Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КрымSOS": Кырым аннексияләнгәч Украинаның 106 ватандашы "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә эзәрлекләнгән


Евгений Ярошенко
Евгений Ярошенко

Аларның дүртесе җәзаларын үтәгән, ә 84е әле дә 8 елдан 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Аннексияләнгән Кырымда "Хизб ут-Тәхрир җинаять эшләре" нигезендә Украинаның 106 ватандашы Русия тарафыннан эзәрлекләүгә дучар булган. Бу хакта "КрымSOS" хокук яклау оешмасы аналитигы Евгений Ярошенко белдерде.

"Русия Кырымны басып алганнан соң, тугыз елдан артык вакыт эчендә Украинаның 106 ватандашы "Хизб ут-Тәхрир эшләре" нигезендә эзәрлекләү корбаннары булды. Аларның дүртесе җәзаларын үтәде, ә 84е әле дә 8 елдан 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән. 2019 елда утыртылган кырымтатар Җемил Гафаров быел 10 февральдә рәшәткә артында үлде", дип искәртте ул.

Азатлык Җемил Гафаровның үлеме турында язган иде. Русия мәхкәмәсе аны "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип табып 13 елга хөкем итте.

Гафаровка 60 яшь иде. Аның бөер авыруы бар иде, ә 2022 елның ноябрендә йөрәк өянәге кичерде. Гафаров тикшерү изоляторы җитәкчеләренең медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуы турында әйтеп килде. Адвокатлар Гафаровны тикшерү изоляторында тоту – аның сәламәтлеге өчен куркыныч, дип искәртте.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Русия колонияләрендә тотылучы кырымтатарларның сәламәтлеге начараюы, тиешле медицина ярдәме ала алмаулары турында хәбәрләр булды.
  • Июньдә Акмәчетнең (Симферополь) 2нче тикшерү изоляторында тотылу шартлары аркасында кырымтатар активисты Асан Ахтемовның сәламәтлеге начарайды. Кремль тоткыннары туганнары берләшмәсе хәбәр итүенчә, камераларда иртәнге алтыдан кичке унга кадәр ятакта утырып һәм ятып торырга ярамый. Тоткыннарга тикшерү изоляторы хезмәткәрләренең күзенә карауны тыялар һәм Русия гимнын ятлаталар.
  • Июнь башында Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров Акмәчетнең 2нче тикшерү изоляторында Кырым сәяси тоткыннарын – Мәҗлес башлыгының беренче урынбасары Нариман Джелялны һәм активистлар - бертуган Ахтемовларны газаплыйлар дип белдергән иде.
  • Моннан тыш, "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә террорчы оешма булып танылган) эшендә гаепләнүче кырымтатар имамы Раиф Февзиевнең изоляторда сәламәтлеге какшады. Бер елда имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, нерв системы белән проблемнары туган. Хатыны аңа табиблар тикшереп тормыйча гына антибиотиклар билгели дип зарланган иде.
  • Аннексияләнгән Кырымда 2014 елдан бирле барган репрессияләр шартларында тикшерү изоляторларына кытлык килеп туган. Камералар тулы, йокы урыннары җитми, кешеләр чиратлап йокларга мәҗбүр. Кырым ярымутравында төрмәләр санын арттыру өчен Русия куәт оешмалары дистәләрчә миллион сум тотарга ниятли.

    Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

    "Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

    "Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

    Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.


    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG