Амур өлкәсенең "Көнчыгыш" космодромында Русия президенты Владимир Путин белән Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын сөйләшүләре үтте. Очрашу "Союз-2" галәм ракет комплексының техник комплексындагы инженер корпусы залында узды.
Төньяк Кореягә кырыс халыкара чикләүләр кертелде, алар шул исәптән ракет технологияләрен үстергән өчен дә кертелде. Бу чикләүләрнең күбесен БМО иминлек шурасы кабул итте, аларны кертүне хуплап Русия дә тавыш биргән иде.
Сөйләшүләрнең ачык өлеше кыска булды, Ким Чен Ын Төньяк Корея багланышларны үстерергә тели, чөнки һәрвакыт "президент Путинның һәм Русия хөкүмәтенең бөтен карарларын" да хуплап килде, дип белдерде.
Сөйләшүләрнең ябык өлеше исә сәгать ярым барды, анда шул исәптән Русия саклану министры Сергей Шойгу да катнашты. Шуннан соң Путин белән Ким Чен Ын икәүдән икәү генә сөйләште, дип җиткерә Кремль матбугат хезмәте.
Элегрәк президент сүзчесе Дмитрий Песков бу очрашудан соң нинди дә булса матбугат очрашуы ниятләнми дигән иде.
- Сөйләшүләрдә Төньяк Корея белән хәрби-техник хезмәттәшлек турында да фикер алышулар булачакмы дигән сорау бирелгәч, Путин "Бөтен мәсьәләләрне ашыкмыйча сөйләшәчәкбез. Вакыт бар", диде.
- Элегрәк The New York Times газеты Ким Путиннан галәм өлкәсе һәм су асты флоты өчен заманчарак технологияләр, шулай ук азык-төлек ярдәме алырга тели дип язган иде.
- Көнбатыш күзләүләре берничә тапкыр җиткерүенчә, Русия Украинага каршы сугышында корея сугыш кораллары һәм снарядлары запасларын кулланырга исәп тота.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум