Бүген, 3 майда, Шәүвәл аеның 13нче көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселман календаре нигезендә "Хәтер көне" үткәрде. Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаучылар истәлегенә уздырылган чара Казан Кирмәнендә үтте. Татарстан мөфтияте бу чараны өченче тапкыр үткәрә.
Диния нәзарәте хәбәренчә, "Хәтер көне" мөфтият аксакалларының "Кол Шәриф" мәчетендәге утырышы белән башланган. Анда, әйтик, мәктәпләрдә хәләл туклану, зиратларны җыештыру кебек мәсьәләләр турында сөйләшкәннәр.
Чараның төп өлеше исә өйлә намазы җиткән вакытта - 12.00 сәгатьтә башланган. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән өйлә намазы укылган һәм Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән каберлек янына, Сөембикә манарасына юнәлгәннәр. Каберлек янында Казанны алганда шәһит киткәннәргә, татар халкының "төрле вакытларда һәлак булган батырлары" рухына багышлап, дога кылганнар.
Татарстан хакимиятләре Хәтер көнен үткәрергә рөхсәтне соңгы тапкыр 2021 елда биргән иде, аны Тинчурин бакчасында уздырырга рөхсәт иттеләр. Шул ук елны, алданрак – май аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы кызыклы карар кабул итте. Татар халкының фаҗигаи көнен көзен билгеле бер көндә түгел, Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтәргә кирәк, диделәр. Мөселман календаре буенча, 959 елда Казанны нәкъ менә шул көнне яулап алганнар.
Киләсе елда мөселман календаре нигезендә Хәтер көне 22 апрельгә туры киләчәк. Аны мондый форматта алга таба да уздырырга ниятлиләр.
"Бизнес Онлайн" басмасы язуынча, Хәтер көнендә катнашучылар Казан ханнары каберлегенә юл тоткан чакта дин әһелләре янына Туп сарае ягыннан Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев килеп чыккан. Ул якында гына "Динамо" спорт берләшмәсенең 100-еллыгына багышланган чарада катнашкан булган диелә.
Шәймиев Сәмигуллинга Хәтер көне уздырган өчен рәхмәт әйткән, әмма "мәшгуль булуы сәбәпле башка чараларда катнашып тормаган".
Шул ук вакытта чарада катнашкан кунаклар арасында татар милли хәрәкәте активисты, Хәтер көненә нигез салган кешеләрнең берсе – Рәүф Ибраһимов та булган. Ул басмага Хәтер көненең элекке форматын да саклап калу әйбәт булыр иде, дигән. "1552 елда һәлак булганнарны аерым бер көнне искә алу кирәк. Шуңа Хәтер көнен 15 октябрьдә дә үткәрү зарур", дигән ул.
- Моңарчы 33 ел дәвамында ел саен уздырылып килгән Хәтер көне былтыр элеккечә үтмәде. Аны оештырырлык ни оешма юк иде, ни Казанның башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады. Матәм чарасы кыл өстендә эленеп калды.
- Былтыр 12 октябрьдә Казан Кирмәнендәге Сөембикә һәйкәле янында Хәтер көне уңаеннан дога кылдылар. 1552 елда Явыз Иван Казанны басып алган вакытта һәлак булганнарны бер төркем татар активистлары шул рәвешчә искә алды. Чараны куәт оешмалары вәкилләре күзәтеп тормасын өчен, активистлар Кирмәнгә билетлар алып, рәсми экскурсия белән керде.
- Соңгы елларда Татарстанда Хәтер көнен уздыручыларны эзәрлеклиләр, хакимияттән рөхсәт алмыйча, кечкенә чаралар да уздыру тыела. Татар иҗтимагый үзәге дә экстремист оешма дип игълан ителде. Шуңа алар Кирмәнгә туристлар рәвешендә, билет алып кергән, экскурсия уздыручы да яллаганнар иде.
- 30 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге Истанбулның тарихи үзәгендәге мәдрәсәдә Хәтер көнен оештырды. Анда якынча 100 кеше катнашты.
- "Быел Татарстанда рәсми рәвештә Хәтер көне үткәрелмәде. Мондый очракларда без Хәтер көнен башка урыннарда яшәтергә, Хәтер көнен сакларга тиеш. 1552 елда бабаларыбызның үз ватаннары, үз илләре, үз милләте өчен көрәшкәннәрен онытырга һич хакыбыз юк. Без кичә кабат хәтер яңарттык, Хәтер көненең исән булуын күрсәттек", дигән иде Азатлыкка берлек җитәкчесе Наил Нәбиуллин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум