Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков якын арада Мари Иле республикасы прокуроры вазтифасына билгеләнергә мөмкин. Бу хакта чыганакларына таянып "Бизнес Online" яза. Сентябрьдә аның Татарстан прокуроры вазифасында икенче һәм соңгы мөддәте тәмамлана.
Mash Iptash Telegram-каналы исә Русия президенты Владимир Путин имзалаган документ чыгарды. Боерыкта Нәфыйков намзәтен Мари Иле прокуратурасына тәкъдим итәргә, ә Татарстанга Петербур прокуроры урынбасары Альберт Суяргуловны куярга тәкъдим ителә. Әлеге документны президент идарәсе Федерация шурасына җибәргән. Федерация шурасының утырышы 25 сентябрьгә билгеләнгән.
"Реальное время" чыганаклары да Татарстан прокуроры вазифасына соңгы тугыз айда Петербур прокуроры урынбасары булып эшләгән Суяргулов киләсен әйткән.
Мари Илендә прокурор урыны быел беренче яртыеллыкта бушап калды, прокурор Сергей Беляковны төбәкнең баш федераль инспекторы итеп билгеләделәр.
- 2013 елда озак еллар дәвамында Татарстан прокуроры булып эшләгән Кафил Әмировны пенсиягә озаттылар. Аның урынына урынбасары Илдус Нәфыйков килде. Аның беренче зур эше – "Леруа Мерлен" сәүдә үзәген ачуда коррупция очрагын фаш итү булды. Аның "җиңел кулы" белән Татарстан юстиция министры булып эшләгән Мидхәт Кормановка эшеннән китәргә туры килде. Улы Илдарның коррупция очрагы аркасында ул гариза язды. Бу – Татарстанда зур вазифадан китүнең иң шау-шулысы булды.
- Русия прокуратурасының мәктәпләрдә тикшерүләр уздырып, Татарстан балаларга татар телен канунсыз укытып ята дип белдерүенә дә алты ел була. Бу вакыйгалар Русиянең башка милли төбәкләрендә дә барды, әмма бары Татарстанда гына прокуратура зур җинаятьне фаш иткән кебек эш итте.
- Җәмгыятьтә бу көчле ризасызлык уятты. Халык басымы белән — монда төрледән-төрле видео мөрәҗәгатьләр, мәйданнарга чыгып "Туган тел"не җырлау, Татарстан Дәүләт шурасы каршында яшьләрнең депутатларга "Әлифба" китапларын таратуы да керә — республика хакимияте дә федераль үзәккә сүзен җиткерергә тырышты. Ахыр чиктә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кырт кисте: татар теле мәҗбүри укытылмаячак, дәресләргә атнасына 3 сәгать вакыт аерыла, ә татар телен яклап ризасызлык белдерүләр экстремизмга тиңләнәчәк.
- Шулай ук Татарстан прокуроры өйдә укучы балалардан да экстремизм эзләде. "Өйдә белем алучы балаларның мәктәпкә беркетелмәвенә, аттестация узарга килмәвенә чик куярга. Бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар булмау үсмерләрне экстремизмга җәлеп итүгә җирлек тудыра, социаль яраклашуга комачаулый", диде ул.
- Заманында Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев "Илдус Нәфыйковның хыялы - ТИҮне бөтенләй ябу", дигән иде. 2021 елның 15 гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде.
- ТИҮ рәисе Татарстан прокуратурасы оешманы ябу турындагы карарны, үз вәкаләтләре кысаларыннан чыгып, канун бозулар белән кабул иткән, дип саный. "Берәр иҗтимагый оешманы ябу, аның эшчәнлеген туктату өчен башта мәхкәмә карар чыгарырга итергә тиеш. Аннан соң гына бу оешманың эше туктатылырга тиеш. Татарстан прокурорының канунсыз эш итүе баш прокуратура тарафыннан туктатылырга тиеш. Чөнки Татарстан эчендә кануннар үтәлми", - дип белдерде Фәрит Зәкиев Азатлыкка.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум