6 сентябрьдә Русия төбәк мөфтиләре, шул исәптән Татарстан мөфтие Русия басып алган Мариуполь шәһәрендә барды. Рәсми агентлыклар аларны Русиянең Украинага каршы сугыш нәтиҗәсендә зыян күргән мәчетне төзекләндерүдән соң ачылышында катнашты дип хәбәр итте.
Сәфәр вакытында мөфти Камил Сәмигуллин Русия оккупациясеннән соң “Донецки халык республикасы”нда корылган яңа “мөфтият” рәисе Рәшит Брагин белән очрашкан. Анда дини кадрлар әзерләү мәсьәләсе күтәрелгән.
“Җитәкчеләр әлеге төбәкләрдәге татарларны Татарстан мәдрәсәләренә укырга җибәрү турында килеште”, дип хәбәр итте Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.
Шулай ук Камил Сәмигуллин татар һәм урыс телендә басылган дини әдәбият тараткан. Мариупольдә Донецки "халык республикасы" татарлары белән дә аралашырга өлгергән дип әйтелде.
Татарстан мөфтиеннән тыш, Русия басып алган Мариупольга Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат Мәрданшин барган. Шулай ук Русия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Ставрополь крае мөфтие Мөхәммәт Рәхимов, Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов, Мордовия, Чечня мөфтиләре һәм башка дин әһелләре катнашкан.
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русия мөфтиләре җинаятьчел сугышны хуплап чыкты. Украинаның фетнәчеләр контролендә, соңрак Русия үзенә кушкан "Донецки халык республикасы" ("ДНР”) имамнары Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте карамагына керде. “ДНР”ның “мөфтие” итеп Рәшит Брагин, имам-мөхтәсиб булып Рушан Таһиров сайланды. "ЛНР" имамнарын исә Әлбир Крганов җитәкләгән мөфтияткә керттеләр.
Русия басып алган Украина җирләрендәге мөселманнар тормышында Татарстан вәкилләре активлашты. Узган ел Дөнья татар конгрессы корылтае президиумына "ДНР" дип аталган төбәк "мөфтие" Рәшид Брагин, "ЛНР"дан Алчевски татар мәдәни үзәге җитәкчесе Флүр Карачурин кертелде. Татар конгрессы басып алынган җирләргә дә сәфәр кылды.
Моңа кадәр Русия басып алган Украинаның Донецки өлкәсе дин әһелләрен Мәскәү ислам институтында һәм быел ачылачак Ростов ислам көллиятендә укыта башлаячаклар дип хәбәр ителгән иде.
Украина ягында мөселманнар кулына корал алып Ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Быел 30 августта Сәид Исмәгыйлев татарларны Татарстанның суверенитет көне белән котлады һәм азатлыкка ирешү юллары хакында сөйләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум