Тимер юлларда теракт яки диверсия кылуда барлыгы 66 кешенең гаепләнүе билгеле, аларның өчтән икесе 21 яшьтән кечерәк. Моны "Медиазона" исәпләп чыгарган.
Басма мәгълүматынча, бу гаепләү белән тоткарланганнарның өчтән беренә 18 яшь тулмаган һәм нибары сигез кешегә генә 30 яшьтән күбрәк.
Журналистлар 58 кешенең генә якынча яше билгеле, дип искәртә. Шуларның 30се – балигъ түгел, 25 кешегә 18-21 яшь, сигез кеше 30 яшьтән олырак.
Куәт оешмалары вәкилләре тимер юлларда диверсия кылуда шикләнеп кешеләрне ешрак төркемнәре белән тоткарлаган диелә.
Реле җайланмасы урнаштырылган шкафларга ут төртү гаебе киң таралган – 27 җинаять эшенең 19ында сүз шул хакта бара.
Калган очракларда, тикшерү фаразынча, төп һәдәф – рельслар, локомотивлар, хәрәкәткә китерү подстанцияләре булган.
27 кешенең гаепләвендә диверсия турында маддә бар, 13 кешенекендә – милекне зарарлау, 15 кешенекендә – теракт турында сүз бара. Тагын берничә очракта террорчылыкка булышуда һәм тимер юлны кулланылмас хәлгә китерүдә шикләнеләләр.
- Быел март ахырында Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрдә яшәүче дүрт кешене ике айга кулга алган иде. Аларның берсе – балигъ булмаган үсмер. Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Кулга алынучыларны террорчылык акты әзерләү һәм аны кылуда гаеплиләр.
- Бу Башкортстандагы мондый беренче очрак түгел. Узган ел көз көне Уфада дүрт студент тоткарланды. Аларның өчесенә – 18, берсенә – 17 яшь иде. Яшьләрне 18 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр тимер юл объектларына ут төртүдә гаепләделәр. Шикләнелүчеләргә карата Җинаять кодексының 205 маддәсе 2нче өлеше нигезендә "Террорчылык акты" буенча җинаять эше ачылды, аларны 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре бар.
- Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар. Тимер юлларны зарарлаулар аннексияләнгән Кырымда да булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум