Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Илама, әсәй!" Төрмәдән улын көткән ананың тормышы


Айрат Дилмөхәммәтов әнисе белән
Айрат Дилмөхәммәтов әнисе белән

Уфада яшәүче 81 яшьлек Агиләш Дилмөхәммәтова улы, сәяси тоткын, башкорт сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовны 4 ел буена күрми яши. Ул очны очка бәйләп тормыш кичерсә дә, улына ярдәм итәргә тырыша. Азатлык ялгыз ханымның ничек яшәгәне, ниләр уйлаганы турында сөйли.

9 елга төрмәгә хөкем ителгән Айрат Дилмөхәммәтовны Читадагы төрмәдән башкасына күчерәләр. Кая — төгәл билгеле түгел. Аны әйтмиләр. Әнисе Агиләш ханым сүзләренчә, аның улы әлеге вакытта Иркутскида. Соңгы хәбәр шул иде, ди ул. Әмма аны анда калдыралармы, башка җиргә алып китәләрме — бу сорауларга җавап юк. Ана кеше улының шартлары да тагын да начаррак булырмы икән дип өзгәләнә, борчыла. Әмма шул ук вакытта бердәнбер улын Уфага аз гына булса да якынрак җиргә китермәсләрме дип өметләнә. Әмма бу кысыр өмет дип шунда ук бу фикердән кире кайта. Айрат Башкортстанга якынрак төрмәдә утырса да, улым янына бара алмаячакмын, сәламәтлегем юк, ди ул. 81 яшендәге ананың бөтен хәсрәтле теләге — аны төрмәдән исән-сау чыгуын күрү һәм аны кочаклау. Исән-сау килеш каршы алырмынмы, Аллаһ Тәгалә улымны күрергә мөмкинлек бирерме, күпме яшәтер мине, сәламәтлек бирерме — шушы сораулар белән яши ул.

Агиләш Дилмөхәммәтова улын 4 ел күрмәгән килеш гомер кичерә. 2019 елда Самар хәрби бүлге мәхкәмәсе Айрат Дилмөхәммәтовка 9 еллык төрмә хөкем карарын игълан итү көне — аларның бер-берсенең йөзләрен соңгы күрүе. Айрат читлек артында, ана кеше мәхкәмә залында. Аннары аны Читага этап белән алып китәләр. Поезд юлы белән Уфадан барып җитәр өчен бер атна вакыт кирәк. Бер якка кына. Әле колония дә Читаның үзендә түгел, төрмәгә шәһәрдән барып җитү — сират күперен узасы. 81 яшьлек ханым аңлый — ул бу юлны кичерә алмый. Ә очкычка аның акчасы юк.

— Барып җитәрлек урын түгел. Махсус шулай еракка җибәрделәр. Ни туганнары, ни адвокатлары барып җитәрлек булмасын өчен. Махсус мыскыл итү, кешене җәфалау. Аннары ничек барасың? Барырсың да ул, әмма аны бит "ШИЗО"дан чыгармыйлар да. Шундый вакытына туры килсәң, ятасы да үләсе, ди ул.

Агиләш ханым җәйләрен бакчада уздыра. 14 сутый җирне эшкәртергә көчем калмады, ди ул. Әмма шулай да кишер, чөгендер, кыяр, помидорны үстерергә тырышам, ди. Бакча — аңа юаныч. Авыр уйларга чуммас өчен, акылдан язмас өчен эш кирәк дип аңлата ул бакчада җәй буена эшләвен.

Махсус шулай еракка җибәрделәр. Туганнары, адвокатлары барып җитмәсен өчен

— Миңа аның кадәр ризык та кирәкми, эшкәртергә көчем дә юк. Бакча эшкәртү — электән калган гадәт. Ирем исән чакта, зуррак җир алыйк дип кыстадым, 14 сутый җир булсын дип үгетләп алдырттым. Көчсез булырмын, ялгыз калырмын дип күз алдына килми шул яшьрәк чакта, — дип сөйли ул. — Бакчаны казырга Айрат ярдәм итә иде, хәзер бу эшләр үземә калды. Бакча начар уйларга чуммаска ярдәм итә. Эш белән онытыласың. Кирәксә дә кирәкмәсә дә өйдән чыгасың, әле тегесен, әле монысы эшлисең. Әле бер түтәлне чистартасың, әле икенчесен. Су сибәсе бар, кырау сукмасын дип өсләрен ябасың. Хәрәкәтләнәсең. Шәһәрнең дүрт диварында бикләнеп утырмыйсың. Ара-тирә, кирәк чакта Уфага кайткалыйм, әмма җәй буе бакчада булдым.

Ә хәзер бакча эшләре тәмам, ул капкаларын йозакка бикләгән. Агиләш Дилмөхәммәтова Уфада, үз фатирында. Йоклый алмый интегәм дип зарлана ул. Йокы кермичә ятканда ул кулына телефонын ала, YouTube-ны кабыза һәм улының элекке видеоларын карый. Улымны күргән төсле булам, ди ул. Күп чыгышларын инде ана кеше ятлап бетергән , әмма ул аларны кабат-кабат карый. "Улым каршымда утыра төсле, аны ишетәм, күрәм. Шундый акыллы, шундый төзек итеп сөйли, ачык итеп фикерләрен җиткерә. Минем акыллы, матур балам" дип карап ятам ди ул. Шулай улын карый-карый беразга гына булса да йоклап китә ул. Таң белән яңа көн туа, әмма ананың халәте дә, уйлаган уйлары да, кылган догалары да инде ничә ел үзгәрешсез кала. Көннәр минем өчен бер төсле, башымда шул бер үк сораулар, ди ул.

Интектерәләр аны. Сындырырга телиләрдер

— Көн саен уянам да Айратым нишли икән, дим. Исәнме ул? Берүк кенә исән-сау булсын иде дип телим дә телим. Аны бит "ШИЗО"дан чыгармыйлар. Мин аны төрмә эчендә төрмә дип атыйм. Интектерәләр аны. Сындырырга телиләрдер, — дип ачынып сөйли ана кеше. —Мин бит аны 2019 елдан бирле күргәнем юк. Күз алдына китерергә тырышам, чәчләре агаргандыр, ябыккандыр балам. Аның ашавы ашау да түгел. Көн саен бер сәгатьлек "прогулка", шуның белән бетте. Кеше белән аралаша алмый.

Агиләш ханым соңгы тапкыр аның белән телефон аша сөйләшкән. Төш кебек иде ул, ди.

— Сөйләшә дә алмадым, кинәт кенә шалтыратты да мин югалып калдым, күз яшьләрем бәреп чыкты, еладым да еладым. "Илама, әсәй!" дип юатты, барысы да әйбәт булачак, диде. Ул гел шулай дип әйтә, мине тынычландырырга тырыша. Елап үзеннән берни сорый да алмадым. Сорасам да барысы да яхшы диячәк ул. Әнисен кара утка сала торган бала түгел ул. Түзә. Сабыр итә, —дип искә төшерә ул соңгы сөйләшүләрен.

Төрмәдә утыручыларга елына ике тапкыр "посылка" алырга рөхсәт ителә. Һәрберсе 20 киллограмнан артырга тиеш түгел. Агиләш ханым соңгы "посылка"ны аның туган көненә җыйган. Җәй башында булган туган көненә күчтәнәчләр вакытында барып җитсен өчен ул аны майда ук тутырып җибәргән. Ат итеннән казылык яратканын белеп шуны хәстәрләгән, калганы — бозылмый торган ризык сайлап юллаган. Ярма, кәнфитләр, каһвә, чәйләр салдым, дип санап китә ул. Моннан тыш ул һәр ай Айратка 5 мең сум акча юллый. Ач йөрмәсен, теләгән ризыгын кибетләреннән алып ашасын дип тырыша тоткынның әнисе.

Агиләш Дилмөхәммәтованың пенсиясе 24 мең сум чамасы. Шуның 5 меңе улына китә. Фатирга түләү, җылыту сезоны башлангач, 9 мең сумга баса ди. Хатын шикәр авыруыннан интегә, кирәкле даруларга 3-4 мең тотыла. Калганы вак-төяккә, телефонга түләр өчен, сөт, ипи, башкасына кала, ди ул. Үзенә соңгы тапкыр әйбер алганын тиз генә искә төшерә алмый.

Ул гел шулай дип әйтә, мине тынычландырырга тырыша

— Миңа берни кирәкми дә. Аз ашыйм, чөнки минем яшьтә күп ашарга да ярамый. Тамагым тук. Торыр урыным бар, — ди ул үзен юатып, сер бирмәскә тырышып. — Май аенда бакчага барганда Красин базарына сугылдым, бер блузка сатып алдым. Өстемдә булганы искергән иде, төсе чыгып бетте, алырга булдым. 600 сумга сата иде, 500 сумга бирде. Эчке киемнәремне алмаш-тилмәш юып киям. Чынында берни алганым юк. Артык акча да юк.

Шулай да ара-тирә аңа ярдәм итүчеләр дә табыла. Айратның туган көненә аның дуслары килгән, табын корганнар. Алар калдырган ярдәм акчасы Айратка берничә ай 5 меңләп җибәреп торырга җиткән. "Онытмыйлар, рәхмәт аларга!" дип искә ала ул.

Ана кеше 9 ел озак вакыт дип саный. Өзелермен, гомерем җитмәс дип курка ул. Шулай да, иртәрәк чыгарырлар, бәлки, дип өметләнә. Әмма бу сәяси режим вакытында Айратның иреккә алдан җибәрелүенә ышанмый ана кеше.

Ул улының төрмәдән чыккан көнен күз алдына китерергә тырыша, ниләр пешерәчәген дә, ниләр әйтәчәген дә күзаллый.

Ни өчен минем бала кара төрмәдә утыра, ә гаделсезлек кылучылар шатланып яши бирә?

— Төрмә бусагасыннан ук каршы ала алмасмын, анда дуслары каршы алыр, ә мин өйдә көтәрмен, ишекләрне ачып куярмын. "Кайттыңмы, балам?!" дип кенә әйтә алырмын төсле, елармын да елармын. Әмма куанып. Аны, үземне җәлләп. Кочагымнан чыгармас идем. Аннары ашатыр идем, — дип сөйли ул. — Ниләр пешерәчәгемне белмим, ул мин пешергән һәр ризыкны мактап-мактап ашый торган иде. Ботка пешереп табынга куйсам да рәхмәтләр укый-укый, тәмләп ашый торган иде. Баламның иң матур елларын урладылар. Ни өчен хаксызлык өстен ала?! Ни өчен минем бала кара төрмәдә утыра, ә гаделсезлек кылучылар үз гаиләләре белән шатланып яши бирә? Ничек Аллаһ Тәгалә аларны яшәтә? Хаксызлык кылырга мөмкинлек бирә?

Ана кешегә бу сорауларга берсе дә җавап бирә алмый.

Айрат Дилмөхәммәтов

2020 елның 24 августында Русия үзәк хәрби бүлгесенең Самардагы мәхкәмәсе башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны Русия Җинаять кодексының дүрт маддәсе нигезендә ("Русянең территориаль бөтенлеген бозуга өндәү", "террорчылыкны пропагандалау", "экстремистлыкка өндәү", "экстремистлыкны финанслау") тугыз ел кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Дилмөхәммәтов аңа белдерелгән гаепне танымады. 2020 елның 4 декабрендә Мәскәү өлкәсе Власиха шәһәрендәге Апелляция хәрби мәхкәмәсе хөкем карарын көчендә калдырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG