Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы хосусый клиникаларның өчтән бере бала төшертүгә лицензияләреннән баш тарткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

"Айболит" клиникасы мөдире Азат Рызванов журналистларга әйтүенчә, түрәләр хосусый клиникаларның хуҗаларына һәм җитәкчеләренә лицензияләреннән баш тартырга тәкъдим иткән.

Киңәшмәдә республика сәламәтлек саклау министрының демография урынбасары Альмир Абашев "Әгәр [абортларны] әллә ни күп ясамыйсыз икән, бәлки [лицензиядән] баш тартырсыз?", диде, дип сөйләгән ул.

Бер хосусый клиниканың вәкиле исе аноним калу шарты белән "баш табибларга клиникалар Мәҗбүри медицина иминиятләштерү федераль фондыннан (ФОМС) акча алмаячак" дип әйттеләр, "күпләр өчен бу аборт ясауга лицензиядән баш тарту өчен мөһим сәбәп булды", дип сөйләгән.

  • Июль ахырында Татарстанда да йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга кирәк дип саный.
  • Моңарчы Ирина Волынец хосусый хастаханәләргә бала төшерүне тыярга кирәк дигән тәкъдим ясаган иде. Әмма Татарстанның хосусый клиникаларда бала төшертүне тыю тәкъдимен Русия думасында хупламадылар. Думаның гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты рәисе Нина Останина (КПРФ) әйтүенчә, абортларны мәҗбүри медицина иминияте полисы белән генә ясатуга калдырсалар да, "бу демографияне берничек тә яхшыртмаячак".
  • Августта Мордовиянең Дәүләт җыены абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штрафлар салырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
  • Шул ук вакытта "Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG