Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үрә кат!" Русиядә хәрби әзерлек дәресләрен ничек укытачаклар


"Башлангыч хәрби әзерлек" дәресендә автомат сүтеп-җыю
"Башлангыч хәрби әзерлек" дәресендә автомат сүтеп-җыю

1 сентябрьдән мәктәпләрдә яңартылган "Башлангыч хәрби әзерлек" дәресләре керә башлый. Анда сафка тезелеп атлаудан башлап, мылтыктан атуга кадәр өйрәтәчәкләр. Сәясәт белгече дәүләт мәктәпләргә ныклап тотынды, мәктәп хакимияткә лояль солдат тәрбияләүче урынга әйләнде дип саный.

1 сентябрьдән Русия мәктәпләрендә "Тормыш иминлеге нигезләре" (ОБЖ) предметының програмы үзгәрә. Төп әйбер – "Башлангыч хәрби әзерлек" (НВП) кайта. Ул 1990нчы елларда мәктәп програмыннан төшеп калган иде. 2024 елдан ОБЖ урынына югары сыйныфларда "Иминлек нигезләре" (ОБЗ) яки "Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау" (ОБЗР) дәресе кертелергә тиеш. Предметның атамасы әлегә төгәл билгеләнмәгән.

Бүген башланган яңа уку елына укучларны ни көтә, яңа дәреслекләр һәм методик кулланмалар турында ниләр билгеле һәм югары сыйныф укучыларын патриотик тәрбияләү ысуллары нинди юнәлештә китәчәк – "Настоящее время" бу хакта материал әзерләде.

ОБЖ предметын хәрби юлга күчерү турында Думаның мәгариф комитетында 2023 елның июнендә узган түгәрәк өстәл утырышында фикер алыштылар. Думаның саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов мәктәп програмының яңартылырга тиешлеген болай аңлатты: "Мәктәп укучыларында армиядә хезмәт итү турында күзаллау булдыру өчен". Мәктәп укучыларын ул "инфантиль", бернигә әзер түгел дип саный. Әлеге предмет мәктәпләрдә төп дәресләрнең берсе булырга тиеш дип белдерә.

Шул ук вакытта "инфантильлеккә" каршы чыгыш ясаган Андрей Картаполов 2022 елда ук мәктәп укучыларына саклану министрлыгы белән килешү төзергә рөхсәт итү тәкъдиме белән чыкты. 2023 елның апрелендә Русия думасы берьюлы өч укылышта контракт хезмәте турындагы канунга үзгәрешләр кертте. Документ контрактны 18 яшь тулу белән, ягъни мәктәпне тәмамлагач та төзү хокукы бирә.

10нчы сыйныфлар өчен "Башлангыч хәрби әзерлек" (НВП) модуле кертелгән дәреслекне июньдә "Просвещение" нәшрияты күрсәтте. Методик кулланма интернетта да ачык. Дәреслекне төззү барышын психолог – Русия саклану министры кызы Юлия Шойгу күзәтте.

"Башлангыч хәрби әзерлек"тә ниләр бар

10нчы сыйныф өчен ОБЖ дәреслегендә яңа бүлек "Башлангыч хәрби әзерлек элементлары" дип атала. Укуытучылар өчен кулланмадан күренгәнчә, төп тема – "Хәрби хезмәт нигезләре". Укытучы, беренче чиратта, укучыларны сафка тезелергә һәм хәрбиләрчә сәламләүгә өйрәтергә тиеш. Дәреслек һәм кулланма авторлары укучыларга сафта атлаганда аякларын ничә градуска күтәрергә, баштан салгач, баш киемен ничек дөрес итеп тотарга өйрәтә, ягъни аңлатмалар тәфсилле бирелгән. Блокта шулай "Беренчел боерыклар һәм башкару боерыклары", "Пехотачы коралы һәм аның белән эш итү" (Калашников мылтыгы макетларын сүтеп-җыю һәм аннан ату) кебек бүлекләр бар.

10нчы сыйныф өчен яңартылган ОБЖ дәреслеге. ТАСС видеосыннан стоп-кадр
10нчы сыйныф өчен яңартылган ОБЖ дәреслеге. ТАСС видеосыннан стоп-кадр

Башлангыч хәрби хезмәт теориясе һәм практикасыннан тыш, дәреслекнең армиягә кагылышлы башка блоклары шулай ук киңәйтелгән һәм нечкәлекләр белән бирелгән. Аерым алганда, хәрби һөнәрләр һәм "карьера перспективалары" турында сөйләнә.

Методик кулланмалардагы күрсәтмәләргә караганда, 11нче сыйныф дәреслегендә хәрби чакырылышка күп урын бирелгән: армиягә алыну яше, хезмәт мөддәте, гаскәргә алынмау сәбәпләре, контракт хезмәте. Дәрестән соң 11нче сыйныф укучысында "Русия ватандашлык үзбилгеләнүе, патриотлык, Ватан турында җаваплылык хисләре" һәм "Ватанга хезмәт итү һәм аны саклауга әзерлек, аның язмышы өчен җаваплылык хисе" туарга тиеш.

10нчы сыйныфлар өчен ОБЖ дәреслеге. ТАСС видеосыннан стоп-кадр
10нчы сыйныфлар өчен ОБЖ дәреслеге. ТАСС видеосыннан стоп-кадр

Башка блокларда да үзгәрешләр бар. Элек укучыларны "канунга каршы эшчәнлеккә җәлеп итү", "вазгыятьне какшату" "коралы" буларак кулланырга мөмкин дип куркыткан булсалар, хәзер аларны "фейклар" белән дә куркытачаклар. "Фейклар – ул мәгълүмати сугыш элементы" диячәкләр һәм Икенче дөнья сугышында СССРның роле турында "ялган" тарату яки Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү өчен җаваплылык турында тәфсилләп аңлатачаклар.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Сугышка каршы чараларда катнашучыларга Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "фейклар" тарату турында яңа маддәләр нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный. Асылда илдә хәрби цензура кертелде, ул массакүләм мәгълүмат чараларына сугышны дәүләт күзлегеннән тыш яктыртуны тыя.

Мәктәп укучылары өчен хәрби җыеннар

Хәер, ОБЖ курсына "Башлангыч хәрби әзерлек" блогын керткәнче дә Русиядә әлеге предмет дәреслекләрендә хәрби хезмәт темасы зур урын алып тора иде. Мәсәлән, 2014 елда Анатолий Смирнов һәм Борис Хренников авторлыгында чыккан 320 битле дәреслекнең 176 бите "Дәүләтнең хәрби иминлеген тәэмин" итүгә багышланган.

10нчы сыйныф укучыларын хәрби җыеннарга җыю да яңалык түгел. Яңа кулланмага ярашлы, үсмерләр хәрби бүлектә биш көн дәвамында күнегүләр узарга тиеш. Малайлар – мәҗбүри, кызлар – "аерым бер билгеләнгән вакытта ихтыяри рәвештә" катнаша. Җыеннар мәктәпкә якын хәрби бүлектә яки "махсус оештырылган урыннарда" узарга тиеш. Анда аларны окоплар казырга, сафка тезелеп йөрергә, мылтыктан атарга, гранат атарга, сугыш кыры буйлап йөрергә, кан туктатырга һәм "атом төш шартлавы булганда ниләр эшләргә" кирәклеген өйрәтәләр.

Мондый җыеннар уздыру турында Русия саклану министрлыгы һәм мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманнары 2010 елда ук чыккан иде. Ләкин бөтен мәктәпләр дә аларда катнашмады. 2023 елның язында, Украинада сугыш барган шартларда хәрби күнегүләрне мәҗбүри иттеләр һәм ата-аналар хәтта гаҗәпләнүләрен һәм ачуларын да белдерде.

Майда биш көнлек җыеннар уздыру турында хисаплар җирле хакимият һәм мәгариф министрлыгына караган күп сайтларда чыкты.

"Авангард" үзәкләре һәм бюджет акчасы

Берничә дистә үсмерне якындагы хәрби бүлеккә алып бару өчен акчаны мәктәп бүләчәк дип күзаллана.

Әгәр мәктәп тирәсендә хәрби бүлек юк икән, яңа методичка җыеннарны "төбәкләрдәге армиягә әзерлек үзәкләрендә һәм балалар аланнарында" уздырырга тәкъдим итә.

Думада узган түгәрәк өстәл утырышында саклану министрлыгы вәкиле сөйләвенчә, саклану министрлыгы һәм мәгариф министрлыгы быел сентябрьдән НВП дәресләренең практик өлешләрен "Авангард" хәрби-патриотик тәрбия үзәкләрендә уздырырга килешкән. Төп үзәк Мәскәү өлкәсендә урнашкан, анда "махсус операция ветераннары" (Украинадагы сугышта катнашып кайтучыларны Русия рәсмиләре шулай атый) эшли. Биредә биш көнлек хәрби җыеннар моңа кадәр дә узды, ләкин ул бушлай түгел иде. Юллама 39100 сум тора.

Русиядә мондый йөзләгән үзәк бар. Уфада, мәсәлән, ул "Патриот" паркы дип атала, ләкин шулай ук әлеге "Авангард"ка карый. 2022 елда "Авангард" үзәге Казанда, Түбән Камада һәм Чистайда да ачылды. Беренчеләрдән булып анда кадет мәктәпләре һәм "Адымнар" полилингваль гимназиясе укучылары хәрби җыеннар узды.

Дәүләт хәрби җыеннар өчен мәктәпләргә күпме акча бүлеп бирәчәге әйтелми. Думадагы түгәрәк өстәл утырышында Кисловодскидан килгән укытучы күп мәктәпләрнең бүген дәреслекләргә дә акчалары юк, математика әсбабы сатып алыйкмы, ОБЖ дәреслеге алыйкмы дип уйлый, дип сөйләде мөдир. Яки бер сыйныфка бер фәннән ике генә дәреслек бирелә ала. Еш кына мәктәпләрдә ОБЖ сыйныф бүлмәләре өчен җиһазлар да җитми. НВП укытыла башлагач, алар күбрәк кирәк.

"СВО ветераннары" - укытучылар һәм бөтен илгә бер програм

Яңартылган ОБЖ дәресләрен Украинадагы сугышта катнашып кайткан ирләр арасыннан сайлап алачаклар дип мәгариф министры Сергей Кравцов 2023 елның гыйнварында ук белдергән иде. Хакимиятләр бу кешеләрне башта өч айлык курсларга җибәрергә җыена. Шулай да Думада узган утырышта беренче чиратта мәктәпләргә ОБЖ укытырга сугыштан кайткан укытучыларны алачакбыз дип ышандырдылар. Андыйлар күпме, һәм алар мәктәпләргә барганчы психологик реабилитация узачакмы – мәгариф министрлыгы әлегә бу сорауларга җавап бирми.

ОБЖ дәресе бөтен укучыларга да мәҗбүри предмет булачак. 2022 елның 24 сентябрендә Владимир Путин бердәм гомум белем бирү програмнары турында канун имзалаган иде. Канун тарафыннан "якланган" предметларга урта мәктәптә урыс теле, география, әдәбият, тарих, җәмәгать белеме һәм тормыш иминлеге нигезләре кертелде. Ягъни ОБЖның "Башлангыч хәрби әзерлек" блогын яки "фейклар" бүлеген укытучы, теләсә дә, төшереп калдыра алмый.

Яңа уку елында укучыларны тагын ни көтә

ОБЖ дәреслекләреннән тыш, 1 сентябрьдән Русия мәктәпләрендә югары сыйныфларда тарих дәреслеге дә яңара. 11нче сыйныфта Русия тарихы дәреслегендә "махсус хәрби операция" бүлеге дә бар. Мәгариф министры Кравцов сүзләренчә, анда "махсу хәрби операцияне башлау сәбәпләре" аңлатыла. Интернетта дәреслекнең Украинадагы сугышка багышланган битләре фотолары чыкты. Анда сугыш турындагы бүлек "Безнең эшебез дөрес! Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнеке булачак!" дип тәмамлана.

Моннан тыш, яңа уку елында "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү" дә, линейка саен Русия байрагын күтәрү дә, гимн җырлау да кала. Мәктәпләрдә тәрбия өчен "мөдирнең тәрбия эшләре киңәшчесе" җавап бирәчәк. Алар педагогик белемле махсус сайлап алынган кешеләр, башлыча яшьләр, "балалар белән бер телдә сөйләшә алырдай" белгечләр. Алар "патриотик тәрбия" бирү програмы төзергә тиеш.

Киләчәккә укучыларга "җәмгыятькә файдалы хезмәт тәрбиясе" дә бирмәкчеләр. Канун өлгесе быел җәй думада өч укылышта да кабул ителде, президент тарафыннан имзаланды. Канунга ярашлы, укучылар агачлар утыртырга, парталар юарга һәм башка эшләр башкарырга тиеш һәм бу "хезмәткә дөрес караш тудырачак" диелә.

2024 елда тарих предметыннан башка сыйныфлар өчен дә яңартылган дәреслек чыгачак, моннан тыш, география дәреслекләрен дә яңартырга җыеналар. Географиягә Русиянең "яңа төбәкләрен" (Украинаның оккупацияләгән җирләрен рәсмиләр шулай атый) кертәчәкләр.

"Дәүләт мәктәпләргә ныклап тотынды"

Сәясәт белгече Руслан Айсин дәүләт мәктәпләргә ныклап тотынды, мәктәп әкренләп хакимияткә лояль солдат тәрбияләүче тоталитар-күзәтчелек ресурсына әйләнде дип саный.

"Дәүләт мәктәпләргә ныклап тотынды, ләкин аларның материаль-техник базасын яхшыртуда яки белем бирү эшчәнлеген камилләштерүдә түгел, ә балаларның баш миләрен идеологик яктан эшкәртү ягыннан.

Мәктәп әкренләп тоталитар-күзәтчелек ресурска әйләнде. Аның максаты – үз фикере булмаган һәм зур түрәләргә берсүзсез баш ияюче хакимияткә лояль солдат әзерләү.

Мәктәп - белем бирү урынына да милитиризация һәм клерикализация урыны. Чынлыкта мәгариф системы төрле яктан үсеш алган һәм үз уйларын, планнарын тормышка ашырырга әзер кешеләр әзерләргә тиеш. Ләкин мондый үзаллы һәм иҗади егет-кызлар дәүләткә кирәкми. Хакимияткә бүген үк, 18 яше тулу белән армиягә барырга һәм сугышта каншатырга әзер буйсынучан яңа солдатлар кирәк.

Путинизм кырыс авторитарлык фазасына керә, ничек тә сталин тоталитаризмына шуышып җитәргә тырыша. Систем мәктәпләргә, тәрбия өлкәсенә, дингә, иҗтимагый фикергә тотынды. Кырны чистартып, үзенең империячел идеология белән сугылган бинасын төзи башлады", ди Айсин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG