Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Киевка һөҗүм иткән 35 пилотсыз очкычны бәреп төшерүен хәбәр итте


Пилотсыз очкычлар Брянски өлкәсендәге  Сеща хәрби һава аланы ягыннан очыртып җибәрелгән. Шул ук вакытта 8 майга каршы төндә Русия кораллы көчләре Х-22 ракетлары белән Одесса өлкәсенә һөҗүм итте.

8 майга каршы төндә Русия Shahed камикадзе-дроннары белән Киевка һөҗүм итте. Украина кораллы көчләре 35 дронның 35ен дә бәреп төшерүләре турында хисап бирде. Пилотсыз очкычлар Брянски өлкәсендәге Сеща хәрби һава аланы ягыннан очыртып җибәрелгән.

Дрон калдыклары төшү сәбәпле Киевның төрле районнарында җимереклекләр булуы хәбәр ителә. Биш кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта Киев шәһәре хәрби хакимияте башлыгы Сергей Попко хәбәр итте.

Шул ук вакытта 8 майга каршы төндә Русия кораллы көчләре Х-22 ракетлары белән Одесса өлкәсенә һөҗүм итте, аларны Ту-22м3 очкычларыннан аттылар.

Русия аннексияләгән Кырымның Тархан Кут борыныннан сигез очыш булган диелде. Украин хәрбиләре мәгълүматынча, ракетлар Кара диңгез ярындагы халык ял итә торган урынга һәм азык-төлек оешмасының келәтенә төшкән.

Русия Киев һәм Одекссага камикадзе-дроннар белән 4 майда да һөҗүм иткән иде. Ул чакта Украина башкаласының һава һөҗүменнән саклану системы барлык пилотсыз очкычларны да бәреп төшерде диелде.

Одессада исә 15 дронның 12се юк ителде. Калганнары исә шәһәрдәге бер уку йортының тулай торакларына төште, янгын чыкты. Җәрәхәтләнүчеләр турында хәбәр ителмәде.

  • Узган елның сентябрендә Украина кораллы көчләре беренче тапкыр Харьков өлкәсендә иран дроны бәреп төшерүләрен белдерде. Алар моны Shahed-136 камикадзе-дроны диде. Шул ук вакытта пилотсыз очкычның исән калган өлешендә "М214 Герань-2" дигән язу бар иде, моның фотосын чыгардылар.
  • Шул вакыттан бирле Украина даими рәвештә иран дроннарын бәреп төшерүе турында белдерә.
  • Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
  • Былтыр көз медиа Русия хакимиятләре пилотсыз очкычлар партиясенә алмаш итеп, Иранга кәгазь чит ил акчалары һәм Көнбатыш Украинага биргән, сугышта яулап алынган коралларның үрнәкләрен җибәргән, дип ышандырды.
  • 2022 елның көзендә The Washington Post газеты Русиянең үз җирләрендә иран дроннары җитештерә башларга ниятләвен язган иде. Язмада әйтелгәнчә, иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG