәсьәлә — Русия таркалса, Идел-Урал дәүләте төзелсә, анда бик күп фин-угыр халыклары керәчәк. Аларның уртак теле нинди булачак? Татар теленең урыны нинди булыр? Бу проблем хакында берәрсе уйланамы, монда нинди мантыйк бар - белмим.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG