Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләренә Русиянең Украинага каршы сугышы да тасвирланган 63 мең яңа тарих дәреслекләре кайткан


Русия мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен тарих фәненнән әзерләнгән яңа дәреслекләр
Русия мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен тарих фәненнән әзерләнгән яңа дәреслекләр

Быелдан укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнәчәк. Яңа тарих китабында Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы “махсус хәрби операция” дип атала, ә аның максаты – “Донбассны яклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү” диелә.

Татарстанга 10-11нче сыйныф укучылары өчен язылган, “махсус хәрби операция” турындагы бүлеге дә булган 63 мең яңа тарих дәреслекләре кайткан. Республика районнарына бу китапларны инде таратып бетергәннәр. Бу хакта “Бизнес Online”га Татарстан мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә җиткергәннәр.

Күптән түгел Башкортстанның да 74 мең яңа тарих дәреслекләре сатып алуы хәбәр ителгән иде. Шуның 72,2 меңе Башкортстан, ә ике меңе фетнәчел Луһански "халык республикасы" мәктәпләре өчен алынган.

Республика мәктәпләргә Русия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм Русия фәннәр академиясенең гомум тарих институты фәнни җитәкчесе Александр Чубарьян дәреслеге, шулай ук 11нче сыйныф укучылары өчен МГИМО ректоры Анатолий Торкунов һәм Мединский язган дәреслекләрне алган диелде.

Килешүгә күрә, бер дәреслекнең бәясе 502 сумнан 865 сумга кадәр. Дәреслекләр Башкортстанга 15 сентябрьгә, Луһанскига 30 октябрьгә кадәр китерелергә тиеш.

  • Быелдан укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнәчәк, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укытачак, балалар хәрби әзерлек узачак һәм хезмәткә тартылачак. Мисал өчен анда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы “махсус хәрби операция” дип атала, ә аның максаты – “Донбассны яклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү” диелә. Шулай ук “Көнбатыш украин режимын акча һәм коралга күмде, ә Русиягә каршы канунсыз чикләүләр кертте”, дип язылган.
  • Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсы әзерләнә, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
  • Шул ук вакытта быелгы уку елыннан ОБЖ дәресендә башлангыч хәрби әзерлек бирелә башлаячак. Аерым алганда бу дәресләрдә мәктәп укучыларын дроннарны сугышчан куллану нигезләренә өйрәтергә ниятлиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG