Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тугыз елга хөкем ителгән башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны Байкал аръягы колониясеннән алып киткәннәр


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Кая алып китүләре билгеле түгел. Сентябрь башында аны аерым тәртипле колониягә күчерү карары чыгуы турында билгеле булды.

Башкортстан активисты һәм иҗтимагый эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовны Байкаль аръягы краендагы колониядән алып киткәннәр. Аны кайда алып барулары билгеле түгел. Бу хакта "Аспекты"га Дилмөхәммәтовның туганнары сөйләгән.

Айрат Дилмөхәммәтов 2021 елның августыннан Байкал аръягы краенда, Чита шәһәренең 5нче кырыс тәртипле төзәтү колониясендә утыра иде.

Сентябрь башында Дилмөхәммәтовны аерым тәртипле колониягә күчерү карары чыгуы турында билгеле булды. Карар 3 августта ук чыккан булган. Башкорт активистын аерым тәртипле колониягә күчерүне үзе утыра торган 5нче төзәтү колониясе сораган диелде.

"Әлегә аны кая күчерәселәре билгеле түгел, бу сентябрь ахырында булырга мөмкин. Русиядә аерым тәртипле берничә колония бар. Шул исәптән, Краснояр краеның Минусинск шәһәрендәге һәм Владимир өлкәсендәге начар даны чыккан колонияләр дә. Аларда тоту шартлары иң кырысы", дип искәртте "Аспекты".

  • Айрат Дилмөхәмәтов ФСБ тарафыннан 2019 елның мартында тоткарланды. Активистның "Русиядә яңа федерация төзергә" тәкъдимнәре яңгыраган интернетта чыккан видео һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" эфирында әйткән сүзләре нигезендә Дилмөхәммәтовка Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру турындагы маддә кысаларында гаеп белдерелде. 2018 елның ноябрендә "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә тыелган) эше нигезендә төрмәгә утыртылган мөселманнарны яклап чыккан өчен аңа террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә гаеп белдерелде. 2018 елда Баймакта башкортлар һәм чеченнар арасындагы ызгыш вакытында сөйләгән сүзләре экстремистлык эшчәнлегенә чакыру дип бәяләнде.
  • 2020 елның гыйнварында ФСБ "экстремистлык эшчәнлеген финанслау" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовка каршы тагын бер җинаять эше ачты. Соңрак "террорчылыкны аклау" маддәсе "террорчылыкны пропагандалау" маддәсенә алыштырылды.
  • Дилмөхәммәтовның эшен тикшерү бер елга якын дәвам итте. Мәхкәмә җиде мәртәбә аны сак астында тоту вакытын озайтты, сак астыннан чыгарып, иреген башка юллар белән чикләү хакында аппелляция шикаятьләре барысы да кире кагылды.
  • 2020 елның 24 августында Айрат Дилмөхәммәтовка тугыз ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG