Башкорстанның Даян Мурзин һәм Таһир Кусыймов исемнәрендәге "ихтыярилар" батальоннары республикада төзелеп килүче мотоукчы полкка керәчәк. Бу хакта тиздән хәрби әзерлек урынына китәчәк Кусыймов исемендәге батальонның хәрби җитәкчелеге белән очрашуда республика башлыгы Радий Хәбиров әйткән.
Быел ел башында Башкортстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары Украинага каршы сугышучы русияләргә ярдәм итү өчен төркемнәр оештырырга, һәм алга таба аларны республика полкына берләштерергә тәкъдим иткән иде.
"Башкортстан полкы төзү турындагы карар дөрес булды дип саныйм. Якташларыбыз иңгә-иң терәлеп сугышачак. Ә безгә алар белән элемтәдә булу, вакытында кирәкле ярдәм күрсәтү җиңелрәк булыр", дигән Хәбиров.
Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Башкортстанда сугыш өчен дип барлыгы алты батальон төзелгән. Алар Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев, Даян Мурзин, Төньяк амурлары һәм Таһир Кусыймов исемнәрен йөртә.
Өч батальон: Шәйморатов, Доставалов һәм Юлаев ихтыярилары инде былтыр ук сугышка кертелде. Ә 26 апрельдә Башкортстанның Даян Мурзин исемендәге дүртенче "ихтыяри" батальоны хәрби әзерлек урынына китте. Даян Мурзин исемендәге батальонга 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны алдылар. Батальонга сугыш тәҗрибәсе булганнарны да, булмаганнарны да, элек хөкем ителгән ир-атларны да кабул итәчәкләре әйтелде.
12 майда бишенчесен – Таһир Кусыймов исемендәге "ихтыярилар" батальонын хәрби әзерлекләргә озатачаклар. Шул ук вакытта 12 апрельдә Башкортстанда оешкан "Ватан" ихтыярилар отрядын Украинадагы сугышка озатканнар иде.
Башкортстанда республика атамасы бирелгән мотоукчы полк оештырачаклары турында апрель башында хәбәр ителде. Республика хөкүмәте бу тәкъдимне "тулысынча хуплый" һәм аны төзүгә бөтен көчен куячак, чыгымнарын үз өстенә алачак, дигән иде Хәбиров.
- Шул ук вакытта Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 678 кеше һәлак булган. Шулардан 24 кеше - Шәйморатов батальоныннан, 11 кеше - Доставалов батальоныннан. Үлүчеләрнең күбесе 30 яшьтән дә яшьрәк булган.
- Күптән түгел Радий Хәбиров алгы сафта сугышучы башкортстаннар белән күрешү өчен Донбасска барган иде. Янәсе, ул аларны җиңү көне белән котларга, тормыш шартларын карарга теләгән. Аның әйтүенчә, "нәрсә белән булышырга?" дигән сорауга хәрбиләр "бөтен әйбер дә бар", дип җавап биргән. Шул ук вакытта күптән түгел Шәйморатов исемендәге батальон фельдшеры хәтта яралыларны алып чыгарга да машина юк дип зарланган иде.
- Башкортстанның ихтыяри батальоннарындагы ирләр моңарчы да коточкыч шартлардан зарланды. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми диде.
- Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атларның берсе коралларның булмавы турында сөйләде. "Авыр кораллардан гомумән бер әйбер дә юк, техника юк. Батальон командирына "Булган әйбер белән сугышырсыз" диелде, ди ул.
- Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинада башлаган сугышын беренче көннәрдә үк хуплап чыкты. "Хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум