Казан авиазаводында чыгарылган беренче яңартылган стратегик ракет ташучы Ту-160М очкычын сынап карау башланган. Бу хакта "Ростех" матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.
Ул заманча коралландырылган һәм радиоэлектрон көрәш комлексы белән җиһазландырылган, дип искәртелә.
2023 елда Казан авиазаводы гаскәргә яңартылган Ту-160М хәрби очкычы тапшырачак дип хәбәр ителгән иде.
2018 елның гыйнварында Казан авиазаводы Русия саклану министрлыгыннан яңартылган ун Ту-160М очкычына заказ алды. Моның өчен 150 миллиард сум бирелде.
- Шул ук вакытта Русия Украинадагы сугыш өчен дроннарны Татарстанда җитештерергә җыена. Дроннар "Алабуга" икътисади зонасында җитештереләчәк.
- Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели ди. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагы да активрак эзләячәк ди.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум