Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Эван Гершковичны Русиядә "канунсыз тоткарланды" дип таныды


Эван Гершкович
Эван Гершкович

Әлеге статус аны тотык дип тануга тиң һәм Вашингтонга Гершковичны азат итү өчен өстәмә кораллар кулланырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән Америка ватандашын алмашу турында сөйләшүләр алып бара алачаклар.

АКШ дәүләт департаменты The Wall Street Journal журналисты Эван Гершковичны Русия "канунсыз тоткарлады" дип таныды. Бу хакта Америка тышкы сәясәт оешмасының рәсми вәкиле һәм газет үзе хәбәр итте.

Әлеге статус аны тотык дип тануга тиң һәм Вашингтонга Гершковичны азат итү өчен өстәмә кораллар кулланырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән Америка ватандашын алмашу турында сөйләшүләр алып бара алачаклар.

Элегрәк АКШ дәүләт иминлеге шурасы башлыгы Джон Кирби журналистны тоткарлаулары турында билгеле булуга ук, Америка хакимиятләре аны азат итү өчен бөтен көчен куя, дип белдергән иде.

Басма язуынча, Гершковичны азат итү белән Дәүләт департаментының тотыклар эшләрендә президентның махсус кече илчесе офисы буларак билгеле бүлекчәсе шөгыльләнәчәк. Бу бүлекчә башка илләрдә гаделсез тоткарланган американнарны азат итү белән бәйле сөйләшүләр алып бара.

АКШ дәүләт департаменты янә Русия хакимиятләрен кичекмәстән Эван Гершковичны азат итәргә чакырды. "Журналистика – җинаять түгел", диелә оешма белдерүендә.

  • 30 мартта Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) шымчылыкта шикләнеп, The Wall Street Journal журналисты Эван Гершковичны тоткарлавын хәбәр итте. Махсус хезмәт ышандыруынча, журналист АКШ кушуы белән Русия хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларының берсе турында мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнгән.
  • Шул ук көнне Мәскәү мәхкәмәсе аны 29 майга кадәр сак астына алды.
  • 7 апрельдә Гершковичка шымчылык турында рәсми гаепләү белдерделәр. Аны 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.
  • Журналист барлык гаепләүләрне кире какты һәм Русиядә журналист эшчәнлеге белән шөгыльләнүен белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG