Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан мобилизациягә эләгүчеләрнең туганнары: ирләребезне идән астында тотып, "һөҗүмгә ризалашырга мәҗбүр итәләр"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"6 апрельдә ирләребезне Водяное бистәсе ягыннан Авдеевка юнәлешендәге фронт сызыгына китергәннәр һәм артиллерия белән ярдәм итмичә, мылтык кына тоттырып һөҗүмгә җибәргәннәр. Хәрби җитәкчеләре аларны "Сез һәлак булачаксыз, Путин яңаларны җибәрәчәк", дип озаткан", диелә мөрәҗәгатьтә.

Кичә, 17 апрельдә Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең хатыннары һәм туганнары Русия һәм Татарстан президентларына, саклану министрына, Русия тикшерү комитеты башлыгына, Русия баш хәрби прокуратурасына мөрәҗәгать яздырган. Бу хакта "Осторожно новости" Telegram-каналы җиткерә.

"1231нче полк, 29655 хәрби бүлекчәсе. Безнең егетләрне "ДНР" штурм бригадасы җитәкчелененнән Русия саклану министрлыгы җитәкчелегенә күчерүегезне сорыйбыз. Аларны "махсус хәрби операция" барган урынга былтыр 27 декабрьдә җибәрделәр. Гыйнвардан башлап, алар Донецки "халык республикасы"ның Авдеевка шәһәре янындагы позицияләргә чыгып торды. 26 мартта 1231нче полкның 2нче батальонын "ДНР" гаскәрләренең 1нче Славян штурм бригадасына күчерделәр", дип сөйли алар.

Мөрәҗәгатьне яздыручылар әйтүенчә, "бу хәлне яшерү өчен" ирләрнең хәрби билетларын һәм телефоннарын тартып алганнар.

Хәрби җитәкчеләре ирләргә батальонның штурм бригадасы буларак үзгәртелүен әйткән диелә. Видеода әйтелгәнчә, алар Авдеевкага һөҗүм итәргә тиеш булган. Әмма якыннары Татарстаннан сугышка җибәрелгәннәрнең тиешле хәрби әзерлекләре булмавын әйтә.

"6 апрельдә ирләребезне Водяное бистәсе ягыннан Авдеевка юнәлешендәге фронт сызыгына китергәннәр һәм артиллерия белән ярдәм итмичә, мылтык кына тоттырып һөҗүмгә җибәргәннәр. Хәрби җитәкчеләре аларны "Сез һәлак булачаксыз, Путин яңаларны җибәрәчәк", дип озаткан", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Осторожно новости" белән әңгәмәсендә хатын-кызлар исән калган татарстаннарның фронт сызыгында идән астында утыруын сөйләгән. Ирләрне идән астына 8 апрельдә япканнар диелә. "Алар анда күселәр кебек, ач һәм пычрак килеш утыра. 13 апрельдән исә ирләрне "штурмга үз теләкләре белән барырга" мәҗбүр итәләр диелә. Моннан баш тартучы хәрбиләргә басым ясала, аларга яныйлар дип хәбәр ителә. Шул ук вакытта хатын-кызлар ирләрнең сугышта катнашудан баш тартмавын, әмма бары тик тиешенчә әзерлек һәм тиешле кораллар булганда гына сугышачагын искәртә.

  • Элегрәк мобилизацияләнеп сугышка җибәрелгән Татарстан хәрбиләре видео яздырып, үзләрен "ДНР" хәрбиләре җитәкчеләренә тапшыруларын сөйләгән иде. Татарстаннар "ДНР" хәрби җитәкчелегенең аларны бернинди әзерлексез, тиешле коралларсыз сугышка кертүенә зарланды.
  • Казан Кирмәнендә бу видеода әйтелгән хәлләрне тикшерү булачак диделәр. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова Татарстан хөкүмәте "ДНР"дагы "хезмәттәшләре белән элемтәгә керәчәк", диде.
  • 11 февральдә "ДНР" полкына кушуларына зарланган Татарстан хәрбиләрен үз полкларына күчерүләре хәбәр ителде. Шул ук вакытта хатыннары ирләрнең барысы да кайтарылмады дип әйтте.
  • Ирләрнең сугышка катнашуларына ачыктан-ачык каршы чыккан хатыннар һәм аналар сирәк, алар хәрбиләрнең тотылу шартларын һәм аларга түләүләрне яхшыртуны гына сорый.
  • Сугыш шартларына зарлану видеолары әледән-әле чыгып тора. Татарстаннан гына түгел, Башкортстаннан мобилизацияләнгән бер төркем хәрби дә шундыйрак видео чыгарган иде. Аларның хатыннары интернетта да моны күтәреп чыкты, Башкортстан хакимиятенә җавап бирергә туры килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG