Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Ак мәчетен төзекләндерә башлаячаклар


Казанда Ак мәчет бинасы
Казанда Ак мәчет бинасы

Узган ел юл төзүчеләр гыйбадәтханәнең диварына зыян китергән иде.

Казанның Яңа татар бистәсендә урнашкан Ак мәчетне төзекләндерергә җыеналар. Бу хакта аның имам-хатыйбы Фәрит Сәлман "Реальное время"га сөйләгән.

Сәлман сүзләренчә, мәчетне реставрацияләүгә кимендә 1,5-2 ел вакыт китәчәк.

"Инвестиция суммасы турында әйтү иртәрәк. Ахыргы бәя әлегә билгеләнмәгән, чөнки проект документларын әзерли башлаганнан соң материалларга бәяләр үзгәрде. Без бу эшкә сәдака да җыярга уйлыйбыз. Элекке елларда җәмәгатьчелек мәчетне төзекләндерү өчен берни эшләнми дип гаҗәпләнә иде. Бу катлаулы һәм тиз генә башкарылмый торган эш", дигән ул.

Ул мәчет язмышы өчен борчылучыларны төзекләндерүдә катнашырга чакыра.

Мәчетне "АРКЕШ" архитектура-реставрация бюросы берничә этапта реставрацияләячәк. Беренче чиратта аны янкормалардан азат итәчәкләр. Мәчетнең диварларын ныгытып, аны ак төскә буярга җыеналар. Гыйбадәтханә эчендә михрабны төзекләндерергә уйлыйлар. Мәчетнең дүрт өлештән торган манарасын да торгызачаклар.

Моңа кадәр татар җәмәгатьчелеге Яңа бистәдә урнашкан Ак мәчетнең ташландык хәлдә ятуын күтәреп килде. Дүрт ел элек бер төркем татар яшьләре гыйбадәтханәгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан ифтар оештырган иде.

Узган ел апрельдә Ак мәчеткә куркыныч янавы хәбәр ителде. Мәчеткә зыянны юл төзүчеләр китергән диелә. Эшчеләр мәчет бинасы буенда торган бетон киртәләрне салдырып, аны гыйбадәтханә диварына терәтеп куйган. Мәчетнең кирпеч диварында ярыклар барлыкка килүе ачыкланган. Моннан тыш, мәчет биләмәсендә төзелеш чүп-чары җыелган диелде.

Ак мәчет – 1801-1805 елларда Казанның Яңа бистәсендә төзелә. Бина урта гасыр болгар, татар халык архитектурасы, классицизм архитектурасы элементлары кулланып салынган. Ул Кызыл Татарстан урамы 20нче йорт адресында урнашкан. Совет хакимияте 1929 елда мәчетне яба. 1930 елда мәчет манарасы сүтеп алына. Заманында монда мәктәп, аннан мех берләшмәсенең цехлары була.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG