Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү: мобилизацияләнгән һәр бишенче ир фронтка җибәрелгәннән соң ике айдан да әзрәк яшәгән


Украинадагы сугышта һәлак булган Русия хәрбие. Архив фотосы
Украинадагы сугышта һәлак булган Русия хәрбие. Архив фотосы

Һәлак булучылар арасында иң яшь хәрбигә 19 яшь булган, иң өлкәненә – 62 яшь. Үлүчеләрнең күбесе 30-45 яшендә. Тикшерүдә әйтелгәнчә, Татарстан һәм Башкортстанда да мобилизациягә эләккән йөздән артык ир инде һәлак булган.

Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән бирле "повестка" алып сугышка киткән кимендә өч мең кеше һәлак булган. Мобилизацияләнгән һәр бишенче ир ике айдан да әзрәк яшәгән, дип исәпләп чыгарган "Важные истории" басмасы Conflict Intelligence Team (CIT) аналитик төркеме белән берлектә.

Ачык чыганакларга һәм медиаларда чыккан хәбәрләргә таянып, журналистлар үлгән көне билгеле булган, мобилизация белән сугышка киткән 1,9 мең ирнең исемлеген төзегән. Аларның 20 процентка якыны чакырылган көненнән соң ике ай да яшәмәгән. Мобилизацияләнгәннәрнең яртысыннан күбрәге фронтта беренче биш ай эчендә үлгән.

CIT аналитиклары аңлатуынча, хәрби комиссариатка чакырылганнан соң, көз көне үк мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше Луһански өлкәсендәге Сватово һәм Кременная тирәсендәге "иттарткычка эләккән". Алар ярдәмендә украин көчләренең һөҗүмен туктатырга тырышканнар. "Иң башта фронтның җимерелүен булдырмау, аны тере көчләр белән туендыру өчен мобилизацияләнгәннәр белән тишекләрне каплаганнар", ди аналитиклар.

Һәлак булучылар арасында иң яшь хәрбигә 19 яшь булган, иң өлкәненә – 62 яшь. Үлүчеләрнең күбесе 30-45 яшендә.

Мобилизацияләнгәннәр иң күп үлгән урын – Макеевка янындагы лагерь булган диелә.

Быел 1 гыйнварга каршы төндә ул ракет һөҗүменә дучар булды.

Журналистлар исәпләп чыгарганча, ул төндә Самар өлкәсеннән мобилизацияләнгән кимендә 139 хәрби һәлак булган. Русия саклану министрлыгы исә 89 хәрби үлүен таныды, бу хәл өчен хәрбиләрнең үзләрен гаепләде.

"Макеевкадагы фаҗиганың төп сәбәбе - тыелган булуга да карамастан, хәрбиләрнең күпләп кесә телефоннарын куллануы" диелә. "Бу ракет һөҗүме ясау өчен, дошманга хәрбиләр урнашкан координаталарны ачыкларга булышкан", диде министрлык.

Тагын бер күпсанлы югалту 2022 елның 24 октябрендә булган. "Важные истории" исемлегендә 47 хәрби шушы көнне үлгән. Аларның кимендә 18е – Волгоград өлкәсеннән сугышка алынган. Алар 255нче полка хезмәт иткән һәм колонналары Херсон өлкәсенең Яңа Каховка шәһәре тирәсендә атышка эләгеп бергә үлгән диелә.

Иң күп югалтулар Свердлау өлкәсенә туры килә – биредән мобилизацияләнгән 200дән артык хәрби үлгән, дип яза "Важные истории".

Әмма төбәктә хәрби хезмәткә чакырылырдай яшьтәге ничә ир-ат яшәвен исәпләп караганда, иң күбе Чукотка ирләре ятып калган. Икенче урында – Бурятия, монда да йөздән артык үлем хәбәре килгән.

Тикшерүдә әйтелгәнчә, Татарстан һәм Башкортстанда да мобилизациягә эләккән йөздән артык ир инде һәлак булган.

Журналистлар илнең һәр төбәгендә мобилизацияләнеп сугышка киткән бер ирне булса да җирләгәннәр, дип искәртә.

  • Татарстаннан һәм Башкортстаннан ничә кешенең мобилизацияләнүе төгәл билгеле түгел, хакимиятләр бу хакта төгәл саннар җиткермде. Берничә ай узуга мобилизациягә эләгеп сугышка китүчеләрнең үлеме турында хәбәрләр килә башлады. Андый хәбәрләр әле дә килә.
  • Азатлык хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 610 һәлак булган, шуларның кимендә 76сы - сугышка мобилизацияләнеп киткән булган. Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган, шуларның кимендә 128е мобилизацияләнгән булган. Ике республикага кимендә 204 кеше.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG