Accessibility links

Мүнһен опера фестивале җырчы Илдар Абдразаковның чыгышыннан баш тарткан


Илдар Абдразаков
Илдар Абдразаков

Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячак.

Мүнһен опера фестивале җырчы Илдар Абдразаковның чыгышыннан баш тарткан. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячак. Цымбалюк бу партияне операның Мүнһендагы премьерасында 10 ел элек башкарган иде.

Апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде. 26 июньдә җырчы "Аллага шөкер, Европа һәм Русиядә минем чыгышларым үз көчендә кала" дип белдерде. Ул Мүнһенга Мусоргскийның "Борис Годунов" операсы куелышына барырга җыенганын да хәбәр итте.

Мүнһен опера фестивале сүзчесе Абдразаковның чыгышы турында болай дигән иде: фестивальне оештыручыларда җырчының сәяси яктан теге яки бу тарафны алуының дәлилләре юк, аны фестивальдә күрергә телибез.

Бу кайбер активистларның ачуын чыгарды. Arts Against Aggression төркеме Мүнһен операсына һәм алман газетларына җырчының фестивальдә катнашуыннан баш тартырга кирәк дип мөрәҗәгать итте. Әлеге төркем АКШта оешкан, аңа Путинны яклаган җырчы, музыкантларның Көнбатышта чыгыш ясавына каршы торучы украиннар, русияләр һәм беларуслар керә.

30 июньдә Бавариянең дәүләт операсы Абдразаков "гаилә сәбәпләре аркасында" чыгыш ясамаячак дип белдерде. Шул ук вакытта сәяси яктан теге яки бу тарафны алуда гаепләнмәгән җырчылар "Борис Годунов" операсында катнашачак. Алар - Василий Петренко, Дмитрий Слободенюк, Дмитрий Ульянов, Виталий Ковалев, Никита Волков һәм Алексей Курсанов.

Илдар Абдразаков Путин режимына якын булганы өчен тәнкыйтьтләнгән иде.

Абдразаковның чыгышыннан Миландагы Ла Скала театры да баш тарткан иде: аның урынын "Доне Карло" операсында Рене Папе алды. Шулай ук, Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да Илдар Абдразаков җырлавыннан баш тартты.

Метрополитен-Операның баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", дигән иде.

Элегрәк Австриянең Opern News басмасы Абдразаковның Русия хакимиятләренә якын булуы турында язган иде. Ул Сергей Шойгу уздырган Яңа ел кичәләренең берсендә катнашкан һәм саклану министрлыгы белән бергә "Подмосковные вечера" җырын җырлаган диелде.

Узган елның маенда җырчы Кызыл мәйданда 10 минут чыгыш ясавы өчен 50 мең долларлап акча эшләгән, ә сентябрь башында, шул исәптән бюджет акчаларына да шәхси музыкаль фестивален үткәргән, дип белдерде тикшеренүчеләр. Владимир Путин фестивальдә катнашучыларга үз сәламләвен юллаган иде.

2022 елда җырчы хакимиятләр һәм аларга якын оешмалар оештырган берничә чарада катнашкан диелде.

Илдар Абдразаков 1976 елда Уфада туган. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты дигән исемнәре бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG