Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгород өлкәсендә Украина белән чикне үтеп, “Русия азатлыгы” легионына керергә ниятләгән Татарстан егетен тоткарлаганнар


Кичә, 3 августта, полиция хезмәткәрләре Белгород өлкәсе Шебекин районының Графовка авылында 28 яшьлек Уралбай А.ны тоткарлаган. Ул Украина белән чиктәге Яңа Таволжанка авылына таба юл тоткан булган, диелә.

Белгород өлкәсендә Украина белән чикне үтеп, Украинаның “Русия азатлыгы” легионына керергә ниятләгән Татарстан егетен тоткарлаганнар, дип хәбәр итә “Осторожно Новости” Telegram-каналы. Бу хакта 116.RU басмасына да чыганагы раслаган.

“Осторожно Новости” мәгълүматынча, кичә, 3 августта, полиция хезмәткәрләре Белгород өлкәсе Шебекин районының Графовка авылында 28 яшьлек Уралбай А.ны тоткарлаган. Ул Украина белән чиктәге Яңа Таволжанка авылына таба юл тоткан булган, диелә. Июнь башында бу авылга Украина ягында сугышучы русияләрдән торган “Урыс ихтыяри корпусы” һөҗүм иткән иде."

"Урыс ихтыяри корпусы" – Русиядән киткән уңчы активистлардан төзелгән хәрби төркем. "Русия азатлыгы" легионы – Украина ягында сугышучы русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем.

Егет “Русия азатлыгы” легионына керү өчен Украина белән чикне июньдә үк үтмәкче булган диелә. “Уралбай сөйләвенчә, бу карарга ул интернеттагы роликларны караганнан соң килгән. Дәүләткә хыянәт итмәкче булу һәм террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу турында җинаять эше ачылган”, дип яза канал.

  • 19 июльдә Казанда Сергей Новиковны тоткарладылар. Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ул Украина ягында сугышучы, русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем – "Русия азатлыгы" легионы тарафдары.
  • Янәсе ул Казан танк училищесына якын гына урнашкан Имәнлек (Дубравная) урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. Ир хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.
  • "Русия азатлыгы" легионын Русиядә террорчы дип быел март аенда таптылар.
  • Русия тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, "Русия азатлыгы" легионы 2022 елның мартында, Украина президенты Владимир Зеленский кушуы белән төзелгән. Янәсе бу Русиядән ихтыяриларны табып, аларны Украина ягында сугыштыру, ә алга таба "Русиядә терактлар кылып, үзәк хакимиятне бәреп төшерү" өчен эшләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG