Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәрне "кимсетү" турындагы эшләр саны ягыннан аннексияләнгән Кырым өченче урынга чыккан


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Сугыш башыннан бирле Кырымда кимендә 377 кешене гаскәрне "кимсетү"дә гаепләп штраф салганнар. Шул ук вакытта мәхкәмә документларыннан күренгәнчә, дистәләгән эш кешеләрнең танышлары өстеннән язган әләкләре нигезендә ачылган булган.

Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында ачылган административ эшләр саны ягыннан ил төбәкләре арасында аннексияләнгән Кырым беренче өчлеккә кергән. Бу хакта "Вёрстка" язмасында әйтелә. Ул Мәскәү белән Петербурдан гына калыша.

Басма хисаплавынча, сугыш башыннан бирле Кырымда кимендә 377 кешене гаскәрне "кимсетү"дә гаепләп штраф салганнар. Шул ук вакытта мәхкәмә документларыннан күренгәнчә, дистәләгән эш кешеләрнең танышлары өстеннән язган әләкләре нигезендә ачылган булган.

Кимендә 22 очракта гаепләнүчеләр өстеннән полициягә гаризаны үзара сөйләшкәндә саксыз әйткән сүзләре өчен язганнар. Әләкләрнең яртысын хезмәттәшләре язган

Быел мартта аннексияләнгән Кырымның Бакчасарай районы мәхкәмәсе 20 яшьлек кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип тапкан һәм 50 мең сум штраф салган иде. 1 мартта ул социаль челтәрдә видео чыгарган, анда ул Украинаның "Ще не вмерла Україна" гимнын җырлый.

24 февральдә Русиянең Украинага каршы башлаган сугышыннан соң, Кырымда укытучыларны да Русиянең кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә эзәрлекләү башланды.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Сугышка каршы чараларда катнашучыларга Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "фейклар" тарату турында яңа маддәләр нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • Азатлык Татарстанда һәм Башкортстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында да даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.
  • Башкортстанда август уртасында Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
  • Башкортстанда әләкләү очраклары да булып тора. Быел июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG