Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кахов буасы җимерелеп су басканнан соң, Херсон өлкәсендә 60тан артык кеше үлгән


Херсон. 7 июнь 2023
Херсон. 7 июнь 2023

Киев контролендәге җирләрдә 21 кеше һәлак булган, Украина ягы аларның бишесе эвакуация барышында Русия ачкан атышка эләгеп үлде ди. Херсон өлкәсенең Русия баскынлыгында булган өлешендә исә су казасы чыккач, 41 кеше үлгән.

Кахов гидроэлектр станциясе буасы җимерелгәннән соң, соңгы мәгълүматларга күрә, Днепрның Киев контролендәге уң як ярында 21 кеше һәлак булган. Бу хакта Украина эчке эшләр министры Игорь Клименко җиткерде. Шуларның бишесе – эвакуацияләнгән чакта Русия ачкан атышка эләгеп үлде, ди министр. Херсон өлкәсенең уң як ярдагы өлешендә 595 йорт су астында кала бирә.

Херсонның Русия аннексияләнгән өлешендә – Днепрның сул як ярында су казасы чыккач 41 кеше үлгән. Бу хакта бүген, 21 июньдә баскын хакимиятләр җиткерде. Херсон өлкәсенең Русия билгеләгән губернатор вазифаларын башкаручысы Владимир Сальдо су баскан урыннардан сигез меңнән артык кешенең эвакуацияләнүен, 115 кешенең хастаханәгә җибәрелүен әйтте.

  • 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Яңа Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелде. Тирә-якны су баса башлады. Буаны шартлатуда Украина белән Русия бер-берсен гаепли. Моннан тыш, станциягә моңарчы килгән зарарлар да әлеге казага китергән дигән фараз бар.
  • Кахов гидроэлектр станциясе җимерелгәннән соң Херсон өлкәсенең 600 дүрткел километр җире су астында калды. Шуның 30 проценты – Днепрның уң як ярында, калганы исә – Русия басып алган сул як ярда.
  • Украина хакимиятләре гидроэлектр станциясе җимерелүдән килгән зыянны якынча 1,5 миллиард евро дип бәяли.
  • БМОның Украинадагы һуманитар җитәкчесе Дениз Браун су баскан районнарга Русия кертми, дип белдергән иде.
  • Су басканнан соң Украина сәламәтлек саклау министрлыгы инфекцияләр, аерым алганда холера таралырга мөмкин дип сагая. Министрлык мәгълүматынча, су өслегендә микробиологик активлык теркәлгән. Әлегә авыру очраклары ачыкланмаган, әмма табиблар мондый хәл булуга да әзерләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG