Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Даян Мурзин исемендәге дүртенче батальоны хәрби әзерлек урынына китә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу көнне Уфада ике урамны ябачаклар. Даян Мурзин исемендәге батальонга 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны кабул итәчәкләре әйтелгән иде.

26 апрель Башкортстанның Даян Мурзин исемендәге дүртенче "ихтыяри" батальоны хәрби әзерлек урынына китәчәк. Әлеге мәгълүматны хөкүмәт киңәшмәсендә республика башлыгы Радий Хәбиров җиткерде, дип яза "Башинформ".

"Бу атнада без аны [Даян Мурзин ихтыяри батальонын] җибәрәбез, бер атнадан соң бишенче батальонны озатабыз", дигән ул.

Мэриягә сылтама белән "Ufa1" язуынча, батальонны озаткан көнне Уфада ике урам ябылачак. Пушкин урамының Цюрупа һәм Ленин урамнары арасындагы өлеше һәм Совет урамының Зәки Вәлиди белән Октябрь революциясе урамына кадәр булган өлеше вакытлыча ябылып тора. Чикләүләр Уфа вакыты белән көндезге бердән 16:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

12 апрельдә Уфадан Оренбур өлкәсенә хәрби әзерлек узарга "Ватан" ихтыяри отрядын җибәргәннәр иде. Ул чакта да Уфа үзәгендә урамнарның бер өлеше ябылып торды.

Республикада март башында ике яңа ихтыяри батальон төзелүе игълан ителде. Аның берсе Башкортстаннан булган күзләүче Даян Мурзин исемен йөртәчәк диелде. Икенчесенә "Төньяк амурлары" исеме бирелгән, аңа "Ватан" күзләү ротасы да керәчәк.

"Төньяк амурлары" батальонына 50 яшькә кадәрге, ә Даян Мурзин исемендәге батальонга 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны кабул итәчәкләр диелде. Батальонга сугыш тәҗрибәсе булганнарны да, булмаганнарны да, элек хөкем ителгән ир-атларны да кабул итәчәкләре әйтелде.

Шул ук вакытта Башкортстанда республика атамасы бирелгән мотоукчы полк оештырмакчылар.

  • Хәзерге вакытта Украинадагы сугышта Башкортстаннан өч батальон катнаша. Республикада бер-бер артлы Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге ике батальон оешкан иде. Узган ел 1 октябрьдә исә Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге батальон төзүләре турында билгеле булды.
  • Моңарчы Башкортстанның ихтыяри батальоннарындагы ирләр коточкыч шартлардан зарланды. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми диде.
  • Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атларның берсе коралларның булмавы турында сөйләде. "Авыр кораллардан гомумән бер әйбер дә юк, техника юк. Батальон командирына "Булган әйбер белән сугышырсыз" диелде, ди ул.
  • Шул ук вакытта сугышта һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Азатлык ачык чыганаклардан туплаган мәгълүматларга күрә, Башкортстаннан - кимендә 632 кеше һәлак булган.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинада башлаган сугышын беренче көннәрдә үк хуплап чыкты. "Хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG