Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров алгы сафта сугышучы башкортстаннар белән күрешү өчен Донбасска барган дип хәбәр ителә


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Янәсе, ул аларны җиңү көне белән котларга, тормыш шартларын карарга теләгән. Аның әйтүенчә, “нәрсә белән булышырга?” дигән сорауга хәрбиләр “бөтен әйбер дә бар”, дип җавап биргән. Шул ук вакытта күптән түгел Шәйморатов исемендәге батальон фельдшеры яралыларны алып чыгарга машина юк дигән иде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фетнәчел Донбасска барган. Ул Украинага каршы сугышу өчен республикадан җибәрелгән Салават Юлаев батальоны "ихтыярилары" һәм мобилизацияләнгәннәр белән күрешеп, аларны җиңү көне белән котларга, аларның яшәү шартларын карарга теләгән. Бу хакта "Пруфы" җиткерә.

Әлеге сәфәре турында Хәбиров Telegram-каналында да язып чыкты. Аның әйтүенчә, "нәрсә белән булышырга?" дигән сорауга хәрбиләр "бөтен әйбер дә бар", дип җавап биргән.

Шул ук вакытта әле күптән түгел генә Башкортстаннан сугышка киткән ихтыяри – Шәйморатов исемендәге батальон фельдшеры Батыр Хәмзин үзенең туган ягы – Әбҗәлил районы хакимиятенә үтенеч видеомөрәҗәгате яздырган иде. Ул Украинадагы сугышта яралыларны алып чыгу өчен "УАЗ "Буханка" җибәрүләрен сорады, "үзебезнеке бик иске, гел ватылып тора" диде.

Шул ук вакытта Хәбиров хәрбиләргә Шәйморатов исемендәге медальләр тапшырган. Әлеге бүләкне булдыруны быел апрель аенда Радий Хәбиров үзе тәкъдим иткән иде. Аны "батырлык һәм кыюлык" күрсәтеп, җәмәгать тәртибен саклаучыларга, гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне коткаручыларга, гомерләрен куркыныч астына куеп, хәрби, сивил хезмәт бурычларын үтәүчеләргә бирү тәкъдим ителә.

  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинада башлаган сугышын беренче көннәрдә үк хуплап чыкты. "Хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.
  • Хәбиров республика хәрбиләренең "бөтен әйбере дә бар" дип ышандырса да, сугыш шартларына зарлану видеолары әледән-әле чыгып тора. Хәрбиләр гадәтттә үзләрен әзерлексез һәм коралсыз утка кертүләренә зарлана. Аларның күбесе үлүчеләрнең күп булуын, үзләрен "ит урынына куллануларын" әйтә.
  • 11 гыйнварда берничә хатын-кыз Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның "ВКонтакте"дагы битендә мобилизацияләнгән ирләре, абыйлары турында мөрәҗәгать калдырды. Алар үзләрен Авыргазы һәм Гафури районнарында яшәүчеләр дип атый һәм ирләренең Украинадагы сугышта алгы фронтта инде ноябрьдән бирле бернинди ял күрми сугышулары, юньле ризык, кием, корал булмау турында зарлана.
  • Шул ук вакытта сугышта һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан - алдынгы төбәкләрнең берсе. Азатлык ачык чыганаклардан туплаган мәгълүматларга күрә, Башкортстаннан кимендә 666 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG