Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит ил дарулары китә, инсулинга да чират җитәрме?


Инсулин ясаучы бала, архив фотосы
Инсулин ясаучы бала, архив фотосы

Шикәр чирле кешеләр саны артканнан арта бара, Татарстанда гына да аларның саны 135 меңнән артык. Алар гомерләре буена тәүлек әйләнәсенә каннарындагы шикәр дәрәҗәсен тикшереп, инсулин ясап торырга мәҗбүр. Русиянең Украинадагы сугышы өчен кертелгән санкцияләргә аркасында кайбер чит ил дару җитештерүчеләре Русиядән китүләрен белдерде. Авыручылар инсулинның да чит илдән кайтартылганы яхшырак дип белдерә. Ләкин соңгы арада күпләрне Русиядә җитештерелгән инсулинга күчерергә тырышалар.

15 апрель — инсулинның дөньякүләм тарала башлавына 100 ел. Азатлык шикәр чире белән авыручылар, аларның туганнары белән сөйләште, инсулин, диабетиклар өчен башка җиһазлар, даруларның җитү-җитмәве турында белеште.

Росстат мәгълүматынча, Русиядә шикәр авыруы булган 5 млн кеше теркәлгән. Ләкин Эндокринология фәнни тикшеренү үзәге белдерүенчә, чынлыкта бу сан 10 миллионга җитәргә мөмкин. Русия 20-79 яшьлек диабетиклар саны белән дөньяда 5нче урында тора. Соңгы 10 елда авыруларның үлем күрсәткече ике тапкырга арткан һәм аларның гомер озынлыгы кимегән (1нче төр диабет белән авыручыларның — 4 елга, 2нче төр белән — 1 елга).

Татарстанда хәлләр әлегә ярыйсы

Казаннан Әдилә Һидиятуллинаның үзендә дә, ирендә дә, әнисендә дә шикәр чире. Үзе ул беренче төр диабет белән 23 ел яши. Бу диагноз аңа 10 яшендә куела.

Әдиләнең тәненә инсулин помпасы урнаштырылган. Татарстанда ел саен 70ләп кешегә мондый җайланма куела. Үзең сатып алсаң, 100 мең сумнан башлана

— Ул вакытта хәлемне аңлап бетерми идем. Терелермен, дәваларлар дип уйладым. Яңа елга бүләк ителгән кәнфитләрне терелгәч ашармын дип яшереп куя идем. Башта, әлбәттә, шок булды. Шул уколлар куркытты. Хәзер җиңелрәк, төрле җиһазлар бар. Ә элек канда шикәр дәрәҗәсен бары тик лабораторияләрдә генә белеп була иде, яки өйдә сидекне кайнатып, парга әйләндереп, аның калдыкларын карый идек. Соңрак канны лакмус кәгазенә тамызып карый башладык. Глюкометрлар әле кайчан гына барлыкка килде бит. Башта алар ялгыш күрсәтә иде. Тагын да элегрәк шприцларны да кайнатканнар, миңа анысы эләкмәде, — дип сөйли Һидиятуллина.

Әдилә мәктәптә башка балалар белән бергә укый, институт тәмамлый һәм ике бала таба. Табибым Фәридә Вәлиевага рәхмәт, алдан ук организмны бәби табуга әзерләдек, балалар вакытында туды, ниндидер аерым авырлыклар булмады ди. Гадәттә исә диабет белән бала табу бик авыр, таба алмаучылар да күп.

Әдиләнең тәненә инсулин помпасы урнаштырылган. Ул инсулинны автоматик рәвештә организмга кертеп тора. Әлеге помпа чит илдән Medtronic ширкәтеннән кайтарыла. Бу тормышны җиңеләйтә, ләкин аны куйдыруга чират торасы. Һидиятуллина сүзләренчә, Татарстанда ел саен 70ләп кешегә мондый җайланма куела. Үзең сатып алсаң, 100 мең сумнан башлана.

Инсулинны да чит илнекен куллана — Даниянең Novo Nordisk ширкәте җитештергән Новорапид. Даруханәләрдә аның бәясе — 5 шприц өчен 1,5 мең сум тирәсе.

— Татарстанда әлегә зур проблемнар юк дияргә була. Республикада инвалидлык алмаган диабетикларга да помпа, глюкометрлар өчен өстәмә материаллар бушлай бирелә. Кайчак федераль програм аша алучыларга расходниклар җитми. Бу безнең төбәккә вакытында акча бүлеп бирмәүдән килә. Мондый хәл былтыр 24 февральгә кадәр дә шулай иде. Мин чит илдән Новорапид инсулины алам, тест-тасмалар да план буенча килә.

Федераль бюджеттан диабет белән авырган бер кешегә 2022 елда аена 1007 сум бүленгән. Моңа инсулин да, өстәмә материаллар да, җиһазлар да керә. Әлеге нормативтан арткан бөтен чыгымнар төбәк бюджетыннан капланырга тиеш.


Һидиятуллина сүзләренчә, әлегә инсулинны Русиянекенә алыштырырга мәҗбүр итмиләр.

— Шулай да шикәр чире яңа ачыкланган кешеләргә иң элек Русиянекен бирәләр. Кайберәүләрдә, киресенчә, чит ил инсулины әйбәт эшләмәскә мөмкин, аларны хастаханәдә, табиблар күзәтүендә Русия инсулинына күчерәләр. Диабет җәмгыяте вәкиле буларак мин инсулин җитештерүче "Герафарм" ширкәте заводында булган идем. Завод көчле, җиһазлар яңа, стандартларга туры киләдер дип уйлыйм.

Шикәр чирле кешеләр өчен көндәлек кирәк булган әйбер — тест-тасмалар. Татарстанда әлегә чит илләрдә җитештерелгәне бирелә. Кайбер төбәкләрдә инде Кытайда чыгарылганнарын бирә башлаганнар.

— Диабет җәмгыяте вәкиле буларак беләм, Чуашстанда бер ел дәвамында Кытайныкын бирделәр. Ульянда да шундый очраклар бар. Башкортстанда да Кытайныкын бирмәкчеләр иде, әмма диабет белән авыручылар, аларны яклаучы иҗтимагый оешма моңа каршы торды, җиңә алды.

Диабетикларга күп нәрсә бушка бирелә дип сөйләсә дә, айлык чыгымнар күп ди Әдилә.

Шул ук тест-тасмалар айга бер кап кына бирелә. Ә ул кимендә 4-5 кирәк. Бер кап 600-1,5 мең сум тора. Моннан тыш, кандагы шикәр күләмен даими үлчәм, экранда күрсәтә торган махсус җайланма да бөтен кешегә дә бирелми. Татарстанда мәхкәмә карарларыннан соң республика бюджетыннан моның өчен 1,1 млрд сум бүленде. Ул бары тик балаларга гына биреләчәк.

Канда шикәр күләмен тикшереп торучы систем һәм аның күрсәткечләре бушлай бирелүче медицина тауарлары исемлегенә кермәгән. Систем үзе 40 мең сум тирәсе, ә күрсәткеч (датчик) 5 мең сум тора. Күрсәткечне ике атнага бер алыштырып торырга кирәк. 14 апрельдә Башкортстан депутатлары әлеге җиһазларны федераль исемлеккә кертү тәкъдиме белән чыкты.


Гомумән, Татарстанда хәлләр яхшырак дип йомгаклый сүзен Әдилә Һидиятуллина. Республикада берничә иҗтимагый оешма эшләп килә. Тар белгечләр, әйтик, шикәр чирлеләрне караучы күз табибы, невролог җитешмәсә дә, эндокринологлар бар ди. Ульян өлкәсендә, Мари Илендә, Чуашстанда авыручыларның помпаларын көйли алырлык белгечләр дә юк ди ул. Җәмгыятьнең шикәр чирлеләргә карашы начар түгел, ләкин алар турында күбрәк белсеннәр иде, өянәкләр булганда, аңны югалтып егылганда куркып калмый, ярдәм итсеннәр иде ди Әдилә.

"Хатынымны алып кала алмадылар"

Шикәр чире белән авыручыларга кайбер даруларның киләсе ел башына юкка чыгуы турында хәбәр чыкканнан соң, Азатлыкка Магнитогорскидан Батыр әфәнде язды. Аның сүзләренчә, Чиләбе өлкәсендә диабет белән хәлләр әллә ни мактанырлык түгел. Батыр әфәнденең хатыны шикәр чире белән авырган, 2021 елда коронавирус йоктырып вафат булган.

Ковид шикәр чирле кешеләрне нык екты. Андыйларны юньләп карамадылар да дигән хис калды

— Инде ул вакытта ук күп нәрсәне үзебез сатып ала идек. Актрапид инсулины ясады ул. Русия инсулиныннан файда юк. Үзем сатып алып куя идем, тест-тасмаларны да үзебез алдык. Эндрокинологлар да җитешми. Ковид шикәр чирле кешеләрне нык екты. Андыйларны юньләп карамадылар да дигән хис калды. Хатынымны бик сагынам. Гомере буена укытучы булып эшләде, диабет аркасында башка авырулары да бик күп булды. Балаларыбыз да булмады. Соңгы елларда гел карап тордым, исән генә булсын иде, акчасын да табар идек, — дип сөйләде ул.

2022 ел ахырында Чиләбе сәламәтлек саклау министрлыгы помпалар өчен өстәмә материалларны Кытайдан сатып алган. Инсулин помпасы җитештерүче мондый материллар җиһазга туры килмәскә мөмкин, помпа бу очракта гарантиясен югалтачак дигән. Кануннарга ярашлы, өстәмә материалларның җиһазга туры килү-килмәвен җитештерүче расларга тиеш. Әлеге материаллар барытик техник сынаулар, токсикологик тикшерүләр, клиник сынаулар уздырганнан соң гына кулланыла ала.

Ел ахырына кадәр Русиядән берничә дару китәчәк

Шикәр авыруыннан интегүчеләр "Ребелсас" даруын сатып ала алмаячак. 2024 елда аның Русиягә кайтартылуы, Русиядә җитештерелүе туктатылачак.

2022 елның ноябрендә "Novo Nordisk" ширкәте 2024 елда "Ребелсас" препаратын сата алмаячагын кисәтте. 2023 елда 9 мең данәдә дару җитештерелгән, ел азагына кадәр ул булачак.

Росздравнадзор Русиядә бу препаратның аналогы бар дип аңлата.

Моңа кадәр Даниядә җитештерелгән "Оземпик" даруының да сатылмаячагы әйтелде. Бу — аны җитештерүче фармацевтика компаниясенең карары. Әмма ел азагына кадәр, төгәлрәк декабрьгә кадәр Русиядә "Оземпик"ны сатып алырга мөмкин булачак.

Аларның икесенең дә төп маддәсе — семаглутид. Ул авырлыгы югары булган кешеләр өчен.

Эндокринолог, медицина фәннәре докторы Надежда Мазрекина Novo Nordiskның Русияден китүе — югалту, ләкин үтергеч түгел ди.

— "Оземпик"ның шикәр чирлеләр өчен түгел, ә симезлектән интеккән кешеләр өчен китүе күпкә зуррак югалту. Русиядә ул диабет өчен дип теркәлсә дә, аны ябыгыр өчен дә кулланалар иде. Шикәр чире очрагында даруның башка аналоглары бар, — диде Мазеркина.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ Русиягә кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә. Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lillyның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
  • 2022 елның март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
  • Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
  • Русиядә ВИЧ авырулы кешеләр куллана торган "Эвиплера" даруы да җитми башлаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG