Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Украинадагы сугышка яңа хәрби төркемен — Мөгыйн Нагаев исемендәге артиллерия дивизионын озатты


Ул Даян Мурзин һәм Таһир Кусыймов “ихтыяри” батальонннары кебек үк, “Башкортстан” мотоукчылар полкына керәчәк. Дивизионны Украинадагы сугышта мотоукчы батальоннар артиллерия ярдәме алсын өчен оештырулары әйтелә.

Бүген, 18 майда Башкортстанда оешкан артиллерия дивизионын хәрби әзерлекләргә җибәрделәр, алар Русиянең Украинага каршы сугышында катнашачак. Яңа хәрби төркем республикада төзелгән "Башкортстан" мотоукчылар полкына керәчәк. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Күптән түгел "Башкортстан" мотоукчы полкына республикада яңа төзелгән Даян Мурзин һәм Таһир Кусыймов "ихтыяри" батальонннары да керүе хәбәр ителгән иде.

Артиллерия дивизионын озату тантанасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров аңа танкка каршы батарея командиры, Икенче дөнья сугышында катнашкан Мөгыйн Нагаев исеме бирелүен әйткән. Ул хәрбиләрне, гадәттәгечә, "Эшләгез, туганнар!" дип озаткан.

Дивизионны Украинадагы сугышта мотоукчы батальоннар артиллерия ярдәме алсын өчен оештырулары әйтелә.

Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Алар арасында хәтта медицина ротасы да бар.

Башкортстанда сугыш өчен дип барлыгы алты батальон төзелгән. Алар Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев, Даян Мурзин, Төньяк амурлары һәм Таһир Кусыймов исемнәрен йөртә. Биш батальон инде сугышка китте дә.

12 апрельдә Башкортстанда оешкан "Ватан" ихтыярилар отрядын да Украинадагы сугышка озатканнар иде.

Башкортстанда республика атамасы бирелгән мотоукчы полк оештырачаклары турында апрель башында хәбәр ителде. Республика хөкүмәте бу тәкъдимне "тулысынча хуплый" һәм аны төзүгә бөтен көчен куячак, чыгымнарын үз өстенә алачак, дигән иде Хәбиров.

  • Шул ук вакытта Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 697 кеше һәлак булган.
  • Күптән түгел Радий Хәбиров алгы сафта сугышучы башкортстаннар белән күрешү өчен Донбасска барган иде. Янәсе, ул аларны җиңү көне белән котларга, тормыш шартларын карарга теләгән. Аның әйтүенчә, "нәрсә белән булышырга?" дигән сорауга хәрбиләр "бөтен әйбер дә бар", дип җавап биргән. Шул ук вакытта күптән түгел Шәйморатов исемендәге батальон фельдшеры хәтта яралыларны алып чыгарга да машина юк дип зарланган иде.
  • Башкортстанның ихтыяри батальоннарындагы ирләр моңарчы да коточкыч шартлардан зарланды. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми диде.
  • Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атларның берсе коралларның булмавы турында сөйләде. "Авыр кораллардан гомумән бер әйбер дә юк, техника юк. Батальон командирына "Булган әйбер белән сугышырсыз" диелде, ди ул.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинада башлаган сугышын беренче көннәрдә үк хуплап чыкты. "Хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG