Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Хәтер көненә ялгыз пикет узды


Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев пикетта
Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев пикетта

"Азатлык" берлегендә белдерүләренчә, "471 ел элек Казанны саклап җан салган кешеләрнең батырлыкларын" онытырга ярамый.

12 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкиле, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев Казанның Бауман урамында Хәтер көне уңаеннан ялгыз пикетка чыкты.

"Азатлык" берлегендә белдерүләренчә, "471 ел элек Казанны саклап җан салган кешеләрнең батырлыкларын" онытырга ярамый.

"Казан яуланганга биш гасыр булып килә, татар милләте һаман да безне басып алган дәүләт тарафыннан гаделсезлекләргә дучар. Ата-бабаларыбыз 471 ел элек үзләренең һәм киләчәк буынның бәйсез, хөр дәүләттә яшәве өчен көрәшеп җан салган һәм бүген безнең аларның бу батырлыкларын онытырга хакыбыз юк. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге дә юк бит", диләр оешмада.

  • Быел Казан хакимиятләре Хәтер көнен уздыруга рөхсәт бирмәде.
  • Татарстан хакимиятләре Хәтер көнен үткәрергә рөхсәтне соңгы тапкыр 2021 елда биргән иде, аны Тинчурин бакчасында уздырырга рөхсәт иттеләр.
  • Моңарчы 33 ел дәвамында ел саен уздырылып килгән Хәтер көне былтыр элеккечә үтмәде. Аны оештырырлык ни оешма юк иде, ни Казанның башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады. Матәм чарасы кыл өстендә эленеп калды.
  • Былтыр 12 октябрьдә Казан Кирмәнендәге Сөембикә һәйкәле янында Хәтер көне уңаеннан дога кылдылар. 1552 елда Явыз Иван Казанны басып алган вакытта һәлак булганнарны бер төркем татар активистлары шул рәвешчә искә алды. Чараны куәт оешмалары вәкилләре күзәтеп тормасын өчен, активистлар Кирмәнгә билетлар алып, рәсми экскурсия белән керде.
  • Соңгы елларда Татарстанда Хәтер көнен уздыручыларны эзәрлеклиләр, хакимияттән рөхсәт алмыйча, кечкенә чаралар да уздыру тыела. Татар иҗтимагый үзәге дә экстремист оешма дип игълан ителде. Шуңа алар Кирмәнгә туристлар рәвешендә, билет алып кергән, экскурсия уздыручы да яллаганнар иде.
  • Быел 3 майда, Шәүвәл аеның 13нче көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселман календаре нигезендә "Хәтер көне" үткәрде. Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаучылар истәлегенә уздырылган чара Казан Кирмәнендә үтте. Чарада катнашкан кунаклар арасында татар милли хәрәкәте активисты, Хәтер көненә нигез салган кешеләрнең берсе – Рәүф Ибраһимов та бар иде. Ул Хәтер көненең элекке форматын да саклап калу әйбәт булыр иде, диде. "1552 елда һәлак булганнарны аерым бер көнне искә алу кирәк. Шуңа Хәтер көнен 15 октябрьдә дә үткәрү зарур", диде ул.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG