Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда узган ялларда сулыкларда тугыз кеше батып үлгән, алар арасында бер бала да бар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шуларның җидесе шимбә көнне үлгән. Һәлак булучыларның күбесе исерек булган яки рөхсәт ителмәгән урыннарда коенган диелә. Моннан тыш тагын ике кешене батудан коткарып калганнар, әмма аларның берсе - Октябрьский шәһәреннән 1988 елгы хатын-кыз авыр хәлдә хастаханәдә ята.

Узган ялларда Башкортстанда тугыз кеше батып үлгән, тагын ике кешене судан вакытында тартып чыгарып җитешкәннәр. Бу хакта Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән Ufa1.ru хәбәр итә.

Шимбә көнне, 8 июльдә Дүртөйледә 2015 елгы бала, Уфада – ике ир, Тәтешле районында буада – бер ир, Стәрлетамактагы Ашкадар елгасында – бер ир батып үлгән.

Октябрьский шәһәрендә 1988 елгы хатын-кыз Муллин карьерында батып үлә язган, әмма аны коткарганнар. Хәзерге вакытта ул авыр хәлдә хастаханәдә ята диелә.

Бижбүләк районындагы авыл буасында 2004 елгы егет батып үлгән. Ул дуслары белән "суынып чыгарга" су буена киткән, дүрт метр тирәсе йөзгәч, бата башлаган, иптәшенең аны коткарырга көче җитмәгән, диелә.

Кушнаренкода Агыйдел елгасында 1970 елгы ир батып үлгән, ул дуслары белән ял иткән чакта хәмер эчкән булган.

9 июль, якшәмбе көнне Салават районындагы Ай елгасында Чиләбе өлкәсе кешесе батып үлгән. Ир биредә хатыны белән ял иткән, спиртлы эчемлек кулланып, биредә су коенырга ярамавы турында кисәтүгә дә карамастан, суга кергән.

Куергазы районындагы авыл буасында бер ир батып үлә язган, аны коткарганнар.

Иглин районында авыл буасында 1987 елгы ирнең гомере өзелгән. Ул хатыны белән яр буенда ял иткән булган, хәмер эчкән, чумып чыгарга дип суга кергән, әмма кире чыкмаган диелә.

"Һәр очрак тикшерелә. Шаһитләр сүзенчә, һәлак булучылар спиртлы эчемлек кулланган. Алар су коенган урыннар – кыргый пляжлар булган", дип искәртәләр Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

  • Соңгы вакытта Башкортстанда челлә булды. Башкортстан гидрометеорология үзәге мәгълүматынча, аномаль эсселек бу атна башында да дәвам итәчәк. Атнаның беренче ике көнендә +39, +40 дәрәҗә эсселек көтелә.
  • Атна уртасында эсселек сүрелә башлаячак, дип фаразлана. Ялларга исә температура +25-26 дәрәҗәдән дә артмас дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG