Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада биш катлы йорт шартлаган


Түбән Камада биш катлы йортта шартлау. 2023 елның 25 июле
Түбән Камада биш катлы йортта шартлау. 2023 елның 25 июле

Түбән Кама район хастаханәсенең матбугат хезмәтендә "Бизнес Online"га әйтүләренчә, хастаханәгә бер кешене авыр яралар белән китергәннәр, бер хатын-кыз амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Урында ашыгыч ярдәмнең 11 бригадасы эшли диелә.

Бүген, 25 июльдә, иртәнге сәгать биштә Түбән Каманың Вахитов проспектындагы 11нче йортта шартлау булган. Бу хактагы мәгълүмат башта социаль челтәрләрдә чыкты, соңрак аны шәһәр мэры Рамил Муллин да раслады.

"Барысын да контрольдә тотабыз. Оператив штаб төзедек", дип язып чыкты социаль челтәрләрдә Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Муллин хакимиятләр зыян күргән фатирда яшәүчеләргә булдыра алганча ярдәм итәчәк дип сүз бирде. Йортта яшәүчеләрне вакытлыча 12нче мәктәпкә урнаштырачаклар.

"Бизнес Online"га Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, беренче каттагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр иртәнге 5:08 сәгатьтә килеп ирешкән.

Йорттан 15 кеше үзе чыккан, тугыз кешене янгын сүндерүчеләр коткарган. 5:29 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Өйгә газ кертелгән булган.

Түбән Кама шәһәр прокуратурасы йортта газ шартлавы уңаеннан тикшерү оештырган. Түбән Кама район хастаханәсенең матбугат хезмәтендә "Бизнес Online"га әйтүләренчә, хастаханәгә бер кешене авыр яралар белән китергәннәр, бер хатын-кыз амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Урында ашыгыч ярдәмнең 11 бригадасы эшли диелә.

Татарстан тикшерү комитеты газ шартлау уңаеннан "иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. "Бизнес Online"га чыганаклары сөйләвенчә, шартлау булган фатирда 53 яшьлек Азат Ибраһимов һәм аның 26 яшьлек улы Рамил яшәгән. Газ шартлаганда, Рамил бер үзе генә өйдә булган, аны шартлау дулкыны урамга чыгарып ташлаган. Егетнең тәне 90 процентка пешкән. Шул ук вакытта ул үз аңында, дип белдерде Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов. Егетнең хәле авыр булуын исәпкә алып, Түбән Кама хастаханәсенә Казаннан республика хлиник хастаханәсеннән табиблар чакыртылган.

  • 2021 елның октябрендә Чаллының Татарстан урамында урнашкан биш катлы йортның дүртенче катында да шартлау булды. Дүртенче һәм бишенче катларда алты фатир җимерелде, аларда 14 кеше яшәгән.
  • Шартлау булган фатирның 70 яшьлек хуҗасы газ торбасына үзлегеннән тоташкан булган, түләмәгән өчен аның газын 11 ел элек үк өзгәннәр. Ир-ат ялгыз яшәгән һәм исерткеч эчемлекләр кулланган диелде. Фатир хуҗасыннан тыш шартлауда тагын дүрт кеше җәрәхәтләнгән иде.
  • Быел Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә дә тугыз катлы йортта газ шартлады. Каза бер бүлмәле фатирда чыккан. Урынга коткаручылар килгәндә янгын булмаган, шулай да аш бүлмәсендә түшәм һәм диварларга ут зыян салган, шулай ук фатирның тәрәзәләре коелып төшкән диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG